Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сәрхүшлекнең чиге аяныч

    Эчүчелек белән даими шөгыльләнүнең беркайчан да юньлегә илтәсе юк. Моңа шәһәр суды производствосындагы эшләр ачык мисал. Берничәсенә генә тукталыйк. Шәһәребездә яшәүче Р. балачак дусты Д.ны өенә "баш төзәтергә" чакыра һәм дуслар шактый гына кәеф-сафа корып утыра. Р.ның йокы бүлмәсендәге пенсионер әтисе чыгып, аларга кушылып ала. Икенче чыгуында Д. аңа аракы...

    Эчүчелек белән даими шөгыльләнүнең беркайчан да юньлегә илтәсе юк. Моңа шәһәр суды производствосындагы эшләр ачык мисал. Берничәсенә генә тукталыйк.

    Шәһәребездә яшәүче Р. балачак дусты Д.ны өенә "баш төзәтергә" чакыра һәм дуслар шактый гына кәеф-сафа корып утыра. Р.ның йокы бүлмәсендәге пенсионер әтисе чыгып, аларга кушылып ала. Икенче чыгуында Д. аңа аракы салмый, янәсе, үзенә җитәрлеген эчкән инде. Р.га "кунак"ның бу гамәле ошамый, ике арада ызгыш туа. Аннары йодрыклашуга күчәләр. Соңрак өстәлдәге пычак та эшкә җигелә. Р. шешәдәше күкрәгенә пычак белән кадап, яшәү өчен мөһим органнарын җәрәхәтли һәм аны ишектән төртеп чыгарып җибәрә. Д. аңы китеп ава һәм йортның икенче каттагы мәйданчыгында яткан ир-атны подъезд җыештыручы күреп, "ашыгыч ярдәм" чакырта.

    Суд утырышында Р. үзенә килгән Д. миңа сукты, бары тик каршылык кына күрсәттем, дип барса да, тикшерү нәтиҗәләре Р.ның шешәдәше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган зыянны аңлы рәвештә кылуын дәлилли. Ә инде аңа Д.ның сугып яра ясавы турында әйтүе расланмый, башындагы яра аңа алдагы көнне үк ясалган була. Ә менә Д. ике арадагы бу җәнҗалны бөтенләй хәтерләми, чөнки бик нык исерек була.

    Җәза билгеләгәндә суд аны йомшартуда Р.ның гаебен танып килүен, үзенең һәм әтисенең сәламәтлеген искә ала. Әмма эшнең характерыннан, җәмәгатьчелеккә куркынычлык дәрәҗәсеннән, хокук тәртибе бозган өчен Р.ның берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булуыннан чыгып, авыр җинаять категориясен җиңелрәккә үзгәртүгә нигез юк дип таба. Р.га 2010 елның 24 сентябрендә җәмгыяви судья чыгарган җәза карарын да өстәп, суд аны гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәреп, ике елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Дусларның "баш төзәтү"е әнә шулай берсенең чак үлемнән калып сырхауханәгә, икенчесенең төрмәгә эләгүе белән тәмамлана.

    Ачуы яман, җитмәсә "салып та алган" хатын-кызның кулына пычак эләксә дә бер дә яхшыга түгел. К. һәм өйдәше З. төшке аш вакытында икешәр чәркә аракы эчәләр. Ир кеше чыгып китә. Озак та үтми кайтып, ул кухняда аш-су әзерләп йөргән хатыннан кибеттән аракы алып керүен таләп итә башлый. Тегесенең ачуы чыга һәм кулында бәрәңге әрчегән пычагы белән З.га селтәнә һәм аны яралый. Сыгылып төшкән ирнең гәүдәсен сөйрәп залга алып чыгып яткыра һәм ярасына чүпрәк куя. "Ашыгыч ярдәм" чакыра. Алар белән полиция хезмәткәрләре дә киләчәген белгәч, ир аңа пычагын яшерергә һәм үзен урамда яралаганнар дип әйтергә куша. Полициягә шулай сөйли башлаган хатынның ялганы тиз тотыла һәм ул барсын да дөрес итеп сөйләп бирергә мәҗбүр була. Җинаять кылынганда ул аңында була, ни кылуын яхшы белә. Суд утырышында китерелгән дәлилләр К.ның өйдәше З.га тормышына куркыныч янаган яра ясап аның үлемендә гаепле булуын тулысынча раслый һәм РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе, 4 өлеше нигезендә сигез елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомум режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар чыгара.

    Ә менә вакыйгаларның монсы шәһәр фатирларының берсендә бара. И.ларга бәйрәмгә гаиләләре белән балалары да җыела. Әлбәттә, өстәлгә аракы да "менеп утыра". Шулай бәйрәм итеп, кәефләнеп алгач, "яшел елан" ике бертуганны ызгышырга "котырта башлый". Энесе абыйсын төп йорттан акча урлауда гаепли, ә тегесе моны җан-фәрман инкарь итә. Ике арада гауга кызганнан-кыза. Аларны аерырга азапланган әтиләре дә берни майтара алмый чарасыз кала. Ярсыганнан ярсый барган абый кеше кухнядан пычак алып, энесенең күкрәгенә кадый. Бу вакытта өйдә дистәгә якын кеше була! Ничек шул бер башкисәрне тыя алмаганнар диген. Әлеге дә баягы исереклек, аңнарын аракы сөреме каплаган була шул.

    Яраланган ир-егет күкрәген тотып бәдрәфкә кереп китә. Башта аңа игътибар итүче дә, эзләүче дә булмый. Әбиләре генә хәвеф сизенеп, ишекне ачып карыйсы итә. "Ашыгыч ярдәм" яралының үлгән булуын билгели.

    Якыннары, туганнары А.ның айнык чакта тыныч холыклы булса да, эчкәч кыдрачлануын, юктан да ярсып китүен һәм бу көнне дә энесенә "үтерәм" дип янавын яшерми. Гәрчә А. үзе бу гамәлен саксызлыктан килеп чыкты, энемне үтерергә теләмәгән идем, дип акланырга тырышса да, дәлилләр барсы да аңа каршы. Суд утырышында аларның барсы да җентекләп тикшерелеп, бер генә вак-төяк саналганы да игътибардан читтә калмый, ни дисәң дә кеше тормышын кыйган авыр җинаять ясалган. Суд А.ны РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе, 1 өлеше нигезендә җинаять кылуда гаепле табып, 9 елга ирегеннән мәхрүм итә. Ул җәзаны каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк.

    Менә шулай, исереклек һичшиксез бер-бер якка илтеп чыгара: ул гомерлек күңел ярасы, я булмаса тән ярасы ясый, тагын да аянычрагы - үлемгә яки төрмәгә илтә. Кулга шешә, рюмка тотканчы, эчүнең ахыргы нәтиҗәләре хакында ныклап торып уйлансак иде.

    Лиза Нур

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: