Азнакаево
  • Рус Тат
  • Санкция бетсә дә, Азнакай җитештерүчеләренә банкротлык куркынычы янамый

    Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә күтәрелгән күпчелекне кызыксындырган авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы сорауларга жавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! - Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыгы районда тотрыклы үсештә. Шулай да санкцияләр чорында Азнакай үз халкын азык-төлек белән тәэмин итә алырмы? - Азнакай элек-электән авыл хуҗалыгы продукциясе...

    Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә күтәрелгән күпчелекне кызыксындырган авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы сорауларга жавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!

    - Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыгы районда тотрыклы үсештә. Шулай да санкцияләр чорында Азнакай үз халкын азык-төлек белән тәэмин итә алырмы?


    - Азнакай элек-электән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча дан тоткан. Бүген дә әлеге тармак район икътисадында зур урын тота. Соңгы елларда игенчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Азнакаебызга икмәк даны кайтты. Терлекчелек өлкәсендә дә уңышларыбыз зур. Соңгы елларда (2012 елдан) мөгезле эре терлекләр 5 мең башка артты һәм район буенча 33 мең башка (шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алып) җитте.


    Ноябрь аенда "Союз-Агро" ҖЧҖнең Актүбә комплексында чит илләрдә, республиканың берничә районында гына булган заманча технологияләр белән 3800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мегаферма ачылачак. Мегаферма үз чиратында өстәмә эш урыннары булдырачак, сөт һәм ит җитештерүне дә арттырачак. Бүген Азнакай ит һәм сөт җитештерү буенча республика күләмендә алдынгылар унлыгына керә. Ит җитештерү - 15, ә сөт җитештерү 20 процентка артты.


    Барлык хуҗалыкларга да сөтүткәргечләр сузылды. Бу сөтнең сыйфатын арттыру һәм шул ук вакытта хезмәткәрләрнең эш шартларын җиңеләйтүдә зур әһәмияткә ия. Ә бит моннан өч ел элек район сөт җитештерү буенча республика күләмендә иң соңгы урында иде.


    Шулай ук гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар үсешенә зур игътибар бирелә. Халыкта мал саны арту - ул бик куанычлы күренеш. Димәк, авыл яши, яшьләребез авылда төпләнә дигән сүз. Соңгы елларда гына шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр 1,5 мең башка артып, 8 меңгә җитте. Сарык, кош-корт, күркә асраучыларыбыз да бар. Район күләмендә мондый тәвәккәл кешеләргә даими ярдәм күрсәтелеп килә. 4-5 сыеры булганнарга савым аппаратлары тараттык, 500 сумнан печән, бушка салам бирелә, шулай ук арзан бәядән фураж белән тәэмин итәбез. Авылларда тырыш халык яши. Мәсәлән, Стәрле авылында гына да шәхси хуҗалыкларда 628 мөгезле эре терлек асрала. Биредә 40 тан артык савым аппараты тараттык.


    - Ласось белән әфлисуннан башка бар да бар инде, алайса?


    - Әфлисун ашамыйча да торып була, ә менә үзебезнең ипиебез, Аллага шөкер, җитәрлек. Иген уңышы һәм тулай җыем буенча узган ел республика күләмендә беренче урынны алган идек. Быел да 145-150 мең тонна ипи җыеп алып, алдынгылыкны алырга бар мөмкинлегебез бар.


    - Үзебезнең җитештерүчегә ярдәм артачак, әмма тора-бара санкция юкка чыккач, җитештерүчеләргә продукциясен сату авырлашмасмы?


    - Халык хәзер үз җитештерүчеләребезнең экологик чиста продукциясен хуп күрә. Безгә үз халкыбызның сәламәтлеге, яңа эш урыннары булдыру, үз эшен башлаучыларга ярдәм кулы сузу мөһимрәк. Кече һәм урта бизнесны үстерү максатында Азнакайда күп төрле федераль, республикакүләм һәм районның үзенең максатчан программалары эшләп килә. Районыбыз эшмәкәрләре аннан актив файдаланалар. Агымдагы елның ярты елында гына да эшмәкәрләр әнә шундый программалар буенча 50 миллионнан артык финанс ярдәме алганнар.


    Әйе, безнең районда эшмәкәрлеккә җирлек киң. Мәсәлән, быел гына да "Тәмле", "Агат" сәүдә үзәге ачылды, "Шифа" комплексы төзелеп бетеп килә. "Пьер-Альбер" кондитер фабрикасы үз эшен башлап җибәрде. Эшкәртү сәнәгатен үстерү, яңа төр продукция җитештерү максатында районда ике сәнәгать мәйданчыгы булдырылды.

    Үзебезнең сөт комбинаты, икмәк заводы, Азнакай базарын саклап калдык. Районыбыз халкы сыйфатлы продукция белән туклансын, сәламәт булсын, җаны теләгән хезмәт белән шөгыльләнсен өчен башкарылган эшләр болар. Киләчәктә дә даими рәвештә шушы позициядә торачакбыз. Санкция бетсә дә, безнең җитештерүчеләребезгә андый куркыныч янамый.


    - Тымытык авылында фермерлар авылы булдыру буенча башланган эшчәнлеккә дә тукталып китсәгез иде.


    - Бүгенге көндә әлеге юнәлештә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Федераль программага керү буенча эш алып барыла. 225 миллионлап акча кирәк. Бу мәсьәләдә йөрисе, эшлисе эшләр күп әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: