Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сөендек авылы халкы өчен сөендек

    Элек-электән бердәм, дус халык яши Сөендектә. Яшеллеккә күмелеп утырган матур табигате, уңган хезмәт ияләре белән дан тота авыл. Биредә сәнгать учагы да гөрләп тора. Узган атнада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап үткәрелгән "Пар балдаклар" кичәсе шуның бер мисалы. 50 ел бергә гомер кичергән авылның 8 үрнәк пары хөрмәт һәм...

    Элек-электән бердәм, дус халык яши Сөендектә. Яшеллеккә күмелеп утырган матур табигате, уңган хезмәт ияләре белән дан тота авыл.

    Биредә сәнгать учагы да гөрләп тора. Узган атнада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап үткәрелгән "Пар балдаклар" кичәсе шуның бер мисалы. 50 ел бергә гомер кичергән авылның 8 үрнәк пары хөрмәт һәм сәгадәткә күмелде бу көнне. Кичә аларга багышлап яңгыраган җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә катнашкан яшь буын өчен дә чын мәгънәсендә әхлак дәресе булды ул.

    Гөлчәчәк Садретдинова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: