Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сак бул! Социаль челтәрләрдә кырыгалдарлар “йокламый”

    Сер түгел, бүген социаль челтәрләр тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, аннан башка яшәүне күз алдына китерә алмаучылар да бар. Кайчак үзебез дә аңламыйча, Интернетта кирәгеннән артык шәхси мәгълүмат калдырабыз. Анда адресларыбыз, телефон номерларыбыз да, башка шәхси мәгълүмат та ярылып ята. Ә челтәрнең "теге ягында" бу шәхси мәгълүматларны мошенниклар үз...

    Сер түгел, бүген социаль челтәрләр тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, аннан башка яшәүне күз алдына китерә алмаучылар да бар. Кайчак үзебез дә аңламыйча, Интернетта кирәгеннән артык шәхси мәгълүмат калдырабыз. Анда адресларыбыз, телефон номерларыбыз да, башка шәхси мәгълүмат та ярылып ята. Ә челтәрнең "теге ягында" бу шәхси мәгълүматларны мошенниклар үз файдаларына кулланырга мөмкин. Узган атнада шомафиларның "ВКонтакте"да "бит"ләрне "ватып", шәхси мәгълүматларга ия булганнан соң, өч азнакайлының счетыннан акча урлаганы мәгълүм.

    Игътибарлылык һәм саклык - мошенникларга эләкми калуның төп коралы икәнне истән чыгармасак, виртуаль дөньяга "чумганда", чама хисен югалмасак иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: