Азнакаево
  • Рус Тат
  • Шәп йөгерәләр!

    22 сентябрьдә шәһәребезнең чаңгы базасында "Милләтләр кроссы-2012" Бөтенроссия йөгерешчеләр көне узды. Анда барлыгы 590 кеше катнашты. 31 мәктәп командасы арасыннан беренче урынны Актүбә 1 нче урта мәктәбе, икенче урынны - Актүбә 2 нче урта мәктәбе, өченче урынны Азнакайның 8 нче мәктәп командалары яулады. Оешма һәм предприятиеләрдән 20 команда көч сынашты....

    22 сентябрьдә шәһәребезнең чаңгы базасында "Милләтләр кроссы-2012" Бөтенроссия йөгерешчеләр көне узды. Анда барлыгы 590 кеше катнашты.
    31 мәктәп командасы арасыннан беренче урынны Актүбә 1 нче урта мәктәбе, икенче урынны - Актүбә 2 нче урта мәктәбе, өченче урынны Азнакайның 8 нче мәктәп командалары яулады.
    Оешма һәм предприятиеләрдән 20 команда көч сынашты. "Азнакайнефть" идарәсе командасы беренчелеккә чыкты, мәгариф идарәсе - икенче, "Азнакай УТТ" ҖЧҖ өченче урынны алды.
    Җитәкчеләр арасында уздырылган шәхси беренчелектә ирләрдән -район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Шәмсетдиновка, хатын-кызлардан Микулино авылы җирлеге башлыгы Наталья Самусенкога тиңнәр табылмады.
    Җиңүчеләр кубоклар, медаль, грамоталар һәм вымпеллар белән бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: