Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ә сез шугалакка бардыгызмы әле?

    Актив ял итәргә яратучылар, озын кышкы каникуллардан файдаланып, табигатькә чыгалар, чаңгы юлын яңарталар.

    Сәламәт яшәү рәвешенә кушылып, чаңгы базасына барырга, тимераякка басарга өлгермәгән кешеләр өчен дә хәзер иң кулай вакыт. Әлбәттә, саклык чаралары турында да онытмаска кирәк. Әгәр дә сез күптән тимераякта шумагансыз икән, беренче дәресне җиңелчә разминка белән башлагыз, үзегездән тәҗрибәлерәк спорт сөючеләрнең киңәшләренә колак салыгыз.

    Ә моның өчен шәһәрдән читкә чыгарга туры килмәячәк: актив ял итәргә яратучыларга Р.Ишкәев исемендәге парк шугалагында һәркөнне 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр шуарга мөмкинлек тудырылган. Кирәк булса, тимераякларны прокатка алырга мөмкин.

    Шулай ук Боз сараенда 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр тимераякта массакүләм шуулар уза.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: