Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль фонд бүлеге клиентлар хезмәтендә хисап җыелышы булды

Бүген, ягъни 4нче февраль көнне, Азнакай районы Социаль фонд бүлеге клиентлар хезмәтендә хисап җыелышы булды.

Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ОСФРНЫҢ ТР буенча идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты. 

Очрашу бүләкләү тантанасы  белән ачылып китте. 

2024 нче елда башкарылган эш нәтиҗәләре хакында төп нотык белән Клиентлар Хезмәте  җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина чыгыш ясады.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүген районда 19442 пенсия яшендәге кеше исәптә, уртача айлык пенсиянең күләме  23600,97 сум тәшкил итә. Россия Социаль Фондының Татарстан буенча идарәче урынбасары Наил Сафиуллин, үз чыгышында районда алып барылган эшчәнлеккә уңай бәя биреп, коллективның төрле чараларда актив булуларын билгеләп үтте.

 

«Сез узган 2024 нче елда югары дәрәҗәдә 2 спартакиада уздырдыгыз, волейбол буенча уңышлы чыгыш ясадыгыз. Коллективка һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез» – диде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Социаль Фонд хезмәткәрләренең махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда булышуларын да билгеләп узды. Алга тагын да бергәләп, 2025 елга куелган бурычларны үтәүдә уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев