Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сату кагыйдәләре бозылса, безгә шалтыратыгыз!

    Сез балигъ булмаганнарга сыра яки алкоголь продукциясе сатуның шаһиты булдыгызмы? Йортыгыз янәшәсендәге кибеттә 22.00 сәгатьтән соң аракы сатыла, ә продукциянең сыйфаты шик тудырамы? Күршеләрегез көмешкә куу һәм сату буенча бизнес ачып, ишек алдын һәм подъездыгызны "баш төзәтергә" теләүчеләр бастымы? Бу хәлләргә битараф булмагыз! Алар хакында Әлмәт дәүләт алкоголь инспекциясенә "кайнар...

    Сез балигъ булмаганнарга сыра яки алкоголь продукциясе сатуның шаһиты булдыгызмы? Йортыгыз янәшәсендәге кибеттә 22.00 сәгатьтән соң аракы сатыла, ә продукциянең сыйфаты шик тудырамы? Күршеләрегез көмешкә куу һәм сату буенча бизнес ачып, ишек алдын һәм подъездыгызны "баш төзәтергә" теләүчеләр бастымы? Бу хәлләргә битараф булмагыз! Алар хакында Әлмәт дәүләт алкоголь инспекциясенә "кайнар линия" телефоны буенча шалтыратыгыз.

    Реклама

    Моннан тыш, инспекциягә алкоголь продукциясен лицензияләү турында эшмәкәрләр дә шалтырата ала. Еш кына норматив актны дөрес аңлатмау җитди штраф салуга китерергә мөмкин. Шалтыратыгыз, тәртип бозуларга юл куелмасын! Әлмәт шәһәрендә безнең телефоннар: 8 (8553) 22-21-44, 22-21-66, Азнакайда - 7-05-07.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: