Азнакаево
  • Рус Тат
  • Саранча Татарстанга килеп җитте

    Татарстан Республикасы кырларында елдан-ел саранчалар арта бара. Моңа соңгы еллардагы корылыкның да тәэсире зур, һава температурасы нормадан югары, явым-төшем аз. Саранча аеруча куркыныч корткычлар рәтенә керә. Ул бөртекле культураларга гына түгел, ә бәлки сөрүлек җирләр, яшелчә, җиләк-җимеш культураларына да зыян сала. Авыл хуҗалыгы азык-төлек оешмасы (ООН) белгечләре 1 мең саранчаның...

    Татарстан Республикасы кырларында елдан-ел саранчалар арта бара. Моңа соңгы еллардагы корылыкның да тәэсире зур, һава температурасы нормадан югары, явым-төшем аз.

    Саранча аеруча куркыныч корткычлар рәтенә керә. Ул бөртекле культураларга гына түгел, ә бәлки сөрүлек җирләр, яшелчә, җиләк-җимеш культураларына да зыян сала.

    Авыл хуҗалыгы азык-төлек оешмасы (ООН) белгечләре 1 мең саранчаның көнгә 2,5 мең кешелек ризыкны ашап бетерүен исәпләгәннәр. Көне буена һәр саранча үз авырлыгыннан ике-өч тапкырга артыграк үлән кимерә һәм шул рәвешле үз гомеренә 50-100 грамм яшел массаны юк итә. Ләкин шуның бары тик 5% ы гына аның организмы тарафыннан үзләштерелә.

    Менә шуңа күрә дә саранча һәрвакыт ач. Көн эссерәк булган саен, үсемлекләрдән дым алу максатыннан, күбрәк ашый да. Бер корткыч 500 һәм аннан да күбрәк йомырка сала. Саранча көтүе сәгатенә 15-20 километр тизлек белән туктаусыз 20 сәгать дәвамында очарга сәләтле.

    Саранчалар бик күп төргә бүленсә дә, аларны бер-берсеннән аера торган тагын бер мөһим үзенчәлек бар: ялгызак һәм көтү булып яшәүче саранчалар була.

    Татарстан Республикасында аларның ялгызаклары табылган. Италия прусы һәм күчмә урта рус саранчасы көтү булып яшәүчеләр рәтенә керә һәм аеруча зыянлы санала.

    Әмма ялгызаклар ниндидер төркем эченә килеп эләксә, шул төркемгә хас төсмер һәм сыйфатларны алырга сәләтле.

    Җир эшкәртү культурасы югары булган илләрдә саранчаларның көтү-көтү формасы юк.

    Күчмә урта рус саранчасы кыяклы үсемлекләр ярата. Үз гомерендә бер саранча 300-500 грамм яшел масса ашый.

    Италия прусы Татарстан Республикасында җирдән дөрес файдаланмаган мәйданнарда күзәтелә.

    Пруслар көтүлекләр, сирәк үсемлекле әрәмәлекләрне ярата.

    Авыл хуҗалыгы үсемлекләреннән көнбагыш, бәрәңге, яшелчә, кабак, люцерна, клеверны үз итәләр. Коры елларда, дым җитмәгәндә кыяклы культуралар бик нык зыян күрә. Бер Италия прусы 100 грамм яшел масса ашарга сәләтле.

    Татарстанда агымдагы елның 6 июленнән Италия прусының зурлары да ачыкланган. Шулай ук йомыркалары да бар.

    Бүгенге көндә 198,4 мең гектар мәйданда саранчаларны ачыклау буенча тикшерүләр уздырылган. 54,5 мең гектарда аларның ялгызак төрләре бар. 1 квадрат метрга 9-50 саранча туры килә.

    Италия прусы личинкалары республиканың 12 районында ачыкланган. Саранчаларның саны 1 квадрат метрда 1 дән алып 200гә кадәр җитә.

    Личинкалар Алабуга һәм Зәй районнарында (200 данә) аеруча күп. Күчмә урта рус саранчасы исә Чистайда табылган. Аларның саны 1 квадрат метрга 30 туры килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: