Спорт яшьлекне озынайта
"Бусидо"ның гимнастика залында өлкән яшьтәге хатын-кызларны күргәч, картлыкка карата фикерем үзгәрде. Төшенкелеккә бирелгән пенсионерлар урынына мине ачык йөзле, шат күңелле ханымнар каршы алды. -Шулкадәр егәрне каян аласыз? - дип сорарга ашыктым. -Әлбәттә, биредә! - дип җавап кайтарды Антонина Царева. - Бәйрәмгә килгән кебек киләбез. Биредә уңайлы, барысы да заманча эшләнгән....
"Бусидо"ның гимнастика залында өлкән яшьтәге хатын-кызларны күргәч, картлыкка карата фикерем үзгәрде.
Төшенкелеккә бирелгән пенсионерлар урынына мине ачык йөзле, шат күңелле ханымнар каршы алды.
-Шулкадәр егәрне каян аласыз? - дип сорарга ашыктым.
-Әлбәттә, биредә! - дип җавап кайтарды Антонина Царева. - Бәйрәмгә килгән кебек киләбез. Биредә уңайлы, барысы да заманча эшләнгән. Занятиеләр берсен-берсе кабатламый. Без йога, гимнастика белән шөгыльләнәбез. Тагын фитбол - махсус тупта күнегүләр ясау бар. Теләгәннәр тренажер залга йөри. Тренировкалардан соң саунага ашыгабыз, үлән чәе эчеп, сөйләшеп утырабыз.
-Мөгаен, авыруларыгыз да кимегәндер?
-Барысын да оныттык! - ди Сания Нигъмәтҗанова. -Хәзер табибка түгел, тренажерларга чиратка тезеләбез. Кышын хәтта грипп та алмады.
Күпләр физик күнегүләрдән соң кәефләренең күтәрелүен сизә.
-Күнегүләр алдыннан клуб әгъзаларының кан басымын үлчибез, кәефен тикшерәбез, - ди фитнес-инструктор Лия Гобәйдуллина. -Өлкәннәрне артык көчәндермибез, аларны кызыклы итеп, көй астында, төрле спорт снарядлары кулланып үткәрәбез.
Сәламәтлек өчен көрәштә иң яхшысы - дәвалау түгел, ә профилактика.
-Очрашуларда ветераннарны үзебезгә чакырабыз. Махсус күнегүләр ярдәмендә йөрәк, кан тамырлары, кан басымы белән бәйле күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкин. Һәр дәресебез файда китерә, шуңа күрә хәзер безнең девиз: "Ярты пенсияне даруларга әрәм иткәнче, занятиеләргә бер тапкыр түләү яхшырак", - ди Нәҗибә Яруллина.
Үз сәламәтлегең турында кайгыртырга беркайчан да соң түгел. Кеше яхшы кәеф, актив яшәү рәвеше белән яшьлеген озынайта ала.
Диләрә Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев