Азнакаево
  • Рус Тат
  • Спорт елының төп 10 вакыйгасы (РЕЙТИНГ)

    2015 ел спорт чараларына бай булды. Шуңа да, иске елны озатып, яңасын каршы алганда хыял-максатлар белән генә янмыйча, үткән көннәргә дә борылып карау дөрес булыр. Intertat.ru редакциясе узган елдагы вакыйгаларны барлап, үз күзлегеннән спорт чараларының рейтингын төзеде. Татарстанның "спорт дистәсе"н без болайрак күзалладык. 1. Футбол кырында - йөзүдә сынаштык. Татарстанда...

    2015 ел спорт чараларына бай булды. Шуңа да, иске елны озатып, яңасын каршы алганда хыял-максатлар белән генә янмыйча, үткән көннәргә дә борылып карау дөрес булыр. Intertat.ru редакциясе узган елдагы вакыйгаларны барлап, үз күзлегеннән спорт чараларының рейтингын төзеде. Татарстанның "спорт дистәсе"н без болайрак күзалладык.


    1. Футбол кырында - йөзүдә сынаштык. Татарстанда быелның "Төп спорт вакыйгасы" булып юкка гына Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты аталмады. Берничә ел дәвамында дулкынланып көтәргә мәҗбүр иткән, җәй көне шуның шаукымында кайната алган, бәйрәм рухы белән яшәткән спорт тамашасы булып чыкты ул. Россия тарихында беренче тапкыр гына уздырылуы белән генә дә алтын хәрефләр белән язып калдырырлык чемпионат иде бу. Моңа кадәр бер генә илдә дә булмаганны күрсәтә алдык: футбол стадионына бассейн урнаштырып, йөзү һәм синхрон йөзү ярышларын "Казан Арена" стадионында уздырдык. Чемпионатта беренче тапкыр дип әйтерлек вакыйгалар бу гына да түгел иде - синхрон йөзү һәм трамплиннан сикерүдә катнаш дуэтлар тәүге тапкыр чемпионат программасына кертелде. Рекордларга да бай булды - Су спорты буенча Казанда узган чемпионатта 12 дөнья рекорды куелды.



    Дөрес, Россия спортчылары гомумкоманда беренчелегендә өченче урында гына калды - 9 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль яуладылар. Кытай - беренче, Америка спортчылары икенче урынга күтәрелде.


    Хәер, Россия - барыбер җиңүче иде. Ярышларны оештыру дәрәҗәсе буенча. Юкка гына ФИНА президенты Хулио Сезар Маглионе Казандагы спорт тамашасын чемпионат тарихында иң яхшысы булды, димәде.



    Сүз уңаеннан: Казанда 24 июль - 9 август көннәрендә узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының телевидение аудиториясе 6,8 миллиард кешене тәшкил иткән. Ә шәһәргә килүче туристлар саны 170 мең булган.

    2. Ашыгыч адым, яки "Рубин"дагы үзгәрешләр. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты көтеп алган чаралар рәтендә беренче урынны яуласа, "Рубин" футбол клубындагы үзгәрешләр көтелмәгәнлеге белән елның төп вакыйгасы булды. Татарстан Президенты әйтте һәм көне-сәгате белән клубтагылар чемоданын җыярга мәҗбүр булды: клуб президенты Валерий Сорокин, генераль директор Айрат Гәрәев, баш тренер Ринат Билалетдинов китеп барды...


    Башкала футбол клубы җитәкчелегенең алмашынуы күптән көтелсә дә, шул шаукымга Корбан Бердыевны уңышлы гына алмаштыра алган баш остаз - Ринат Билалетдиновның да эләгүе бераз көтелмәгәнрәк хәл булды. Әйе, "Рубин" сезонны уңышсыз башлады - 7 турдан соң команда арттан икенче урында бара иде. Ләкин алдагы сезонда гына "Рубин"ны илнең 5 нче командасы итә алган, Европа кубогы ярышларында төркем этабына чыгарган Ринат әфәндене кышкы тәнәфескә кадәр эшләтеп карарга да мөмкин булгандыр.



    2015 елда "Рубин"ның президенты итеп Казан мэры Илсур Метшинның билгеләнүе, генераль директор вазифасына Илгиз Фәхриевнең алынуы команданың хакимияткә тагын да ныграк якынаюы турында сөйли. Ә андый командага баш тренер булып килергә атлыгып тормыйлар шул. Шуңа да зур футболга комлыктагы футболдан килгән остаз - Валерий Чалый һәм аның командасын 2016 елда да күрәчәкбез әле.



    Футбол димәктән, быел уеннарның кабат "Казан Арена" стадионына әйләнеп кайтуының да шаһиты булдык. Бассейннарны җыеп алдык та, чирәм җәйдек. Нәтиҗәсе күз алдында - 5 ноябрьдә "Рубин" - "Ливерпуль" матчы 41 меңнән артык тамашачыны үзенә җыйды. Бу - Метшин һәм аның командасының футбол кырында булмаган, ләкин футбол белән бәйле төп уңышы иде.

    3. Әтисе истәлегенә багышланган җиңү. 2015 елны "КАМАЗ-мастер" егетләренең уңышы белән башлап җибәрдек. Чаллы узышчылары "Дакар" ралли-марафонында мактау баскычына башка йөк машина вәкилләренә күтәрелергә ирек бирмәде.


    Йөк машиналары арасында гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынны Айрат Мәрдиев (Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) экипажы яулады. Исегездә булса, Айрат Мәрдиев машинасы алдагы елда 386 нчы чакрымда һәлакәткә юлыгып, раллидан төшеп калган иде. Шулай итеп, ул "Дакар"да беренче тапкыр җиңүгә иреште.


    "Дакар-2015" узышларында икенче урында - Эдуард Николаев (Евгений Яковлев, Руслан Әхмәдиев) экипажы.


    Өченче урында тагын бер "КамАЗ" - Андрей Каргинов (Андрей Мокеев, Игорь Леонов) экипажы.


    "КАМАЗ-мастер"ның Дмитрий Сотников (Игорь Девяткин, Андрей Аферин) идарәсендәге дүртенче экипажы бишенче урында калды.


    Дүртенче урындагы Чехия спортчысы Алеш Лопрайс (MAN) лидердан 1 сәгатьтән озаграк вакытка артта калды.



    Иң куандырганы: Айрат Мәрдиев экипажының җиңүе булгандыр. "Әлеге җиңүне әтием истәлегенә багышлыйм", - диде Айрат Мәрдиев финишка килгәч. "КАМАЗ-мастер" командасының үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән, һәлакәткә очрап гомере өзелгән Илгизәр Мәрдиевнең юлын дәвам итүче булганга барлык тамашачылар да сөенде.


    Алар өчен Яңа елны гаиләләреннән читтә каршылау гадәти хәлгә әйләнеп бара. Быел да "КАМАЗ-мастер" егетләре "Дакар" ярышларына юл алды. 2 гыйнварда старт алган "Дакар-2016" узышларының маршруты Аргентина һәм Боливия аша уза - 9 меңгә якын чакрым ара узганнан соң (аның 5 меңе махсус участок) 16 гыйнварда Аргентинаның Росарио шәһәрендә төгәлләнәчәк. Анда Чаллының 4 йөк машинасы көч сынаша.

    4. Алекноның кайтуы. 2015 ел Казанның "Зенит" волейбол командасының чираттагы уңышлары белән генә түгел, ә баш тренер Владимир Алекноның кабат җыелма командага әйләнеп кайтуы белән дә истә калды. Россиянең ир-егет волейболчыларын теләгән һәр ил җыелмасы җиңә башлагач, федерация җитәкчелеге 17 июльдә баш тренер вазифасына кабат, инде өченче тапкыр Владимир Алекноны билгеләде. Лондондагы Уеннарда җыелманы күптән көтелгән "алтын"лы иткән остазга чираттагы Олимпиадада медаль яулаганчы, команда белән Рио-де-Жанейрода катнашу хокукы яуларга кирәк әле. Олимпиада алды квалификация турниры инде 5 гыйнварда ук - Берлинда старт ала. Командалар шактый, ә юллама - берәү генә. Шундый авыр хәлдә калган Владимир Алекно һәм җыелма команда өчен 2016 елның башы ук җаваплы булырга охшап тора.



    Сүз уңаеннан: "Зенит" волейбол командасы үз тарихындагы 15 нче сезонда үзе катнашкан барлык турнирларның да җиңүчесе булып танылды - ил чемпионаты, Россия кубогы һәм Чемпионнар лигасының җиңүчесе булды. Тагын бер рекорд - "Зенит" сезонда 31 матч рәттән җиңелүсез уйнады.

    5. Гагарин кубогы Казанга "кайтты". Ләкин озакка түгел. Гагарин кубогын Татарстан хоккей җанатарлары күз кырые белән генә күреп кала алды. Хәер, сезон дәвамында тотрыклы уен күрсәтмәгән "Ак Барс" командасының Гагарин кубогы финалына чыгуы ук зур уңыш буларак бәяләнде. Финалда Гагарин кубогына "сусаган" СКА командасына каршы Зиннәтулла Билалетдинов тактикасы да булышмады.



    Бу сезонда 2015 ел уңышы кабатлана калса, "Ак Барс" командасы чираттагы ел могҗизасының тууына сәбәпче булачак. Чөнки команданың лидерларсыз калуы, составның сезон барышында да еш үзгәреп торуы аркасында "Ак Барс" әле плей-офф зонасына эләгү өчен генә көрәшә.
    Хоккей димәктән, Казанда узган ел олылап Алексей Морозовны да зур спорттан озаттык.

    6. "Ветеран"нар уңышы. 2015 ел Татарстандагы ике спортчының балачак хыялын чынга ашырды: хоккейчы Евгений Медведев - НХЛда, ә футболчы Олег Кузьмин - җыелма командада уйнау бәхетенә иреште. Шунысы игътибарга лаек: Евгений иң көчле хоккей лигасына 33 яшьтә эләксә, җыелма командага тәүге тапкыр чакырылган вакытта Олегка 34 яшь иде. Россия футбол тарихында мондый хәлнең гомумән күзәтелгәне булмаган әле. "50 елсыз булмас та", - диде җыелма команданың баш тренеры Леонид Слуцкий. Ә Олег Кузьмин Черногориягә каршы хәлиткеч уенда җыелма өчен беренче голын да кертеп куйды. Океан артына күз ташласаң, анда Евгений Медведев та голлар санын арттыра.



    7. Казанда бокс киче узды. 4 ноябрьдә Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда зур бокс киче уздырылды. Әлеге тамаша да елның спорт тарихында үз урыны булган вакыйга. Шулай булмый ни, Казанга берьюлы Александр Поветкин, Денис Лебедев, Рәхим Чахкиев кебек танылган боксчылар килсен әле!..


    Дөнья чемпионы титулы өчен көрәштә IBO буенча беренче авыр үлчәмдә Россия боксчысы Денис Лебедев көндәше нигерияле Латиф Кайодены җиңде. Җиңүчене ачыклау өчен 8 раунд та җитте.



    Ә менә Россиянең тагын бер танылган боксчысы, 2008 елда Олимпия чемпионы исемен яулаган Рәхим Чахкиев беренче авыр үлчәмдә Дөнья чемпионы титулын яулый алмады - бишенче раундта Бөекбритания боксчысы Ола Афолабига оттырды.


    Әлеге спорт тамашасының азагында Россия боксчысы Александр Поветкин Бөтендөнья бокс берлеге (WBC Silver) версиясе буенча авыр үлчәүдә титулын яклады. Польша боксчысы Мариуш Вахка каршы тукмашуда Александр Поветкинның өстенлеге сизелеп торды һәм ул 12 нче раундта техник нокаут белән җиңү яулады.

    8. Василий Мосинның дөнья чемпионы булуы. Татарстан атучысы, 43 яшьлек Василий әлеге исемгә озак еллар дәвамында килде. Европа чемпионы булып танылуына да (2000 һәм 2006 еллар) шактый вакыт узган, өч тапкыр җәйге Уеннарда катнашып, соңгысында - 2012 елда бронза медаль яулавы турында да зурдан кубып сөйләгән вакытлар булды. Әмма тәҗрибәле спортчы дөнья беренчелегендә уңышка ирешә алмаган иде. Ниһаять, хыялы чынга ашты - Олимпия уеннары призеры исемен горур йөрткән Василий Мосин Италиянең Лонато шәһәреннән дөнья чемпионы булып кайтты.



    2015 елда Василий Мосинның тагын бер уңышлы чыгышын әйтми калдырырга ярамый - дөнья кубогы ярышларында "дубль-трап" төрендә ул Россия өчен Олимпиадага лицензия яулады.

    9. Һиндстаннар белән татарча көрәштек. Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты уздырдылар. Алдан фаразланганча, һәр авырлык үлчәвендә дә Россия көрәшчеләре мәйдан тотты. Алар арасында Татарстан көрәшчеләре - Рамил Синәкәев, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов та бар иде.


    Татарстан һәм Россия көрәшчеләренә дөнья күләмендә мәйдан тоту артык авырлык тудырмады кебек. Катнашучы илләр 20 булса да, әле аларда безнекеләрне сыртына сала алырлык ике генә көрәшче дә юк. 2010 елда Казанда узган чемпионат белән чагыштырсак, алга китеш күзгә ташланмый кебек. Катнашучылар санын барласаң, һәрхәлдә, читтән шулай күренә.



    - Алай кистереп әйтергә ярамый, - дип фикеребезгә каршы килгән иде чемпионат вакытында ярышларның баш хөкемдары Марсил Кадыйров. - Дөнья чемпионатында 20 илдән 64 көрәшче бил алышуы бик яхшы күрсәткеч. Арада яхшы көрәшүче егетләр дә бар. Кайбер командаларның тулы составта катнаша алмавы финанс мәсьәләсе белән бәйләп аңлатыла.


    Ничек кенә булса да, көрәшчеләребез өчен куандык. Үзләре дә сөенечләрен яшереп кала алмады.


    - Җиңү җиңел бирелмәде, - дигән иде Ильяс Галимов көрәшчеләр исеменнән сүз алып. - Казахстаннан килгән көрәшченең буе 2 метрлап, авырлыгы 180 килограмм иде. Зур гәүдәле булсам да, мин дә аның янында кечкенә булып күрендем. Бил алышу шулкадәр киеренке булды. Безгә тыгыз материалдан тегелгән ыштан биргәннәр иде. Мин чемпионат вакытында ике ыштанны ерттым. Без бу җиңүгә озак бардык. Шәхсән мин үзем аңа 20 ел килдем. Безнең чорда элек дөнья чемпионаты юк иде шул.


    Сүз уңаеннан, Казанда шул ук көннәрдә билбаулы көрәш буенча да дөнья чемпионаты узды. Анысында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулады.

    10. Үзебездә - үзебезнеке. Азактан кабат елның төп спорт вакыйгасына әйләнеп кайтыйк. Үзебездә узган чемпионатта үзебезнең спортчы да дөнья чемпионы булып танылды. Ул - бер генә түгел, өч алтын медаль яулаган Чаллы кызы Лилия Низамова. Дөрес, ике "алтын"ны синхронлы йөзүдә катнашучы спортчыбыз запаста утырып кына алды. Ә катнаш (комбинированный) программада Лилиянең чыгышын күрә алдык. Дөрес, бу - Олимпиада төренә кергән программа гына түгел иде. Димәк, 2016 елгы Уеннарда составка үтеп керү өчен Лилиягә тырышырга туры киләчәк.



    Хәер, спортта көч куймыйча гына уңыш казанып булмый. Шуның белән мавыктыргыч һәм магнит кебек үзенә тарта да инде ул. 2016 елда да, һичшиксез, шулай булачак.

    Мәгълүмат һәм фотолар; http://intertat.ru/tt/sport-tt/item/52701-sport-elyinyi%D2%A3-t%D3%A9p-10-vakyiygasyi-reyting.html сайтыннан алынган
    Фәрит САЛИХОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: