Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сәпәйлеләр “Изге” чишмә суы белән чәй эчтеләр

    Чатыр тауның кыйбыла ягыннан агып чыккан "Изге" чишмәсе янында Сәпәй авыл җирлеге, ветераннар һәм мәчетнең дин әһелләре оештыруында бик матур чара узды. Очрашуны башлап җибәргәндә авыл агае, әлеге чараның инициаторы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Мирфаяз Солтанов "Изге" чишмә тарихы хакында сөйләп үтте: -Чатыр тавы безнең төбәк кешеләренең иң изге...

    Чатыр тауның кыйбыла ягыннан агып чыккан "Изге" чишмәсе янында Сәпәй авыл җирлеге, ветераннар һәм мәчетнең дин әһелләре оештыруында бик матур чара узды.

    Очрашуны башлап җибәргәндә авыл агае, әлеге чараның инициаторы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Мирфаяз Солтанов "Изге" чишмә тарихы хакында сөйләп үтте:

    -Чатыр тавы безнең төбәк кешеләренең иң изге урыны, - диде ул. - Тирә-як чирәмлек Сабан туе вакытындагы кебек халык белән тула торган булган. Гаиләләре, туган тумачалары, дуслары белән халык "Изге чишмә" бәйрәмен үткәргәннәр. Изге чишмә бөтен тирә-якта танылган рухи дәва бирүче, сихри көчкә ия данлыклы чишмә булган. Безнең әби-бабайлар Изге чишмә суы белән юынып, намазлар укыгач: "Ходаем! Тән сихәте, тыныч тормыш бир, чәчкән икмәкләр бай уңыш бирсеннәр, уттан һәм башка бәла-казадан сакла!" - дип дога кылганнар, Изге чишмәгә рәхмәтләр укып, акча да салганнар.

    Мин бәләкәй чакта, Мөнәвәрә әби белән сукыр Сәхипгәрәй бабайны җитәкләп, шул чишмә янына алып бара идем. Бабайның сөйләве буенча бу Изге чишмәгә татар, башкорт, керәшен, рус (Кәрпи, Чәкән, Холмовка һәм башка рус авылларыннан), удмуртлар (Баулы якларыннан булса кирәк), чуашлар - бөтен тирә-як халкы да җыела торган булган. Атларга төялеп, үзләренең самавырларын, табак-савытларын төяп килгәннәр. Заманалар нинди генә булса да чишмәләрнең саф суы белән күңел аклыгы, халык хәтере, иман гасырлар буе сакланырга, буыннан буынга күчәргә тиеш. Менә без дә әлеге йолаларыбызны яңартырга уйладык.

    Чара көткәндәгедән дә эчтәлеклерәк, матуррак узды. Ерак араларны якын итеп Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмәдә яшәүче авылдашлар да кайткан иде. Бәйрәм авыл аксакаллары, апайларының изге догалары, коръән аятьләре белән башланып китте. Ул үзенчәлекле авыл бәйрәме, Сабан туена әверелде. Җыр-бию, уен-көлке бер-берсен алыштырды. Бигрәк тә нәниләр чыр-чу килеп, төрле уеннарда катнашып бер сөенсәләр, кулларына бүләкләр алгач, янә куаныштылар.

    Авыл киленнәре һәм кызлары "Изге" чишмәсеннән көянтә-чиләкләр белән шифалы сулар алып килделәр. Ә самовар тергезү -ир-егетләребез эше. Самоварын беренче тергезеп, кайнар чәй белән сыйлаучы Илдар Динмөхәммәтов булды. Бәйгедә иң тиз кайнаган самовар узган гасыр истәлеге 1892 елгы самовар иде. Аны авылның иң уңган һәм булган егете Фаил Динмөхәммәтов әнә шулай бик оста кайнатты. Чатыр тау итәгенә тезелеп, табигать кочагында Изге чишмә суыннан тәмләп чәй эчү һәркемнең күңелендә онытылмаслык истәлекләр калдырды.

    Ә Изге чишмә тирә -юньгә сафлык бөркеп, халкыбызны тәмле суыннан авыз итәргә чакырып гасырлар дәвамында челтер -челтер ага да ага. "Кешеләр тату яшәгез. Изге эшләр эшләргә өлгерегез!" дип әйтә шикелле ул. Чишмәләрне кадерләргә, вакытында чистартып төзекләндерергә онытмаска кирәк. Үзебез игелектә булганда, чишмә суларының да шифасы, сихәте булыр!

    Фәния ГАЛИЕВА, Сәпәй авыл җирлеге башлыгы

    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: