Азнакаево
  • Рус Тат
  • Соңгы мизгел

    Декабрь. Егерме дүрте. Инде байтак вакыт үтте сугыш башланганга. Буран. Кар, пыяла төсле битне кисә, Туңам. Юк, өшеми тәнем, Җаным өши! Үксеп елый Өйдә калган ялгыз әни. Күптән җирдә ята энем... Әле дә күз алдымнан китми Аның соңгы минутлары. "Ватан өчен", - дип кычкырып, Фашистларны ул шартлатты. Буран. Гитлер, каһәр...

    Декабрь.
    Егерме дүрте.
    Инде байтак вакыт үтте
    сугыш башланганга.
    Буран.
    Кар, пыяла төсле битне кисә,
    Туңам.
    Юк, өшеми тәнем,
    Җаным өши!
    Үксеп елый
    Өйдә калган ялгыз әни.
    Күптән җирдә ята энем...
    Әле дә күз алдымнан китми
    Аның соңгы минутлары.
    "Ватан өчен", - дип кычкырып,
    Фашистларны ул шартлатты.
    Буран.
    Гитлер, каһәр суккан!
    Кыелалар җаннар,
    Аяусыздыр дошман.
    Озакламый иртә.
    Соңгы йолдыз сүнә,
    Соңгы уйлар, соңгы хисләр...
    Килми әле үләселәр!
    Җитәр!
    Бәлки табыр мине берсе?
    Мин бит әле егет кеше.
    Мин бит әле мәхәббәтнең
    Тоймадым,
    белмәдем тәмен.
    Тын кысыла.
    Эх, әнкәем ялгыз кала!
    Күз йомыла,
    Йөрәк туктый,
    Солдат инде сулыш алмый.
    Буран әкренләп тына.
    Ак кар - ак кәфенлек....
    Алина Усманова ,
    Азнакай гимназиясенең
    11 нче сыйныф укучысы.
    шигыре район конкурсында
    беренче урынны яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: