Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сәпәй фермаларында эшче көчләргә кытлык бар

    Муниципаль район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие белгечләре катнашындагы "десант" бу юлысы Сәпәй авылына төште. Җәй - авылда бетмәс-төкәнмәс эш вакыты, әллә шуңамы, халык көткәндәгедән шактый аз килгән иде. Бәлки мондый җыеннарны көтү кайтып, сыерлар савып, эшләр беткәч кенә уздыру кирәктер? Ә бит нинди уңайлы форсатны кулдан ычкындыралар: үзеңне борчыган,...

    Муниципаль район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие белгечләре катнашындагы "десант" бу юлысы Сәпәй авылына төште.

    Җәй - авылда бетмәс-төкәнмәс эш вакыты, әллә шуңамы, халык көткәндәгедән шактый аз килгән иде. Бәлки мондый җыеннарны көтү кайтып, сыерлар савып, эшләр беткәч кенә уздыру кирәктер? Ә бит нинди уңайлы форсатны кулдан ычкындыралар: үзеңне борчыган, белергә теләгән мәсьәләләр буенча үзәккә барып йөрмичә генә, теләсә-кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә, файдалы киңәшләр алырга була иде.

    Сәпәй авыл Мәдәният йорты үзешчәннәре авылдашларына күңелле ял минутлары да әзерләгәннәр: дәртле һәм моңлы җырлар бер-берсен алыштырып кына торды. Тора-бара клубка халык та җыела төште.

    Очрашуны Әнис хәзрәт Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Ул авылдашларын һәм килгән кунакларны изге Рамазан ае белән котлады, игелекле эшләр кылырга чакырды.

    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәпәйлеләрне район тормышындагы яңалыклар белән таныштырды. Ул бу авылның проблемаларын алдан ук белеп тора икән: алга таба клуб бинасының түбәсен ябу, юлларга вак таш түшәү кебек эшләр башкарыласын әйтеп узды.

    Сәпәй - үзәккә якын урнашкан авыл, шуңа да халыкның Азнакайга йөреп эшләвенә аптырыйсы юк. Бу терлекчелек фермаларында эшче көчләргә кытлык булуда да чагылыш таба. Хуҗалыкларда терлекләрнең саны узган елдан шактый артса да, малны күп асрыйлар дип әйтеп булмый. 4 һәм аннан күбрүк баш савым сыер асраучыларга бушка бирелә торган савым аппаратын алучылар да монда берәү-икәү генә.

    Районда мал асраучыларга һәм авылда төпләнеп калган яшь гаиләләргә ярдәм буенча махсус программаларның гамәлдә булуын да исәпкә алсак, нигә рәхәтләнеп мал асрамаска икән? Бәлки авыл башлыгы һәм хуҗалык җитәкчелегенә бу мәсьәләдә халык белән эшләүгә игътибарын тагын да арттырырга кирәктер?

    Авыл халкының җитәкчелеккә сорау-тәкъдимнәре күп булды. Мәдәният йорты директоры, ветеран Галия Хәева клубның түбәсен ябудан кала, җиһазларның да бик нык искерүен, шуларны яңартуга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Авылның ветераннар советы рәисе буларак, өлкәннәрнең Кол Шәриф мәчетенә барасылары килүен җиткерде.

    Сораулар арасында авылдашларның үзара чишәрдәйләре дә күп. Әйтик: түбән очта суны тулы куәтенә агызалар икән, әлбәттә, югары очтагыларга ул килми. Димәк, авыл халкына да шәһәрлеләр кебек үк су өчен түләү, аны юкка-барга исраф итмәү зарурлыгы туа. Чишмәләрне төзек хәлдә саклау да авыл халкының кулыннан килмәстәй эш түгелдер.

    Сорау-мөрәҗәгатьләр арасында: "мәктәп янындагы юлга ясалма каршылыклар кую", "яшьләр өчен спорт мәйданчыгы төзү" кебекләре дә бар иде. Район җитәкчелеге бер генә гозернең дә игътибардан читтә калмасын, тиешле чаралар күреләсен белдерде. Әмма, авыл халкы үзе дә активрак булсын иде дигән теләктә каласы килә.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: