Азнакаево
  • Рус Тат
  • Шукларга да «юк» бар

    Шук балалар һәр мәктәптә, һәр сыйныфта бар. Дәрестә кем шаулап, комачаулап утыра дисең - алар! Тәнәфестә коридор буйлап чаба, кыргый авазлар чыгарып кычкыра дисең - алар! Тик торганда иптәшләрен төртә-аудара дисең - алар! Үгетләп тә, ачуланып та игә килми торган мондый балалар укытучыларның гына түгел, яшьтәшләренең дә, ата-аналарның да баш...

    Шук балалар һәр мәктәптә, һәр сыйныфта бар. Дәрестә кем шаулап, комачаулап утыра дисең - алар! Тәнәфестә коридор буйлап чаба, кыргый авазлар чыгарып кычкыра дисең - алар! Тик торганда иптәшләрен төртә-аудара дисең - алар!
    Үгетләп тә, ачуланып та игә килми торган мондый балалар укытучыларның гына түгел, яшьтәшләренең дә, ата-аналарның да баш бәласе.
    Медиклар телендә чамадан тыш тынгысыз ул балаларны «гиперактив» диләр. Ә халык телендә «авыр холыклы», "тәртипсез" дип тә атыйлар. Андыйлар малайлар арасында күбрәк күзәтелә. Бер минут та тик тора алмагач, дәрестә игътибарлары җитми, шуңа күрә өлгереше дә түбән.
    Белгечләр белдерүенчә, гиперактив балалар саны илебездә генә түгел, дөньяда артуы күзәтелә. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозучыларның күпчелеген дә нәкъ менә шундый балалар тәшкил итә. Шукбайлар үсә-үсә тагын да күбрәк проблемалар тудырмасын өчен нишләргә?
    Гөлфинә Фазлыева,укытучы:
    - Андыйларга аерым якын килү кирәк. Бер сыйныфта шундый укучым бар иде. Дәресне аның янына утырып укытмасам, алып бару мөмкин түгел иде. Әле алдагы иптәшенең колагын тартып куя, әле йөгереп такта янына барып килә. Әти-әнисе белән дә сөйләшеп карадым. «Өйдә дә тыеп булмый», - дип зарландылар гына. Мин аны эшкә күмдем. Бирем арты бирем бирәм, борсаланырга һич вакытын калдырмыйм. Өлкәнрәк сыйныфка күтәрелгән саен, гадәттә, андый балалар тынычлана башлый.
    Наилә Насыйрова, әни:
    - Кечкенәбез бик тиктормас, шаян иде. Гаиләдә беркемгә тынгы юк. Абыйсын да: «Уйныйк!» - дип җәфалап бетерә иде. Без аны хоккей секциясенә яздырдык. Һәм вакытында дөрес адым ясаганбыз дип шатланып туя алмыйбыз. Улыбыз хәзер командаларында шактый танылган уенчы. Ул бар көч-егәрен спортка сарыф итә.
    Миләүшә Зарифуллина, мәгариф идарәсе методист-психологы:
    - Гиперактив балага ярдәм итү - катлаулы процесс. Иң беренче чиратта бала үзе интеккәнен онытмаска кирәк. Алар гел хәрәкәттә булырга ярата. Ә мәктәп кагыйдәләре аларны чикли: дәрестә тыныч кына утырып торырга кирәк, хәтта тәнәфестә дә чабарга ярамый. Дәрес исә укытучы соравына җавап бирүгә корылган. Ә гиперактив бала укытучының рөхсәтен көтеп тормый, сорауны азагына кадәр тыңлап та бетерми, урыннан җавабын кычкыра. Ул үзен өлкәннәр таләп иткәнчә тота алмый. Теләмәгәнгә түгел, ә физиологик мөмкинлекләре туры килмәгәнгә. Даими кисәтүләр, ачуланулар аны һич тынычландырмый, киресенчә, яңа конфликтлар гына китереп чыгарачак. Гиперактив бала проблемалары бер кеше тарафыннан бер сәгатьтә генә хәл ителә алмый. Биредә ата-аналарның да, табибларның да, педагог һәм психологларның да уртак тырышлыгы кирәк.
    Резеда СӘРВӘРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: