Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сезне район башлыгы тыңлый...

    26 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы редакциясендә район башлыгы Рәфис Фатыйх улы Галиев "Туры элемтә" телефоны аша газета укучыларыбыз белән аралашты. Әйтергә кирәк, азнакайлылар сорауларын алдан шалтыратып та, электрон адреска да шактый юллады. Ә инде аларның 20гә якынына район башлыгы "Туры элемтә" вакытында җавап бирде. Сораулар,...

    26 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы редакциясендә район башлыгы Рәфис Фатыйх улы Галиев "Туры элемтә" телефоны аша газета укучыларыбыз белән аралашты.

    Әйтергә кирәк, азнакайлылар сорауларын алдан шалтыратып та, электрон адреска да шактый юллады. Ә инде аларның 20гә якынына район башлыгы "Туры элемтә" вакытында җавап бирде. Сораулар, мөрәҗәгатьләр иҗтимагый тормышның күптөрле өлкәләренә кагылды. Коммуналь түләүләр, автобус маршрутлары, бакчачылык ширкәтләре, күп балалы гаиләләр проблемалары һ.б. белән беррәттән, алда торган мөһим вакыйга - РФ Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар хакында да сүз барды.

    -Рәфис Фатыйхович, быел районыбызда туган өч игезәкнең әбисе Галия булам мин. Безнең бу гаилә шатлыгын районда зур тантана ясап уртаклаштыгыз, бик зур рәхмәт. Минем соравым да шушы балаларга кагылышлы. Алар, Аллага шөкер, көннән-көн үсә, тиздән сигез айлык булалар. Әлбәттә, әниләренең генә аларга сөте җитми, әтиләренең бөтен хезмәт хакы ясалма азык сатып алуга китә. Бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтә алмассызмы икән? Аннары, тагын бер соравым бар: икмәк комбинаты каршында автобус тукталышы куеп булмасмы? Биредә транспорт хәрәкәте бик тыгыз, автобус туктый торган урын "Азнакай агрофирмасы"на, комбинатка килүчеләрнең машиналары белән тула, басар җир юк. Җитмәсә, шунда ук кибет тә салып куйганнар, ул да ачылса, монда гел мәхшәр булачак. Шәһәрдә автобус маршрутын ачтырып, халык өчен бик уңайлы эшләдегез, рәхмәттән башка сүз юк, ул ике якка йөрсә, тагын да яхшы булыр иде...

    -Башта беренче соравыгыз буенча, Галия Әхмәдулловна, сабыйларга ананың гына сөте җитмәвен аңлыйбыз һәм кыска вакытта мәсьәләне чишү юлын табарбыз, ул уңай хәл ителер, дип ышандырам. Ә инде автобус тукталышына килгәндә, ул кирәк, биредә законсыз салынган кибет мәсьәләсе белән дә хәлне ачыклау бара. Шәһәрдәге барлык автобус тукталышларын да тәртипкә кертү, аларда тукталыш вакытларын төгәл язып кую буенча да күрсәтмә бирелде, эш алып барыла.

    Васил Бикташев, Азнакай:

    -Кызыл Йолдыз авылы зиратын карт агачлардан чистартуда ярдәм оештырып булмасмы?

    -Сезнең язмача мөрәҗәгать булган иде инде, ярдәм оештырылыр.

    Әлфия Абдуллина, пенсионер:

    -Тиздән парламентны сайлыйбыз. Кайсы партиянең программасын карасаң да, халык мәнфәгатен кайгыртачакбыз, диләр.

    Алай, 90 нчы еллар белән чагыштырганда, инде начар яшәмибез, районыбыз көннән-көн яхшыра, юллар салына, йортлар төзелә, ремонтлана, пенсияләрне дә вакытында алып торабыз.

    Депутат булып та, әлегәчә бер конкрет эш күрсәтә алмаган партияләр лидерларының купшы сүзләренә алданган кайбер чордашларымны аңламыйм. Ә Сез ни әйтер идегез?

    -Сезнең алдагы сайлау кампаниясе турында уйлануыгыз актив гражданлык позицияле булуыгыз турында сөйли, бу бик яхшы. Партияләрне сайлап, без бит кешеләрне сайлыйбыз. Менә шуны истә тотсак иде. Алар Дәүләт Думасында безнең барыбызның да мәнфәгатьләрне яклаячак кешеләр бит. Безгә бөтенләй таныш түгел, Азнакайның гына түгел, Татарстанның кайдалыгын да белми торган, ә инде бу төбәктә яшәүчеләр проблемалары хакында бигрәк тә, Владивостокта туган, Карагандада яшәп яткан кешеләрнең азнакайлылар хакында кайгыртачагына өмет баглау дөрес булыр микән, тавыш биргәндә менә шул хакта уйлансак иде. Партиянең сәясәтен без сайлаган кешеләр билгели, законнарны да алар камилләштерә. Думада безне белгән, бездә еш була, халык белән даими очрашып, проблемаларны хәл итә торган, үзебезнең төбәктән булганнарның эшләве безнең өчен отышлырак. Россиядә 90 нчы еллардагы, бүгенге көндә Украинада, Грузиядә күзәтелгән сәяси чуалышларның кабатлануы кирәкми. Илне таркатучы мондый күренешләр безнең властька төптән уйламыйча, матур сүз сөйләп кенә, эш күрсәтә белмәгән очраклы кешеләрне сайлавы нәтиҗәсе инде ул. Азнакайлылар үзләренең гражданлык хокукыннан файдаланып-сайлауларда катнашырлар һәм күңелләренә якын булган, реаль эшләре белән ышаныч яулаган партияне яклап тавыш бирерләр дип ышанам.

    Наил Фәрхетдинов, Азнакай:

    - "Восток" сәүдә-күңел ачу үзәгенең проекты һәм анда алып барылган эшләр белән район газетасы аша таныштык. Яшьләр ялын оештыру юнәлешендә тагын яңа проектлар күздә тотылмыймы?

    -Киләсе елның беренче яртыеллыгында файдалануга тапшырылачак "Восток" ял комплексы, әлбәттә, шәһәр халкының, шул исәптән яшьләрнең ялын оештыруда зур мөмкинлекләр бирәчәк, ихтыяҗны тулысы белән канәгатьләндерәчәк. Безгә бары тик бу мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланырга өйрәнергә генә кирәк.

    Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү, җырга-моңга сәләтне, кул эшләренә осталыкны арттыру һәм башка талантлы якларны үстерү, төрле мавыгулар өчен бөтен шартлар тудырылган, мәдәни, спорт учреждениеләре җитәрлек, алардан тиешенчә һәм тулысынча файдалана да белсәк иде! Моның өчен теләк, омтылыш, рухи дөньяның бай булуы кирәк.

    Ә инде яңа проектларга килгәндә, безгә универсаль спорт корылмасы кирәк, массакүләм чаралар, ярышлар өчен күпсанлы тамашачылар сыешлы бина юк. Якындагы бер ел, ел ярымда мондый объект сафка басар, дип ышанабыз. Аннары, "Бусидо" спорт комплексында аерым боулинг залы булдыру турында да сүз бара. Якын киләчәктә ансы да булыр. Әмма бу учреждениеләрнең берсен дә буш та, бушлай да тотып булмый, шунлыктан алардан нәтиҗәле файдалану да үзебезгә бәйле, кинотеатр да, спортзаллар да халык йөрсә генә, чаралар даими оештырылып торганда гына яши алачак.

    Авылларда бүгенге көндә мәдәният йортлары, клублар начар хәлдә. Безнең алда аларны төзекләндерү, яңарту бурычы тора. Авыл яшьләренә дә ялларын күңелле һәм файдалы үткәрү өчен заманча мәдәни учаклар кирәк.

    Мәктәпләр хакында да әйтмәсәк, дөрес булмас. Татарстан Президенты алдагы 3-5 елда барлык белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт үтәчәген әйтте. Сүздән эшкә күчтек. Киләсе елда Азнакайда 4 гомумбелем бирү мәктәбенә (аларның икесе Азнакай шәһәрендә, икесе авылларда) ремонт ясалачак.

    Зиләрә Шәйхетдинова, Урманайдан:

    -Быел кышкы вакытка күчмәдек. Авылдан шәһәргә барырга чыкканда әле караңгы була, автобус тукталышы авылдан шактый ерак, тау башында. Өлкән яшьтәгеләр, балалар көчкә барып җитә. Элек тукталыш авыл эчендә иде, кабаттан урынына "кайтарып" булмасмы? Күпергә җиткәндә тирән чокыр, бернинди кисәтү тактасы юк...

    -Сезнең бу сорауны үз контролемә алам һәм кабул ителгән карар буенча эш нәтиҗәләре хакында Сезгә өстәмә хәбәр итәрбез.

    Реклама

    Эмиль Әпсәләмов:

    -"Дружба" бакчачылык ширкәте ташландык хәлдә, аны яңарту мөмкинме, киләчәккә ширкәтләр буенча планнар ничек?

    -Бакчачылык ширкәтен аларның хуҗалары теләге белән генә яңартып була. Бүген бакчалар белән кызыксынучылар юк диярлек, взнос җыю да юк, алар инде хуҗаларына да кирәк түгел сыман. Кызганычка каршы, хәзер бөтен җирдә дә шундый хәл. Элеккеге "Дружба" ширкәте территориясе, проект буенча, киләчәктә паркка әйләнәчәк, аны төзекләндерергә кирәк булачак. Аннан урам үтәчәк. Бу саклана торган урын, чөнки анда нефть объектлары урнашкан, югары вольтлы электр линиясе сузылган. Аларның куркынычсызлыгы буенча билгеле таләпләр куелган. Ә инде бакчалы булырга теләүчеләр өчен шуны әйтәсе килә: бездә бүгенге көндә якын-тирәдә бакчачылык ширкәте дип әйтерлек Хәмзә абый җитәкләгән "Строитель" ширкәте бар. Дөрес, көче киткән күпчелек пенсионерлар анда да бакчаларын ташлап бетерде, ә яшьләр аны кирәк тапмый. Әгәр бакчалы булырга теләүчеләр бар икән, шушы ширкәткә мөрәҗәгать итсеннәр, диясе килә. Ә инде "Дружба"да әле файдага ярарлык мөлкәте булган өлкән яшьтәге кешеләргә без аларны үзләре бакча алырга теләгән шул ук "Строитель", "Дорожник", "Мачаклы" һ.б.ширкәтләргә күчерүдә ярдәм күрсәтергә әзер.

    Клара Мостаева, Тымытык:

    -Безнең авылда су белән тәэмин итү канәгатьләнерлек түгел, халыкны сулы итүдә берәр төрле эш бара микән?

    - Бу мәсьәлә авыл халкы белән очрашуда күтәрелгән иде. Эш алып барыла. Быел торбаларның бер өлешен суза алдык. "2012 елга кадәр авылны үстерү" республика программасы тагын бер елга озайтылды, эшне дәвам итү өчен киләсе елга әлеге программа аша финанслауга кертү белән мәшгульбез. Бүгенге көндә районыбызның барлык авылларын да су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителеп килә. Кызганычка каршы, шактый еллар дәвамында моңа игътибар бирелми килгән.

    Фәттахова, пенсионер, Азнакай:

    -Төзүчеләр урамындагы 7нче, Ленин урамындагы 10нчы йортларга капиталь ремонт үтте. Аны бик сыйфатлы башкарган өчен ПМК-4 төзүчеләренә, "Универсал" милек хуҗалары ширкәтенә, финанс ягын хәл иткән, ремонтны контрольдә тоткан район җитәкчеләренә рәхмәт әйтәбез. Мин хәзер сайлауларда кемгә тавыш бирәсемне яхшы беләм. Республикабыз бер дигән яшәп, чәчәк ата, районда да йортлар салына, юллар төзелә, шәһәрне төзекләндерү буенча күп эш башкарыла, барсын да без бит күреп торабыз.

    Рәфис Фатыйхович, Балалар иҗаты үзәге мәйданында утыргычлар да булса, без, әби-бабайларга оныклары белән саф һавада ял итәргә тагын да уңайлы булыр, шуны да эшләп булмасмы?

    -Дөрес әйтәсез, сайлауларда барыбызның да активлыгы кирәк. Киләчәктә яшәү дәрәҗәбез, районны, шәһәрне үстерү дә парламентка кемнәрне сайлавыбызга турыдан-туры бәйле. Безнең төбәктән узган чакырылышта сайланган депутатлар үзебезнең җирлектән чыккан, эш күрсәткән кешеләр иде һәм алар район икътисадын яхшыртуда шактый тырышлык куйды, Мәскәү белән Азнакай арасында эзне суытмадылар.

    Әйе, соңгы елларда гына да илебез, республика, районыбыз нинди зур үзгәрешләр кичерә! Шул ук сәламәтлек саклау өлкәсен генә алыйк. Ун ел элек гади генә җиһазларга да интеккән табибларыбыз хәзер диагностикада нинди генә заманча аппаратлардан файдаланмый! Районда никадәр юллар яңартылды, өр-яңа йортлар калыкты... Дөрес, әле хәл итәсе проблемаларыбыз да шактый. Аларның барсын да бер-ике елда гына хәл итеп бетерү мөмкин дә түгел. Гаиләдә дә бит, әүвәл өйгә иң кирәкле әйберне аласың, аннан әкренләп башка нәрсәләргә акча җыя башлыйсың... Әмма, беткә ачу итәм дип, тунын яккан агай шикелле, бүген краннан кайнар су килмәде дип, бер мизгелдә туып алган ачудан гына Дәүләт Думасына купшы сүз сөйләүчеләрне сайласак, тормыш алга китмәс, проблемалар тагын да артыр гына. Безгә тотрыклылык, иртәгәге көнгә ышаныч булсын өчен властьта да ышанычыбызны аклап килгән кешеләрнең булуы кирәк!

    Әлбәттә, шәһәрне матурлау, тагын да зәвыклырак итү буенча чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Сезнең янәшәдәге Балалар иҗаты үзәгенә капиталь ремонт бара. Язга чыккач андагы мәйданны да тулысынча реконструкцияләү күздә тотыла, Ленин һәйкәле дә яңартылачак. Әйе, кайчандыр, ун еллап элек биредә утыргычлар да бар иде. Күрше-тирә йортларда яшәүчеләр яшьләр күп җыела, төн буена шаулыйлар, йокларга ирек бирмиләр, утыргычларны аяк белән басып таптап бетерәләр, барыбер утырырлык түгел, дип зарлангач, район хакимияте аларны алырга мәҗбүр булды. Җәен аларны яңартырбыз. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Сөембикә урамын җәяүлеләр урамы итеп реконструкцияләү проекты эшләнә. Якын киләчәктә ул да шәһәр халкының ял итү урынына әверелер.

    Заречье авылында яшәүчеләр:

    -Авылда кибет юк, юллар начар, урамнар яктыртылмый...

    -Кызганычка каршы, авыллар буенча хәл итәсе прблемалар бар әле. Сезнең биләмәдә быел Константиновка авылына юл салынды, авыл урамнарына ут та үткәрелде. Заречьедагы хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын беләбез. Декабрь башында күчмә утырыш уздырып, аларны хәл итү юллары хакында бергәләп сөйләшербез.

    Әлфинур Гәрәева, 23 яшь:

    -Яшь белгечләргә шәһәрдә эш табуы авыр. Мәшгульлек үзәге белән килешү төзүче оешмалар нишләп бик аз икән?

    -Соравыгыз аңлашылды. Яшь белгечләр белән мәшгульлек үзәгендә очрашу оештырып, сезнең барлык проблемалар буенча ачыктан-ачык сөйләшербез. Бу хакта газета аша белдерү бирелер.

    Габделхәй, Вәлиханов урамында яшәүче:

    -Урамыбызның исеме үзгәргәч, шәхси йорт-җиргә документларны да үзгәртергә кирәк булды, җир бюросына, теркәү палатасына бардым, акча сорадылар. Бу дөресме?

    -Урам исеме үзгәртелеп, документлар алыштыру мәсьәләсе (мәҗбүри дәүләт түләүләреннән башка) түләүсез хәл ителергә тиеш. Август аеннан шәһәрнең Солтангалиев урамы, 24 йортында МФЦ (күп функцияле үзәк) ачылды. Анда милеккә документлар эшләү буенча да хезмәт күрсәтелә, мин Сезгә шунда мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.

    ***

    Газета укучыларыбыз "Туры элемтә"гә билгеләнгән вакыттан соң да шалтыратуларын дәвам итте. Район башлыгы Рәфис Галиев сорауларына шунда ук җавап ала алмаган азнакайлыларга аларның язмача да, газета аша да биреләчәген әйтте. Районның бүгенгесе, киләчәге өчен кайгыртып сорау биргән, ил-көндәге сәяси, икътисади вакыйга-яңалыкларга битараф калмаган райондашларыбызга, газета укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: