Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сокландыргыч гомер юлы

    Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Музей активистлары" (җитәкчесе Т.Гарипова) һәм "Мөстәкыйль балалар" (җитәкчесе С.Галиева) түгәрәкләре укучылары Таллы Бүләктә Маһинур Гыйбадуллинада кунакта булдылар. Бүген инде чәчләренә чал кунган 92 яшьлек ветеран укытучы ут эчендә калган яшьлеген елмаеп та, моңаеп та искә алды. Маһинур Касыйм кызы 1942 нче елның 15 июнендә фронтка китә....

    Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Музей активистлары" (җитәкчесе Т.Гарипова) һәм "Мөстәкыйль балалар" (җитәкчесе С.Галиева) түгәрәкләре укучылары Таллы Бүләктә Маһинур Гыйбадуллинада кунакта булдылар.

    Бүген инде чәчләренә чал кунган 92 яшьлек ветеран укытучы ут эчендә калган яшьлеген елмаеп та, моңаеп та искә алды.

    Маһинур Касыйм кызы 1942 нче елның 15 июнендә фронтка китә.

    -Фронт сызыгына 200 чакрым диделәр. Бер атна үттеме-юкмы, немецлар Воронежны алды. Шулай итеп, без алгы сызыкта калдык. Ике араны бары тик елга гына аерып тора. Өскә пуля, снарядлар ява. Йокы турында оныткан көннәр күп булды. Позицияне еш алыштыра идек. Чигенү ачысын да татыдык. Ашарга юк, бер колхозның амбарыннан ясмык табып китерделәр. Аны тозсыз суда пешереп бирделәр, чөнки тоз юк. Сталинның: "Бер адым да артка чигенмәскә!" дигән әмере чыкты. Немецлар уты астында шулай 8 ай яшәдек. 1943 елның гыйнварында Воронежны азат иттеләр. Безне Сталинград өлкәсенең Арчида станциясенә күчерделәр. Полк зур югалтуларга дучар булды, исән калганнарны частьләргә тараттылар. Мине, урта белемле булганлыктан, Пенза өлкәсенең Силикс станциясендә урнашкан кече командирлар әзерли торган запас полкка җибәрделәр. Анда 3 ай укыганнан соң, кече сержант дәрәҗәсе биреп, 374 нче запас полкның 10 нчы батареясына билгеләделәр. Ул Харьковта тора иде. Аннан безне Румыниягә күчерделәр, -дип истәлекләре белән уртаклашты ветеран.

    Җиңү көнен зенитчы кыз Будапешт шәһәрендә каршылый. 1945 елның маенда Маһинур Касыйм кызын армия хезмәтеннән азат итәләр. Ул 1946 елның апреленә кадәр экспедитор булып эшли. Аңа Венадан Будапештка сәүдә нокталарына төрле товар ташырга туры килә. Авылда аны карт әтисе, авыру әнисе, сеңелләре көтә. Фронттан кайткач, Сәпәй, Актүбә, Октябрь Бүләк, Чалтаймас башлангыч мәктәпләрендә белем бирә. 1953 елны Таллы Бүләк егете, үзе кебек үк сугыш утын кичкән Әхәт Хәлимов белән гаилә кора. Аннан ике дистәдән артык гомерен шушы авыл балаларын укытуга багышлый. Берьюлы лектор да, пропагандист та, агитатор да, иптәшләр суды, ревкомиссия рәисләре дә, мәктәп мөдире, укытучы да булырга туры килә аңа. Яңа ел җитә башласа, авыл балаларына маскалар ясый, киемнәр тегә. Аның кул машинасы бүген дә өйнең күрке булып тора. Җәйләрен бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә, тәрәзә төбе тутырып гөлләр дә үстерергә яраткан ул. Без укучылар белән аның мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтен, күп санлы грамоталарын, рәхмәт хатларын күреп сокландык. 2 улына да югары белем биреп, бүген инде оныкларының ул-кызларын күрү бәхетенә ирешкән Маһинур апа.

    Т.Гарипова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: