Шаһиморат алмалары
Көн артыннан көн, ел артыннан ел уза.
Фани дөньяга кунак кына булып килгән кешеләр бу дөньядан мәңгелеккә китеп бара. Әмма аның матур гамәлләре, халык, туган җир өчен керткән өлеше тарих битләренә уелып, мәңгелеккә кала. Андый кешеләр күп булмый. Әгерҗе авылыннан бакчачы-мичуринчы Шаһиморат Әхмәтов әнә шундый шәһесләрнең берсе. Районыбыз халкы (аеруча Әгерҗе авылы) аны олы ихтирам белән искә ала. Ул үстергән бакча еллар узган саен юкка чыкса да, Республикабызның төрле урыннарына таралган сортлы җиләк-җимешләре, агачлары әле дә чәчәк ата, яши. Бакчачы Шаһиморат ага образы күренекле язучы, әдипләребезнең әдәби әсәрләренә кертелгән. Мәсәлән, Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасында, Гариф Галиевнең “Карт бакчачы” очеркында нәкъ Шаһиморат ага хакында суйләнә. Әхмәтовлар гаиләсе, нәселендә дан, шөһрәткә ия шәхесләр шактый. Әгерҗе авылының Әхмәтовлар йорты урнашкан урамы Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Гайшә Әхмәтова исемен йөртә. Композитор Сания Әхмәтованы инде белмәгән кеше юктыр. Әгерҗе... Текә таулар астына урнашкан бу авылны янына килеп җитмичә, күреп тә булмый. Әнә шул тау буйларында, аеруча Ял тавы итәкләрендә сап-сары кавыннар, эре-эре карбызлар өлгереп, тәгәрәшеп яткан. Тау итәкләренә кәс ташып кара җир булдыру, махсус чыгырлар белән су китерү, канаулар казып, түмгәкләрен кисеп, Иштуган сазлыгын киптерү – бу эшләрнең барчасы да зур батырлыкка тиң. Питомникларда нинди генә төр Мичурин сортлы җиләк-җимеш агачлары үстерелмәгән бу чорда. “Берек” колхозының төп кереме әнә шул бакчадан була. “1936-37 елларда бу бакча кырык гектарга җитеп, ел саен колхозга йөз мең сум керем китерә башлады. Җиләк-җимеш бакчасы колхозның зур бер хуҗалык тармагына әверелеп, елдан-ел алга китте”, – дип яза Гариф Галиев “Карт бакчачы” очеркында. 1941 елның салкын кышында күп кенә җимеш агачлары, үсентеләр зур зыян күрә. Яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасында үсеп килгән агачлар өши. Җәй көне сугыш башлана. Бакча, җимеш куаклары җир белән тигезләнә. Менә шуннан соң бакчачы карт ышыклану полосалары кирәклегенә төшенә. Рәт-рәт үсүче зур тупыл агачлары әнә шул чорларда утыртылган ышыклау полосалары икән. Ул үзенең эше белән генә түгел, өс-башы һәм холкы белән дә Иван Владимирович Мичуринны хәтерләтә. Азнакай районының бер Әгерҗе авылында гына да ничә мең төп Мичурин сортлы алмагач үсеп утырган. Ишеткәнең бармы салкыннарга Түзмәгәндә калын имәннәр Алтын китайкалар исән калып, Җәен монда алма биргәннәр. (Сибгат Хәким “Бакчачылар” поэмасы) Имәннәрдән дә көчлерәк алмагачлар үстерә алган өчен мичуринчы, зур гыйлем иясе Шаһиморат Әхмәтовны Әгерҗе халкы онытмый. ... Безнең балачак әнә шул бакча янында узды. Билгеле, ул чорда Шаһиморат ага утырткан җимеш агачларының аерым сортлары гына калган иде. Әгерҗе авылы элек-электән бакчасы белән дан тотты. Бакчачы – Мөсәвир Ибраһимов җитәкчелек иткән чорда да бакча гөрләп торды. Җәй җитсә, тирә-юньнән чиләкләрен тоткан кешеләр агылды. Алар кура җиләге, карлыган, чия, алма ташыды. Көзләрен кыяр, кәбестә, помидорга агылды халык. Әрҗәләре кыяр, кәбестә, алма белән шыгрым тулы машиналар район үзәкләренә юл алды. Ә без кечкенәдән үк әниләргә ияреп шушы бакчада кайнаштык: чүп утадык, җир җиләге, кура җиләге, карлыган, кыяр, алма җыйдык. Ул алманың ниндие генә юк иде. Авызга алуга таралып китә торган үтә күренмәле, алтын төсендәгеләре дә, бер-берсен кушучлап кына күтәрә алырдай эреләре дә. Күңелле, рәхәт иде ул чорлар. Кыяр басуыннан ике-өч адым узуга, чиләк тулыр иде. Эш көнендә бер кешегә икешәр чиләк кура җиләге, дүртәр чиләк карлыган җыйган чаклар булды. Ике ягыннан тупыл агачлары үскән прәчәк (просека) дип атыйлар иде аны) аша һәр көн иртән эшкә бара идек. Яшелчә бакчасында әллә ни эшче көч тә юк. Булса, 5-6 хатын-кыз булгандыр. Менә шулар күпме җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, тәрбияли, уңышын җыя иде. Алмагачлар акрынлап корыдылар, өшеделәр. Соңга таба булганнарын да төпләделәр. Бакчачы М.Ибраһимов лаеклы ялга чыккач, акрынлап бакча бөтенләй бетте, корыды, сөрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев