Реклама
Узып баручы ел әдәбиятыбыз мәйданында да юбилейларга бай булды. Өч олуг язучыбыз - Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Марсель Галиевкә 65 яшь тулды. Туган җиребездә яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләжев һәр Яңа ел алдыннан газета укучыларга шигъри бүләк ясый. Аның яшәешебез турында тирән фәлсәфи шигырьләре бу юлы да күңел төпкелләренә барып...
Узып баручы ел әдәбиятыбыз мәйданында да юбилейларга бай булды. Өч олуг язучыбыз - Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Марсель Галиевкә 65 яшь тулды. Туган җиребездә яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләжев һәр Яңа ел алдыннан газета укучыларга шигъри бүләк ясый. Аның яшәешебез турында тирән фәлсәфи шигырьләре бу юлы да күңел төпкелләренә барып җитәр дип ышанабыз.
Көзләр җитеп, көннәр салкынаеп
Җай калмагач нектар җыярга,
Бал кортлары җылы умартадан
Соры кортны куып чыгара.
Табигатьнең кырыс хөкеме шул:
Файдаң булса гына хакың бар!
Бездә генә сәрхүш ирен асрап
Иза чигә бик күп ханымнар...
Сугылмыйча калган шакмак басу
Яңгырлардан беткән каралып.
Майлы түбәтәен аска иеп
Көнбагышлар тора карганып.
Хуҗасы кем? Нигъмәт әрәм була!
Аягүрә мөмкин черүе.
Әйтерсең лә, яуда хансыз калып
Әсир төшкән монгол чирүе...
Алтмыштан соң һәр кешедә
Була ди бер чир табып.
Шуны эзләү кирәклеген
Аңлатып бирде табиб.
Ә миндә бер үзгәреш юк,
Гүэлдәп эшли башым.
Апетит шәп, урам гына -
Дүрт-биш кешелек ашыйм.
Шик калды тик: берәр җирдә
Пыскып ятмыймы ялгыш?
Чир табарга өметләнеп
Бүлнискә китеп барыш...
Һәр патшаның булган үз шагыйре,
Хуҗасына ода җырлаган.
Эскәк белән җыйган казанышын,
Булмаганны өстәп сырлаган.
Булдыксызны мактап күккә чөйгән,
Шапырынган, исең китәрлек.
Нигә сөйлим? Андый ялганчылар
Бүген дә бит әле җитәрлек.
Рәсәй - халыклар төрмәсе
В.И.Ленин
Тарих дигән фән буенча
Имтихан бирәсезме?
Төрмә эчендә дә төрмә
Булганын беләсезме?!
Урынсыз кылынган изгелек урынлы кулланылган усаллыктан яманрак.
Марат Кәбиров
Сөйләнәләр, имеш, алар
Керткән безгә яктылык.
Татар Илен яулап алып
Эшләгәннәр яхшылык.
Тамыры нык кавемнәргә
Андый "ярдәм" соралмый.
Ник үзләре ничә гасыр
Күркәм тормыш коралмый?!
Нигә безне тарта-төртә
Өстериләр сазлыкка?
Шефлар, босслар хаҗәт түгел
Татар кебек халыкка.
Шагыйрь язган: "Безнең милләт,
Баткан саен калыккан!"
«Яхшылык» кылмагыз бүтән
Сорамыйча халыктан!
Җиде миллиардны узып
Китте җирдә кеше саны.
Күләме күп, ә кем белә:
Ничәү микән Кеше саны?
...Хак тәгалә күзаллаган
Шартка туры килә торган...
Үлгәч бар да кала, диләр.
Бу әйтем - фикер сайлык.
Күп калсын ул, хәрәмләшми,
Гадел туплансын байлык!
Җирдән гена Ходай аермасын,
Кайгырсыннар малсыз-бакчасызлар.
Дефолт булганда да, кризиста да
Тыныч йоклый ала... акчасызлар.
Мин бит андый яшьтән үттем:
Кызыктырмый купшы исем.
Бар теләгем: ахыргача
Ташламасын дәртле хисем!
Мин бит шундый яшькә җиттем:
Акыл бара юлдан алдан.
...Яшьли кылган хаталарны
Ярлыкасын берүк Аллам!
Бер генә патша да Россиянең төп көчен белмәде.
Туфан Миңнуллин
Белмәсләр дә...яшиләр ич
Типтереп...салым салып.
Ә без гомер кичерәбез
Саз ярып, сыер савып...
Ерактан ул зәңгәр пирамида...
Марсель Гали
Пирамида үткер очлы була,
Чатыр тауны ялгыш аңлыйсың.
Алайса әйт: ничек кадалмый ул -
Менгән саен ятып ауныйсың...
Качып калу җаен ничек тапкан?
Анламадым бик күп баксам да:
Көзге яфрак белән кочаклашып
Сыңар алма ята бакчамда.
Алып каптым. Тәме төчеләнгән.
Үзе йомшак, көпшәк, ярмалы.
Сусыл вакытлары искә төшеп
Уй кузгалды хәтер яңарып.
Гел үзгәреп тора кешеләр дә,
Мең хәлендә аның мең хикмәт.
...Соңгылары төчкелт була икән
Синең алманың да, мәхәббәт...
Яшь вакытта тиргәделәр
Көнләшү, дип, исәрлек.
Нишлим, ярым чит-ятларның
Булгач күзе төшәрлек.
Менә хәзер тиргәшмим бит,
Йөргәнем юк котырып,
Йокы баскан чепи күзләр
Беткәч төпкә утырып...
Бездә бетсен, туктасын дип
Үпкәләшү, көнләшүләр,
Яшьләргә гел калмасын дип
Тупаслану, әрләшүләр,
Юкка тырышканбыз икән.
Заяга бирчегәнбез -
Бездән ныграк өзешәләр...
...Җеннәр дә үрчиләрдер...
Бик тырышсам, синнән гаеп
Табып була.
Яши-яши гөлләргә дә
Тузан куна.
Бик эзләнсәң, җитешсезлек
Бардыр миндә.
Вакланам шул, ярыйм диеп
Чуар миргә.
Һәрберебез таплы-таплы,
Кырык катлы.
- Гөнаһсыз кеше юк,- диләр.
Алар хаклы!
Матурлыкның чиге юк дип
Яшәүчеләр ялгыша.
Бар икән шул...синең балкьш
Йөрәгемә ябыша.
Илаһи нур башкаларны
Искә-санга сукмаган:
Җиңелгәнен аңлаган да,
Сине кургәч туктаган...
Чытыр-чытыр килде тойгыларым,
Өтеп алды синең нурланыш,.
Монтер энем әйтте: "Ток бу, абый,
Сезнең булган "кыска ялганыш".
Алайса ник һаман чымырдата
Көчәнешле, дәртле багланыш?
Ялгышкан ул...кыска-мыска түгел,
Безнең булган "озын ялганыш".
Читкә чыккач бүртә, шәрәләнә
Монда булган азгын гадәтләр:
Ялган шәраб эчеп кызлар(!)үлә...
Кем гаепле? Төрек-гарәпләр...
Хәрам байлык аңны томалады,
Бушады шул әхлак-йөгәннәр.
Беркем әйтми хурлык, мәсхәрә, дип,
Нишләп кызлар эчеп йөргәннәр?!
Безнең хисләр йомык, тыйнак иде,
Хатта йөрде сөю ташкыныбыз,
Конверт тышларына өстәп яздык:
"Үз кулына гына тапшырыгыз!»
Мәхәббәтне матур, серле итә
Икең генә белү, аңлашулар.
Интернетны ачсаң чәчрәп тора
"Сөям-яратам",- дип алдашулар.
Берәүләргә кызык җитми,
Экстрим кирәк, шоу...гаҗәп.
Ә кемгәдер ризык тансык,
Бер туя ашау хаҗәт.
Моң кирәкми, хәзер җырчы
Акча төртеп "остара".
Бирем күләменә карап
Итәкләре кыскара...
Ил Башлыгы актер түгел бит ул,
Гаҗәпләнмик кемдер сөймәсә.
Каты акценты да камил чыга
Милләт файдасына сөйләсә...
Тәҗрибәбез җитмәгәннән
Ясала күп хаталар.
Ялгышларың хәсрәт булып
Үз башыңа кайталар.
Ходай никтер гомерләрне
Кире якка бормаган:
Башта картлык, аннан яшьлек
Килә торган булмаган.
Вәйт яшәп куяр идек...
Мәҗлесләрне җенем сөйми минем,
Токмач булып җаным турала.
Ясалма сүз, купшы теләк анда
Хәмер сөременә урала.
Атна саен аңын юып баргач
Акыл каян килсәк ди аңа?!
Ялган сүзне тәмләп сөйләүчеме,
Тыңлаучымы әллә дивана...
...Тәрәзә кага киндер;
Уята синең шикелле.
Синдер ул, әнкәй, синдер.
Сибгат Хәким
Ул заманда тыелмады,
Күпләп чәчтек киндерне.
Орлыгының маен сыктык,
Ә сүсе киендерде.
Тел йотарлык тәмле пирог
Пешерделәр түбеннән.
Туклыклы бер ризык булып
Калка хәтер төбеннән.
Янбакчамнан йолкып аттым.
/"Камчы" төшмәс аркаңнан.../
Берәмтекләп җыя бүген
Аны сәрхүш-наркоман.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз