Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәфкать туташы һәм тәтешлеләр «Азнакай» санаториен киңәш итә!

Бу атнада «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте:

Бу атнада «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте: Лангепастан – 1, Нижневартовсктан – 2, Ырынбурдан – 2, Чистайдан – 2, Башкортстаннан – 31, Татарстаннан 29 кеше.

– Мин бу санаторийга инде дүртенче тапкыр киләм, чөнки миңа монда барысы да бик ошый. Коллектив дус, хезмәткәрләр гел ярдәмгә киләләр,  процедуралар да әйбәт. Рөстәм Ибраһимовичка, Ләлә Ибраһимовнага бик рәхмәтлемен – һәрвакыт сәламәтлекне кайгыртып, хәлләрне сорашып торалар. Азнакай буйлап йөрдем  – паркларыгыз матур, шәһәр шундый чиста. Бөтен кешегә «Азнакай» санаториен киңәш итәм. Үзем Бугуруслан шәһәреннәннән буламын, шәфкать туташы булып эшлим һәм пациентларыма «Барыгыз Азнакайга, анда шәп санаторий бар, үкенмәссез» дип киңәш бирәм һәм күбесенең монда булганы бар – алар да минем белән бер фикердә. Тагын килермен дип өметләнәм, – дип сөйләде Елена Мокшаева.

– Мин Тольятти шәһәреннән килсәм дә, тумышым белән Татарстаннан – Идел буенда урнашкан Тәтеш шәһәреннән буламын. Санаторий турында Тольяттида яшәүче якташларымнан белдем – алар гаиләләре, туганнары, дуслары белән монда инде ял иткән булганнар, барысында да уңай тәэсир калган. Мин уйладым, кайчан барып, ял итә алырмын икән дип. Ниһаять, шушы мәл килеп җитте – мин монда инде икенче атна ял итәм, барысы белән бик канәгатьмен. Мондагы кешеләр шундый юмарт, киң күңелле. Азнакай үзе дә йөрәгемә үтеп керде! Мин инде якыннарыма шалтыратып, мондагы рәхәтлек турында сөйләдем. Баш табиб Рөстәм Ибраһимович һәм администратор Ләлә Ибраһимовна шундый ярдәмчелләр! Коллектив, Азнакай халкы бары тик уңай тәэсир тудырдылар. Шәһәр чиста, ял итәргә урыннар күп. Мин тагын килермен дип ышанам, якыннарыма, дусларыма, хезмәттәшләремә «Азнакай» санаториен киңәш итәчәкмен, – сөйләде Тольятти шәһәреннән килгән Галина Сидорова.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Фото һәм видео: Ландыш Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев