Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сезгә тиеш бик күп назлар

    Картлык - шатлык түгел, диләр. Әмма әгәр дә рухыңа нур өстәп торучы якыннарың янәшәңдә күңел җылысын биреп торса, әгәр дә бу дөньяда әле синең кирәгең булса, картлык та шатлык була. Районыбызда бүгенге көндә саулыкларына шөкер итеп, 5 йөзьяшәр әби гомер кичерә. Шуларның берсе - Сарлы авылында сөекле улы Мирхатим белән...

    Картлык - шатлык түгел, диләр. Әмма әгәр дә рухыңа нур өстәп торучы якыннарың янәшәңдә күңел җылысын биреп торса, әгәр дә бу дөньяда әле синең кирәгең булса, картлык та шатлык була.
    Районыбызда бүгенге көндә саулыкларына шөкер итеп, 5 йөзьяшәр әби гомер кичерә. Шуларның берсе - Сарлы авылында сөекле улы Мирхатим белән килене Рәмзия гаиләсендә яшәүче, быел 100 яшен тутырган Бибимәптуха әби Усманованы Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге бәйрәмнәр белән тәбрик-ләде. Бу уңайдан аңа чәчәк бәйләме, күчтәнәч бүләкләр тапшырылды.
    Бибимәптуха Харис кызының яшьлеге бик авыр һәм буталчык елларга туры килә. Балачагы ачлык елларында үтсә, яшьлек еллары колхозлашу чорына тоташа. Яшьтән басу-кырларда әнисенә иген үстерешеп, көзләрен ындыр табагында киндер сугып үскән ул.
    Авылдашы Вәгыйзгә кияүгә чыккан Мәптуха кечкенә улларын алып, ире эшләгән Ленинград шәһәренә китә. Ләкин илне тетрәндергән дәхшәтле сугыш бәхетле киләчәккә киртә куя - сугышка алынган Вәгыйзгә кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Ачлык үзенекен итә - ике улы да мәңгелеккә күзен йома. Ленинград блокадасыннан соң ул райондашлары белән Азнакайга кайта. Тымытыкта махсус курс тәмамлаганнан соң тракторда эшли. Сугыштан җиңү белән кайткан Вәли солдатка, аның ятим калган өч баласына әни булырга ризалыгын биреп, кияүгә чыга Мәптуха Харис кызы. Гаиләне шатландырып, тагын дүрт ир-егет дөньяга килә. Ул вакыттагы газаплы елларда терәк булганы, тәрбияләгәне өчен җәмәгате Вәлинең балалары аңа әле дә рәхмәтле.
    Ә бүген инде Мәптуха әби кадер-хөрмәттә, якыннарының җылы карашын тоеп, сөенеп гомер итә. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев аның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынды, әбекәйгә ихлас тәбрикләү сүзләрен әйтеп, хәерле гомер, тән-җан саулыгы, игелекле балалары, оныкларының җылысында бәхетле яшәвен теләде.

    ***

    «Тормышта җиңел юл белән яшәү - рәхәт яшәү түгел. Авырлыкларны җиңә белеп яшәү - ул бик ләззәтле яшәү», дип язган М.Хәй. Минсафа Галина үткән тормыш юлы да озын, бормалы һәм катлаулы, күңелле һәм михнәтле вакыйгаларга бай булган. Бүгенге көндә инде ул 102 яшен тутырган. Тормыш авыр дип зарланмаган әлеге ханымның үткәненә карап сокланмый мөмкин түгел. Хезмәт ветераны Минсафа әби гомер буе Митрәй авылында колхоз эшендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Набиулла Галин белән 8 балага тормыш бүләк итеп, аларны тырыш, тәүфыйклы итеп үстерәләр. «Сугыштан кайткан авыру әтине әниебез тәрбияләп, аякка бастырды. Әни дә, әти дә бик тырыш булдылар. Бер генә эштән дә курыкмадылар. Әле 92 яшькә кадәр мал тотып, әни сыерны үзе сауды. Без аның белән барыбыз да горурланабыз», - ди өлкән кызы Тәзкирә әби. Минсафа Галина әнисен дә соңгы юлга тәрбияләп озата. Үзенә карата зур хөрмәт күрсәткән кызына ул: «Йөз ел гомеремне сиңа бүләк итәр идем», - дип әйтә торган булган. Мондый очракта: Алланың амин дигән вакытына туры килгәндер диләрме әле?..
    Бүгенге көндә улы Фәиз Галин тәрбиясендә гомер кичерә ул. Аның ил алдында да, ишле балалары алдында да йөзе ак, тормыш юлы якты маяк, матур өлге булырлык.

    ***


    29 сентябрь көнне 101нче яшенә аяк баскан шәһәрдәшебез Миңнехаят әби Нурмөхәммәтова да җитәкчелек тарафыннан игътибарсыз калмады.
    Бер гасыр... Күпме ул, азмы?! Тарих өчен, бәлки, күптер дә. Ә менә кеше күңеле өчен бик аз икән ул. «Сизелми дә үтте бу гомер дигәннәрең», - ди Миңнехаят әби. Бик яшьли ятим калып, тормышның бөтен ачысын тоеп, фәкыйрьлекне үз җилкәсендә татыган ул. Әниләре вафат булгач, алты сеңлесе белән ятимлек арбасына җигеләләр. Туганнарын кеше итү максатыннан, үз тормышын да кора алмый кала. Бик күп еллар дәвамында Карл Маркс исемендәге колхозда лаеклы хезмәт куя. Хезмәттәшләре, авылдашлары арасында абруй казана. Сугыш чорында илебездәге бөтен эш хатын-кызлар, үсмер балалар, картлар җилкәсенә калганлыктан, ашлык та үстерә, терлекчелектә дә эшли. «Кешеләр хәзерге заманның кадерен белеп яшәсеннәр иде. Дөньялар тыныч, тормышлар мул, җитеш. Җитәкчеләргә дә рәхмәт. Тормышлар тыныч булсын, илебезгә афәтләр килмәсен, Иманыбыздан аерма, Ходаем!" - ди ул. Бүгенге көндә аны сеңлесенең малае Фәнис Сәлахов тәрбияли.
    Сиңа да сәламәт тормыш, озын гомер, озак еллар шулай нур чәчеп яшәргә насыйп булсын, Миңнехаят әби!
    Йомгаклап шуны гына әйтергә була: әбекәйләр үзләре дә игелекле булган, кешеләргә яхшылык кына эшләгәнгә күрә шундый озын гомер белән бүләкләнгәннәрдер, мөгаен.


    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: