Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөендектә – каз өмәсе (ФОТО+ВИДЕО)

​​​​​​​Авыл кечкенә булса да бик күңелле яшәп ята.

Клуб мөдире Эльвира Халикова милли йолаларыбызны яшәтү, аларга заманча төсмерләр өстәүгә зур әһәмият бирә. Миләүшә һәм Мирфаяз Мөстәкыймовлар ихатасында оештырылган каз өмәсе дә бик күңелле, нәкъ әби-бабайларыбыз рухында, бөтен гореф-гадәтләрне үтәп, авыл яшьләре катнашында узды. Ханым-туташлар каз йолкыганда ир-егетләр гармун уйнап, җырлап, дәрт өстәп, вак-төяк эшләрдә булышып йөрде. Чишмә буенда каз түшкәләре чайкаганда да ярдәмнәре тиде аларның. Эшләр беткәч, барысы бергәләп табын артында каз өресендә пешкән аш, каз маенда чыжлаган тәбикмәк белән сыйландылар.

–Алдагы елларда да казларыгыз күп булсын, бәрәкәтен күрергә язсын үзләренең, – дигән теләктә таралышты өмәдә катнашкан халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев