Азнакаево
  • Рус Тат
  • Салым инспекциясендә – ачык ишекләр көне

    20 апрельдә 8.00-20.00 сәгатьтләрдә, 21 апрельдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә салым хезмәте барлык территориаль салым инспекцияләрендә физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә. 15 нче районара салым инспекциясе хезмәткәрләре физик затларның кеременә салым (НДФЛ) буенча декларацияләрне тутыру тәртибе хакында гамәли киңәшләр бирәчәк, кемгә һәм нинди вакытка декларация тапшыру кирәклеге, ничек итеп тотып...

    20 апрельдә 8.00-20.00 сәгатьтләрдә, 21 апрельдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә салым хезмәте барлык территориаль салым инспекцияләрендә физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.

    15 нче районара салым инспекциясе хезмәткәрләре физик затларның кеременә салым (НДФЛ) буенча декларацияләрне тутыру тәртибе хакында гамәли киңәшләр бирәчәк, кемгә һәм нинди вакытка декларация тапшыру кирәклеге, ничек итеп тотып калынган салымны кире кайтару һәм онлайн-сервистан файдалану хакында аңлатачак, салым өлкәсенә караган башка күп кенә сорауларга җавап бирәчәк.

    Реклама

    Барлык теләүчеләр дә тиешле документлары һәм белешмәләре булганда урында НДФЛ буенча салым декларациясен тапшыра алачак.

    Ачык ишекләр көне Азнакайда - Төзүчеләр ур., 10; Баулыда - Такташ ур., 21, Уруссуда - Пушкин ур., 48 адресы буенча үткәрелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: