Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сәпәй кызларының да нефть тарихында үз эзе калды

    Элегрәк Татарстан нефте турында: аны бөтен ил күтәрде, дип н-төгөгән дисөйләргә яраталар иде. Әйтерсең лә безнең халыкның монда бөтенләй катнашы булмаган. Дөрес, читтән дә шактый эшче-белгечләр килде. Әмма нефть ятмаларын үзләштерүдә эшнең иң авыры, барыбер, республика җилкәсенә төште. Җир казу, юл түшәү, йөк ташу, скважиналар бораулыйсы, су һәм нефтьүткәргечләр сузасы...

    Элегрәк Татарстан нефте турында: аны бөтен ил күтәрде, дип н-төгөгән дисөйләргә яраталар иде. Әйтерсең лә безнең халыкның монда бөтенләй катнашы булмаган. Дөрес, читтән дә шактый эшче-белгечләр килде. Әмма нефть ятмаларын үзләштерүдә эшнең иң авыры, барыбер, республика җилкәсенә төште. Җир казу, юл түшәү, йөк ташу, скважиналар бораулыйсы, су һәм нефтьүткәргечләр сузасы урыннарда урман кисү кебек авыр эшләргә үзебезнең авыл халкын тарттылар. Нигездә алар буыннары да ныгымаган япь-яшь кызлар булырлар иде. Шунысы күңелне әрнетә: нефть тарихына багышланган язмаларда алар турында бер кәлимә сүз дә табып булмый...

    1946 елның сентябрендә Баулы янындагы 1 нче скважинадан нефть фонтаны бәрә башлый. Бу вакыйга нефтьчеләр алдына кичекмәстән аны җыю пунктлары төзү, нефтьүткәргеч сузу зарурлыгын куя. Нишләргә? Бу уңайдан Татарстан Министрлар Советы һәм партия өлкә комитеты махсус карар чыгара. Анда Баулы һәм Ютазы районнары авыл халкы көче белән 26 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Баулы-Урыссу нефтьүткәргеч трассасында 36 мең кубометр җир казу, моның өчен авыллардан 2000 кешене мәҗбүри җибәрү турында әйтелә.

    Кайбер чыганакларда Баулы-Урыссу нефть үткәргеченең вакытында төзелүе турындагы хәбәрләргә юлыгырга мөмкин. Мәгәр эш, әкияттәге кебек, алай ансат кына тәмамланмый, 1947 елга да кала. Аны ахырына җиткерү өчен башка районнардан да өерләп эшче куллар китерелә. Нәкъ ун кешедән торган бригада Сәпәй авылыннан да оештырыла. Болар, нигездә, 17-18 яшьлек кызлар. Арада ике ир-ат. Берсе - яшьтәшләре Әхбәр Гарипов, икенчесе - сугыштан кулы гарипләнеп кайткан Нәҗип Харисов. Аны, фронтовик буларак, бригадир итеп куялар. Трасса казу вакыйгасын болайрак искә төшергән иде ул:

    - Кунакка дип китмәдек, билгеле. Ризалык та сорап тормадылар, гариплегемне дә искә алмадылар, "Син барасың" дип, әмер генә бирделәр. 1947 елның язы. Бригадага Җәмилә Шәймәрданова, Саимә Шакирова, Сәмига Абдуллина, Миңнесылу Минһаҗева, Гамирә Усманова, Бану Зәйдуллина, Нәзифә Миңнегәлиева, Саимә Хәйретдинова керде.
    ...Май азагында килеп төшәләр алар "Туймазынефть" тресты карамагына. Баулы районының Кызыллык, Уба авыллары тирәсеннән үтә икән казыйсы өлешләре. Фатирга-фәләнгә төшермиләр. Куышлар корыштырып, шуларда яшәргә кушалар. "Җәй көне, берни булмас", - диләр... Югыйсә, әлеге карарда эшкә килүчеләрне торак белән тәэмин итү дә каралган була.

    Канауның тирәнлеге 2 метрдан артык, киңлеге шуңа якын. Як-ягын авыш итеп, баскычлап төшәсе. Таләп шундый. Балчыкны да бер генә якка гына өясе. Казыйсы җирдә еш кына таш ватарга, агачларны төпләргә туры килә. Ә кулларында нибары көрәк, кәйлә, лом, балта. Шулай да кызлар җиткерелгән норманы үтәү, алай гына да түгел, арттырып үтәү өчен бөтен көчләренә тырышалар, вакыт белән дә исәпләшмиләр.

    Әгәр моны рухи күтәренкелек чагылышы дисәк, шыр ялган булыр иде. Ачлыктан йончыган авыл халкын ризык белән ымсындыралар: нормаңны үтәсәң - бер кило ипи аласың. Арттырып үтәсәң - күбрәк. Ике норма бирдеңме - мә, ал ике кило ипи! Тәмам бетәшкән ул елларда бер сынык өчен дә адәм баласы утка-суга керергә әзер иде. Ә монда - ИПИ! Әле аңа кушып шикәр, чәй, консервысын да бирәләр. Менә шуңа алданып, тамак ялына эшлиләр колхозчы кызлар. Ялан аяк, ялан кул казыйлар чокырны. Чөнки чабата бер-ике көндә таралып төшә, бияләй бирү турында уйлаучы да юк. Аннан грунт сулары да бик якын. Урыны-урыны белән ул билгә кадәр җиткән...

    Яшьлек үзенекен итә: эштән соң ипи белән шикәрле чәй эчкәч (!) хәл керә. Шаярасы, уйныйсы килә башлый. Табигать кочагында җырлы-биюле уеннар оештыралар. Якын-тирә авыллардан егет-җилән дә килми калмый. Нәзифә Миңнегалиеваны Уба авылы егете үзенә хатынлыкка алып кала.

    ... Менә шундый үтә кырыс шартларда нефть ташкынына юл ачалар, зур эшләргә мәйдан әзерлиләр безнең Сәпәй авылы кызлары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: