Азнакаево
  • Рус Тат
  • Шәһәр судында – икеләтә тантана

    Марсель Зөфәр улы һөнәри бәйрәмнәре һәм истәлекле вакыйгалар белән котлап, коллективның район тормышында тоткан роле, республика күләмендәге абруе, элеккеге дәверләрдән үк саклап килгән олпат тәҗрибә, үрнәк традицияләрен ассызыклап, киләчәктә дә шулай максатларны уртак итеп эшләүләрен, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

    Һәр елны илебездә 3 декабрьдә Юрист көне билгеләп үтелә. Быел ул Азнакай шәһәр суды өчен аеруча истәлекле булды. Коллектив һәм районның хокук сагы өлкәсе органнары хезмәткәрләре Азнакай суд районы буенча 3 нче участок җәмәгать судьясы Эльмира Сәлахованы отставкага озату, бу вазифага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы фәрманы нигезендә билгеләнгән Маргарита Калиниченконың судья антын кабул итү тантанасына җыелды. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

    –Шәһәр судында менә шундый мөһим вакыйгаларны район җитәкчеләре белән бергәләп үткәрү матур традициягә әверелде, – диде тантананы ачып суд рәисе Йосыф Сәхапов. – Бүген без изге теләкләр, рәхмәт сүзләребезне җиткереп, коллегаларыбызның берсен аның өчен ишекләребезнең һәрчак ачык булуын әйтеп отставкага җибәрәбез, икенчесен хөкемдар итеп билгеләнүе белән котлыйбыз. Судья – һөнәр генә түгел, ә җан халәте, гомереңне хезмәтеңә багышлау ул. Алар икесе дә үз эшчәнлекләрендә моның шулай икәнлеген ачык раслап килделәр.

    Эльмира Сәлахова озак еллар Баулы шәһәр судында эшләп, биш ел элек районыбызга җәмәгать судьясы итеп билгеләнгән иде. Ул үзен югары квалификацияле белгеч итеп танытып, Татарстан Югары Суды һәм Суд Департаментының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Маргарита Калиниченко Азнакай шәһәр судында 18 ел, шуның соңгы дүрт елында суд рәисе ярдәмчесе вазифаларын башкарды. Оештыру сәләтенә ия Маргарита Михайловна бер үк вакытта хокукый-мәгълүмати эшчәнлек тә алып барды, гражданнарга

    судны ачык итүне максаты итеп куеп, судның матбугат үзәге эшен оештырды, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырып, үзе дә иҗатта кайнады. Фидакарь хезмәте өчен район башлыгының Мактау кәгазьләренә, ведомствоның икенче дәрәҗә “Тырышлык өчен” аерымлык билгесенә лаек булды.

    Марсель Зөфәр улы һөнәри бәйрәмнәре һәм истәлекле вакыйгалар белән котлап, коллективның район тормышында тоткан роле, республика күләмендәге абруе, элеккеге дәверләрдән үк саклап килгән олпат тәҗрибә, үрнәк традицияләрен ассызыклап, киләчәктә дә шулай максатларны уртак итеп эшләүләрен, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: