Азнакаево
  • Рус Тат
  • Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов: "Азнакайда 1945 елның 9 май иртәнсендә басуны кар каплаган иде"

    Ачлы-туклы үскән, кечкенәдән тормыш арбасына җигелгән сугыш чоры балаларына уртак сыйфат: алар чыдам, үҗәт, максатчан. 1932 елда Чалпы авылында туган, икенче сыйныфта укыганда сугыш чыгып, бәдәне дә ныгымаган килеш олылар белән беррәттән басу эшендә йөргән Фәхразый Кәримов та шундыйлар токымыннан. Ул районыбызның горурланырлык җир улы, Социалистик Хезмәт Герое. ...Икешәр ат...

    Ачлы-туклы үскән, кечкенәдән тормыш арбасына җигелгән сугыш чоры балаларына уртак сыйфат: алар чыдам, үҗәт, максатчан. 1932 елда Чалпы авылында туган, икенче сыйныфта укыганда сугыш чыгып, бәдәне дә ныгымаган килеш олылар белән беррәттән басу эшендә йөргән Фәхразый Кәримов та шундыйлар токымыннан. Ул районыбызның горурланырлык җир улы, Социалистик Хезмәт Герое.


    ...Икешәр ат җигелгән тырма җир өстеннән тигез дә, тиешле тирәнлектә дә барсын өчен тугыз-ун яшьлек малай-шалайга җитезлек тә, көч тә, ай-һай күп кирәк. Кичкә таба тәмам алҗып, аякта чак кына басып торырлык хәлдә калалар. Колхоз рәисе Гарифҗан Бакиров каян таба ала, шулай юнәткән барлы-юклы оннан умач уып пешкән ашны сыпырып куюга, үтереп йокы килә башлый. Ә иртәгәсен тагын басуга...


    Мәскәүдән ике яшьлек кызы белән эвакуацияләнеп кайткан апасы Чалпы МТСында механизатор булып эшли, энесен бик кызгана да соң... Илдә сугыш бара, фронтка икмәк кирәк. Олысы-кечесе - берсе калмый колхоз эшендә. Никадәр тир түгеп тә уңышы да бит әле аның гектарыннан көчкә 3-4 центнерга җитә. Аны җыеп алгач (көзен Фәхразый яшьтәшләре белән ындыр табагында бөртек җилгәрә), 20-30 кило ашлык бирәләр. Халыкның сөенгәнен күрсәң!


    Кышын да үсмерләргә эш табылып тора. Зурлар җигеп биргән үгезләр белән басудан фермага салам ташыйлар. Язга чыгуга - янә басуга. Ерактагысында чакта кунып та калалар.


    - Әле дә күз алдымда, 1945 елның 9 мае көнне иртән шалаштан чыгуга басуны ап-ак кар каплаган. Шул кар өстеннән җигүле ат белән бригадир Гали ага Хәбибуллин килә, үзе нидер әйтеп кул болгый. Авылда бер-бер хәл булганмы әллә, дип куркышып калдык. Баксаң, ул әллә каян ук кычкырып безгә сугыш беткәнен хәбәр итә икән. Шуннан соң гел һәр елны бу көнне искәргәнем булды: беркайчан да кар яумады. Күрәсең, Җиңү көнен табигать тә көткән, җиһанга аклык сибеп куйган.Ул көнне колхозның алты бригадасы да үзендә аш-су әзерләп табын җәеп, олылап бәйрәм итә.


    Бишенче сыйныфны тәмамлагач, Фәхразый баштан-аяк хуҗалык эшенә чума, укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый. Басуда да эшли, атлар да карый. 1947 елның кышында Чалпы МТСының механизаторлар мәктәбенә йөри. Язын Рәис Мөхитов тракторына прицепщик итеп куялар. Яңадан ике елдан Фәхразый инде үзе мөстәкыйль рәвештә тракторда эшли башлый. Техникага бик хирыс, елгыр егетне 1949 елда Бөгелмәгә механизаторлар мәктәбенә җибәрәләр.

    Хуҗалыкка Чиләбедән кайткан яңа «С-80» тракторын иярләү өчен тагын 4 ай шунда ук белем эстәргә туры килә. Дүрт чәчкеч тагылган корыч атында 1200 гектарда бөртеклеләр чәчә ул елны. Прицепщик итеп унбиш яшьлек янып торган, чая, чибәр Гөлнурны билгелиләр. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына...


    24 метрлы агрегатлар артындагы кызларның (2 сабанга 2шәр прицепщик) тузанга баткан, күзләре генә елтырап торган йөзләренә карагач, егетнең көләсе дә килә, аларны кызганып та куя.
    Игенчелектә иң тәҗрибәле кеше буларак, Фәхразый Кәримовны комплекслы бригадага җитәкче итеп тә куялар, исәп-хисап (учетчы) эшләрен дә тапшыралар. Әмма йөрәк барыбер басу дип җилкенә. Еллар үткән саен игенчелек тармагы да яңара, техникага байый.

    Аның яңа техниканың берәрсенә утырып һаман иген кырларын иңлисе килә. 1966 елда «ДТ-75» тракторы кайткач, шуңа утыра. Уракта төп көч булачагын белеп, өр-яңа «РСМ-8» комбайнын да бирәләр (ул тракторга тагыла). Габдрәхип Мәхмүтов белән ул көздә 4 мең центнер ашлык суктыралар. Бу хуҗалыкта иң яхшы күрсәткеч була. Икенче елны «СК-4» комбайнында ындыр табагына 15 мең центнер бөртек озатып районкүләм рекорд яулый. Шуннан бирле күрсәткечләр елдан-ел үсә бара...


    - 1978 ел аеруча уңышлы булды. - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Ул чакта авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Миргасим Кәримов (Автордан: Миргасим Ильяс улы бүгенге көндә районның ветераннар советын җитәкли) безнең "Коммунизмга" колхозына беркетелгән җаваплы вәкил иде. Көн дә диярлек кагылып, эш барышын барлап китә. Рәисебез Сәгадәт Аппаков белән безне басу башында көтеп торалар.

    Әле таң беленеп кенә килә. Көндез яңгырда эшләп булмагач, басуга төнлә, җир катыргач, өстеннән йөрерлек булганда чыга идек. Төшегез, дип кул болгыйлар, ашарга алып киләләр. Капкалап алгач, тагын кузгалабыз. Шулай итеп, ул елны звенобыз белән (Әсгать Гарифуллин, Нәфис Идиятов, Рәҗәп Шәйсолтанов һәм мин) ал-ялсыз эшләп, бер сменага 5500 центнер ашлык суктыра идек. "Мироновский-808" сортлы бодайның һәр гектарыннан 46шар центнер уңыш чыкканын хәтерлим.

    Район рекордлы уңыш алды. Хуҗалыклар арасында ярыш кызганнан - кыза. Райкомның беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов безнең хуҗалыкта да еш була. Тымытыклылар белән районда беренчелекне бирмибез: әле алар өстен чыга, әле - без.


    1981 ел Фәхразый Кәримовның гына түгел, район тормышы өчен иң истәлекле ел була. 13 мартта Бөгелмәдә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы җитәкчелеге берничә еллар дәвамында рекордлы күрсәткечләр яулап килгән игенчегә Социалистик Хезмәт Герое исемен бирә. Азнакай даны, Чалпы даны еракларга тарала...

    Бар тырышлыгын, гомерен иген үстерүгә багышлаган Фәхразый Шәмсимөхәммәт улының хезмәте югары бәяләнә. Ул 2 тапкыр Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ВДНХның 2 көмеш, 3 бронза, юлбашчыбызның юбилее уңаеннан, "Казанның меңъеллыгы истәлегенә" һәм башка медальләргә, район хакимиятенең күпсанлы Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләренә ия.


    Бар булган тәҗрибәсен сеңдереп, 1984 елда ул комбайнын яшьләр кулына тапшыра. Тагын да зуррак җаваплылык өстәп, үзен техника мастерское мөдире итеп куялар. Бу йөкне 11 ел тарта. Мастерской районда иң яхшылардан санала. Район семинарларын да еш кына биредә үткәрәләр.
    - Герой җәмәгате булу бик җаваплы түгелме? - дип шаяртып сорыйм безнең әңгәмәне тын гына тыңлап утырган Гөлнур ападан.


    - Булмыймы соң! -ди ул да шаян елмаеп.- Бар яклап аңа тиң булырга, миңа да сынатмаска туры килә.


    Әле дә чибәрлеген җуймаган, бөтерчек кебек Гөлнур апа белән 1953 елга "кайтып киләбез": әнә, үз куллары белән кичләр буе суккан, чиккән ашъяулык, башлы сөлгеләрен пөхтәләп агач чемоданына тутырып Фәхразыеның җигүле атына чыгып утыра... Шаулап-гөрләп туйлар үткәрү заманы түгел. Әмма гармун көе яңгырый. "Ияреп" кенә кайтсалар, да, килен булып төшкән йортта "таш" булганнар. Гөлнур белән Фәхразый да инде алтмыш ел бергә гомер итәләр. Өч кызлары да башлы-күзле булып, матур гына яшәп яталар. Дүрт оныклары, өч оныкчыклары әби-бабай булу рәхәтен татыткан.


    Герой исемен йөрткән җир улының тормышы да үзе кебек гади, хәзер инде олыларча салмак кына, бер җайга тәгәри...


    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: