Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сиксәндә дә йөрәкләре яшь

    Яшьлек елларын Фәймә апа кеткелдәми генә искә ала алмый: - Мин кырда сарык көтүе көтеп йөргәндә килеп чыкты бу ("Бу" дигәне - ире Әләм) . Нинди ният белән килгәнен белгәч, шатырдатып колагын бордым. Ул вакытта көтүче булып эшләүче гади авыл кызы яңа гына армиядән кайткан төз гәүдәле егетне үзенә тиң...

    Яшьлек елларын Фәймә апа кеткелдәми генә искә ала алмый:
    - Мин кырда сарык көтүе көтеп йөргәндә килеп чыкты бу ("Бу" дигәне - ире Әләм) . Нинди ният белән килгәнен белгәч, шатырдатып колагын бордым.
    Ул вакытта көтүче булып эшләүче гади авыл кызы яңа гына армиядән кайткан төз гәүдәле егетне үзенә тиң түгел, мыскыл итеп йөри дип уйлый. Әмма ялгыша, егетнең мәхәббәте чын булып чыга. Үзе дә балачактан ук ятим калып, тормышның ачысын-төчесен татып, көтү көтеп үскән малай ла ул. Ә бәлки малларга булган мәхәббәт икесенең чәчләрен бергә бәйләгәндер дә әле. Икесе дә терлекчеләр алар. Әләм ага гомер буе "Тырыш" хуҗалыгында гади халыкча әйтсәк: мал табибы, ә Фәймә апа сыер савучы булып эшли. Бу тырыш гаиләдә "эш сәгате" дигән нәрсә булмый. Малкайларга ярдәм кирәк булса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китәләр алар. Бик еш кына иренә ярдәмгә дип Фәймә апа да юлга кузгала. "Сыер савучы булсам да, безгә ул чорда барысын да өйрәттеләр. Барысын да беләм", - ди Фәймә апа. Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Әләм Зәкиевич искә ала хәзер: 1,5 мең баш мөгезле эре терлек, 3 мең баш дуңгыз булган хуҗалыкта. Моның өстенә һәр йортның үзенең малы да бар бит әле. Авылның "мал духтырына" килми, кая барсын инде алар. Җитешсәң җитеш кенә.
    - Малкайларга ярдәм кирәк булса, әти беркайчан да каршы килмәде. Кышкы суык көннәрдә без туннарда өшеп торабыз, ә әти чишенеп бетә дә, малга ярдәмгә ашыга, - ди киленнәре Рәмзия ханым.
    "Узган гомер аккан су кебек" дип тиккә генә җырларда җырламыйлар шул. Банки Сукаеш авылының баһадир егете Әләмнең күрше Түбән Сукаештан Фәймә исемле тиктормас, чая, чибәр кызны алып кайтып тормыш коруларына да 5 дистә ел узып киткән. Тигез, матур гаиләдә 5 бала тәрбияләп, олы тормыш юлына очырганнар. Бүгенге көндә инде Гатиннарның 12 онык, 4 оныкчыклары бар. Ял көннәрендә өй эче умарта күчен хәтерләтеп тора. Барысы бергә кайтып, эшлисе эшләрен эшләп, ял итеп китәләр. Ә хезмәт ветераннары Әләм ага белән Фәймә апага бер дә сиксәнне бирмәссең. Мал-туарын, кош-кортын асрап, яшелчә-җиләк-җимешен үстереп, авылдашларына ярдәм итеп, тулы канлы тормыш белән яшиләр. Авылның иң хөрмәтле, ихтирамлы кешеләре алар.
    - Аллага шөкер, ите, мае, яшелчәсе ... барысы да үзебезнеке. Авыл кешесе тырыш була бит ул. Тик тора белмәдек инде без. Икебез ике яктан балта тотып эшләгән чаклар да булды. Дүрт йорт кына җиткердек. Хәзер дә иртән торып чәебезне эчәбез дә, һәркем үз эше белән чыгып китә. Хәрәкәттә - бәрәкәт, - ди Фәймә апа.
    Сиксән яшьтә диген инде син аларны. Кемнәрдер утызда да картайса, Гатиннарның сиксәндә дә йөрәкләре япь-яшь.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: