Реклама
Яңа ел татар эстрадасы йолдызлары, якташларыбыз Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем гаиләсенә зур шатлык алып килде: 7 гыйнварда аларның кызлары дөньяга аваз салды.
Инстаграмда бәхетле әти белән әни хис-кичерешләрен дә язып куйганнар.
Салават: “Гаиләбезгә рәхим ит, кызыбыз Мәдинә!”.
Гүзәлем: “Тәүге тапкыр әни булдым. Без сине бик көттек!”
Фото Салават Миңнеханов Инстаграмм
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз