Азнакаево
  • Рус Тат
  • Шушы җирдән, шушы туфрактан ул...

    Фермер Альберт Сәгытдинов үзенең уллары - беренче ярдәмчеләре Алмаз (сулда) һәм Илназ белән Ни гаҗәп, үзең күптән белгән, күпмедер дәрәҗәдә аралашкан кеше турында язуы үтә дә четерекле хәл. Героеңның тәрҗемәи хәлен, холкын, шөгылен, кылган гамәлләрен шактый анык белсәң дә, куш уч кадәр генә бер язмада аларны биреп бетереп булмас, әйтәсе...

    Фермер Альберт Сәгытдинов үзенең уллары - беренче ярдәмчеләре Алмаз (сулда) һәм Илназ белән

    Ни гаҗәп, үзең күптән белгән, күпмедер дәрәҗәдә аралашкан кеше турында язуы үтә дә четерекле хәл. Героеңның тәрҗемәи хәлен, холкын, шөгылен, кылган гамәлләрен шактый анык белсәң дә, куш уч кадәр генә бер язмада аларны биреп бетереп булмас, әйтәсе килгәннең кайсыдыр иң мөһиме хәтернең ерак бер почмагында югалып калыр төсле. Шуңа да бүген үзенең 60 яшен билгеләп үтүче Альберт Сәгытдиновның тормыш юлын, истәлекләргә артык бирелеп китмичә, эзлекле бер юнәлештә генә шәрехләргә булдым.

    АЛТЫ МАЛАЙНЫҢ БЕРСЕ

    Сугышта сыңар аягын калдырып кайткан Хаҗи абзый белән Саимә апаның алты малайлы ишле гаиләсендә икенче бала булып үсә Альберт. Шуңа да үзеннән ике яшькә олырак абыйсы Әсгать белән тормыш арбасына иртә җигелә алар. Башта энекәшләренә күз-колак булсалар, мәктәптә укый башлагач инде куралты-курада, колхоз эшләрендә әти-әнисенең беренче ярдәмчеләренә әйләнәләр.

    ...Алтмышынчы еллар азагы. Авыл хуҗалыгының, сугыш чорыннан килгән афәтләрдән арынып, күтәрелеш алган чагы. Аңа бигрәк тә югары белемле агрономнар, инженерлар, терлекчелек буенча белгечләр кирәк. Шуңамы, туган авылы Югары Стәрле мәктәбен тәмамлаганнан соң укуын дәвам итү өчен, Казан ветеринария институтының дәвалау факультетын сайлый Альберт.

    ЯШЬ БЕЛГЕЧ

    Белем алу, имтиханнар тапшыру, төзелеш отрядларында булу, практика узулар белән әвәрәмәч килгән студент еллары артта кала. 1974 елда яшь белгеч Альберт Сәгытдиновны Азнакай районының Мичурин исемендәге колхозына ветеринария баш табибы итеп билгелиләр. Бер елдан ул Совет армиясенә алына.

    Аннан кайткач, Түбән Кама районының бер колхозында ветеринария баш табибы, Яр Чаллы нәсел терлекчелеге комплексында директор урынбасары була.

    Реклама

    КАНАТЛАР ОЧКАНДА ЧЫНЫГА

    Әмма Альберт Хаҗи улының оста белгеч һәм сәләтле җитәкче булып җитлегүе аның Мамадыш районында баш табиб булып эшләгән елларына туры килә. Үзенең биредәге эшен ул ветеринария хезмәтен тәртипкә китерүдән, эшләр өчен шартлар тудырудан башлый. Баш белгечләр сайлауны һәм ветучреждениеләрнең матди-техник базасын ныгытуны беренче чиратка куя. Терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә алдынгы ысуллар кертелә. Бу өлкәдә тупланган алдынгы тәҗрибәне өйрәнү буенча республика семинарлары да ул елларда Мамадышта еш уздырыла.

    ХЫЯЛЛАР ТОРМЫШКА АШКАНДА

    1992 елда Альберт Сәгытдиновның күптәнге хыялы, ниһаять, тормышка аша - туган ягы Азнакайга әйләнеп кайту җае чыга. Биредә аны "Урманай" совхозына директор итеп билгелиләр. Монда да эшне ул хуҗалыкның матди-техник базасын ныгытудан башлый. Яңа ындыр табаклары, терлекләр өчен ике җәйге лагерь, складлар төзетә. Фермаларга реконструкция уздыра. Эшкә тотынганда кабул итеп алган 460 баш терлек санын 1170 башка кадәр җиткерә. Савым сыерлар саны да күпкә арттырыла. Көнбагыш мае чыгару цехының эше дә җайга салына. Таралу хәленә җиткерелгән умарталыкны саклап кына калмый, икенчесен дә тергезә.

    Саный китсәң, биредә аның 17 ел буена директор булып эшләү дәверендә башкарылган эшләрнең очына чыкмалы түгел.

    ФЕРМЕР

    Колхоз-совхозларны бетерү, җирләрне аерым кешеләргә арендага бирү, мал-мөлкәтен сату сәясәте чыккач, һәр нәрсәне төптән уйлап эш итүче Альберт Хаҗи улы 2007 елның язында совхозның ерак басуларыннан арендага 460 гектар чәчүлек җир ала. Биш ел эчендә түләү шарты белән шул ук елны лизингка өч комбайн, печән-салам тыгызлау прессы, тагылма кораллар рәсмиләштерә. (Болардан тыш, фермер Сәгытдиновның бүген 3 "КамАЗ" машинасы, төрле маркадагы 7 тракторы, чәчкечләре, җир эшкәртү агрегатлары бар). Шулай итеп, үз эшен игенчелектән башлап җибәрә ул. Тагын ике елдан совхоз бетерелә. Шуннан соң Альберт Сәгытдинов шәхси ярдәмчел хуҗалыгын (ЛПХ) ныклап торып төзергә тотына. Кредитка 700 мең сум акча алып, Баулы районыннан 25 баш нәселле тана бозау кайтарта. Шәхси йорты ихатасында такта сарай төзеп, аларны шунда кышлата. Язга чыккач, берничә ел элек булган янгын вакытында эче янып беткән ферма бинасын өлешчә ремонтлап, малларны шунда күчерә. Үз басуыннан җыеп алган икмәккә алышып та, аны сатып та тагын 70 баш тана ала. Алар бозаулагач, 60ка якыныннан савым сыерлар төркеме оештыра.

    ...Бүген биредә 100 баш сыерга исәпләнгән ферма бинасы яңа технология таләпләренә туры китерелеп яңартылган. Монда асрала торган 50 баш нәселле савым сыерның һәрберсеннән көненә уртача 10-12 килограмм сөт алалар. Алардан тыш, 20 тана, 37 бозау бар. Яңа туган бозаулар бер атна буе аерым читлекләрдә тотылганнан соң, гомуми төркемгә чыгарыла.

    Шәхси ярдәмче хуҗалыкта фермер үзе, уллары Алмаз белән Илназ, савымчылар Әлфия Гыйльманова, Роза Вилданова, бозау караучы Гөлфидә Вәлиева, терлекче-механизаторлар Дамир Шәрәфиев, Марс Вилданов, Ленар Гайсин эшли. (Бу урында әлеге өч егетнең тырыш тракторчы һәм комбайнчы булуы, җир эшкәртү, чәчү, урып-җыю компаниясен тулысынча алар башкаруы турында искәртмичә мөмкин түгел). Бухгалтер Җәмилә Сәгытдинова әйтүенчә, аларның хезмәт хакы кышкы айларда 10-15 мең сумнан кимеми, ә җәйге айларда бермә-бер арта икән.

    Бүген Альберт Сәгытдинов, махсус программада катнашып, гаилә фермасы булдыру өстендә эшли. Димәк, кечкенә коллективның эшчәнлек сферасы тагын да киңәячәк, эшче көчләргә сорау артачак, дигән сүз.

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: