Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Җиңел атлетика "Лидер" балалар-яшүсмерләр командасы Лениногорскида тренер В.Голубев истәлегенә җиңел атлетика буенча ярышларда катнашты. 60 метрга йөгерүдә Б.Хафизов, Д.Кашапова (7 нче мәктәп), К.Аркадьева, А.Әфәндиев (Актүбә 1 нче мәктәбе) беренче урынны яуладылар. Д.Кашапова һәм А.Әфәндиев шулай ук 200 һәм 400 метрга, ә Д.Ганиева (8 нче мәктәп) 1500 метрга йөгерүдә җиңүгә ирештеләр....

Җиңел атлетика

"Лидер" балалар-яшүсмерләр командасы Лениногорскида тренер В.Голубев истәлегенә җиңел атлетика буенча ярышларда катнашты.

60 метрга йөгерүдә Б.Хафизов, Д.Кашапова (7 нче мәктәп), К.Аркадьева, А.Әфәндиев (Актүбә 1 нче мәктәбе) беренче урынны яуладылар. Д.Кашапова һәм А.Әфәндиев шулай ук 200 һәм 400 метрга, ә Д.Ганиева (8 нче мәктәп) 1500 метрга йөгерүдә җиңүгә ирештеләр.

Йөзү

Татарстан һәм Башкортстан районнары спортчылары (120 кеше катнашты) арасында Минзәләдә үткән йөзү буенча ярышларда 100 метрда узышуда Азнакайдан Р.Абдурахманов (6 нчы мәктәп) - икенче, Р.Ульданова (4 нче мәктәп) өченче урынны яулады.

Эстафета ярышында егетләр командасы-икенче, кызлар өченче урынны алды.

Спартакиада

Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында Бөгелмәдә оештырылган спартакиадада азнакайлылар актив катнашты.

О.Халикова, А.Галимов-беренче, С.Яруллина, В.Мәҗитов-икенче, Д.Сәетгәрәев өченче урынны яулады. Командалар арасындагы бәйгедә азнакайлылар шулай ук җиңүгә иреште. Спортчыларны ярышларга тренер Ф.Гәрәев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев