Сан алуда катнашу – киләчәгебезне билгеләү
Халык санын алу - илебез өчен генә түгел, ә үзен аның гражданы санаган һәркайсыбызның бурычы, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге финанс-казначылык һәм салым органнары коллегиясендә.
Аңа санау-хисаплау белән бәйле гадәти бер чара дип кенә карарга кирәкми. Аның нәтиҗәләре дәүләт күләмендә инфраструктура үсеше, милли-мәдәни өлкәдә программалы, максатчан чаралар кабул итү, ә булганнарына яңа сулыш өрү белән бәйле карарлар чыгаруда һичшиксез йогынты ясаячак. Аеруча милләт, туган тел мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап биргәндә уяулыкны югалтырга ярамый. Битараф булмау кирәк. 2010 нчы елда узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча илдә 5 млн 310 мең 649 татар исәпләнә. Сан ягыннан икенче милләт. Бу урынны саклап калыр өчен - җанисәптә һәрбер татарның катнашуы һәм уяулыгы сорала.
Янә исегезгә төшерәбез: Азнакай җирлегендә сан алучылар да, санау участоклары да ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләрен туктатмый, көн дәвамында сезнең белән очрашуларга әзерләр. Бу мөһим кампаниядән читтә калмыйк, актив булыйк, райондашлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев