Азнакаево
  • Рус Тат
  • Рухлары янәшәдә сыман...

    Минһаҗетдин абыйның исеме мин үземне белә-белгәннән бирле йөрәк түремдә тора. Сугыш сүзен ишетсәм, кинофильмнар карасам, китаплар укысам да бу исем күңелемдә кабат-кабат яңара, гүя ки ул дәһшәтле Сталинград мәхшәреннән исән-имин кайтып керер сыман тоела. Ә ул кем булыр иде! Югары Стәрле урта мәктәбен бик яхшыга тәмамлагач та, аны "Мелиорация" колхозына...

    Минһаҗетдин абыйның исеме мин үземне белә-белгәннән бирле йөрәк түремдә тора. Сугыш сүзен ишетсәм, кинофильмнар карасам, китаплар укысам да бу исем күңелемдә кабат-кабат яңара, гүя ки ул дәһшәтле Сталинград мәхшәреннән исән-имин кайтып керер сыман тоела.
    Ә ул кем булыр иде! Югары Стәрле урта мәктәбен бик яхшыга тәмамлагач та, аны "Мелиорация" колхозына хисапчы итеп куялар. Озак үтми, баш хисапчы итеп билгелиләр. Ул авылның бик хөрмәтле кешесенә әверелә. Үзе бик гади, үтә ярдәмчел була ул. Аның хезмәтен тирә-юньдәге колхоз белгечләренә дә өлге итеп куялар. "Мелиорация" колхозы игенчелек, терлекчелектә генә түгел, арыклар казып сузылган сугарулы басуларында карбыз, кавыннар, яшелчә үстереп тә республикада дан казана. Тормышлар әнә шулай матур гына бара. Энесе Хаҗи да урта мәктәпне яхшы гына тәмамлап килә. Минһаҗетдин яңа гына медучилище тәмамлап авылга шәфкать туташы булып килгән Чубар Абдул кызы Зәйтүнәгә гашыйк булып, озак та үтми гаилә коралар. Яшь гаиләдә Лимуза дөньяга туып, бәхетле генә яшәп ятканда сугыш чыга. Минһаҗетдинне фронтка алалар. Зәйтүнәсе аннан нибары бер хат алып кала. Ул анда Сталинградны азат итү сугышларына әзерләнүләрен яза, хезмәттәше белән төшкән фотосын да салган. Ә инде фронттан килгән икенче хатта Сәгытдинов Минһаҗетдиннең яу кырында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булуы турында хәбәр була. Кулына аттестат алган энесе Хаҗи да сугышка китә. Бөтен тормыш авырлыгы әниләре Сабира белән килен кулына кала. Зәйтүнә икенче кызын таба - Минһаҗетдине күрсә, аның өчен сөенеп туймас иде.
    Зәйтүнә апа гомере буе ирен көтеп, шушы балаларын үстерү, кеше итү өчен яшәде. Тормышны ирләрдәй җигелеп тартты ул. Кызлары да үзенә охшап тырыш, уңган булды, матур гаилә кордылар. Лимуза апа Туймазы шәһәрендә җаваплы урыннарда эшләп, хәзер оныкларын тәрбияли. Луиза апа югары белемле икътисадчы, әтисе юлын дәвам итә.
    -Сугыш башланганда әнием минем белән көмәнле була, шуңа да карамастан, аны 1941 елның ноябрендә фронтка алалар. Әтием апам белән өйдә кала, - дип искә ала ул. - Әнине озакламый кире кайтаралар да, әтине сугыш кырына озаталар. Мин аны гомерем буе көттем. Сабира әби, әни: "Әтиең кайтыр, балам", - дип юатсалар да, ул кайтмады...
    "Кызыл таң" газетасында баш хисапчы булып эшләп, үзенчәлекле шигырьләре белән дә үзен танытты Луиза апа. Менә аның әтисенә атап язган шигырьләренең берсеннән өзек:
    Төшләремә керәсең дә,
    Иңнәремнән кочасың.
    Мин киткәчтен туган бала -
    Синдер инде, диясең.
    Сагынычлы сәламнәрең
    Озын-озын язылган.
    Кайтып кына күрешергә
    Ходай насыйп язмаган...
    Ике бертуган - Минһаҗетдин белән Хаҗи ямьле Стәрле, Ык буйларында дөньяларның матурлыгына куанып яшәргә бик хаклылар иде. Тик язмыш үзенчә итте шул: берсе яу кырында мәңгелеккә ятып калды, икенчесе - әтиебез Хаҗи сугышта ярты санын калдырып исән кайтса да, 50 ел элек шул яралардан дөньялыктан китеп тә барды. Гаҗәеп оста баянчы иде. Әниебез Саимә белән 6 малай үстерделәр.
    Әтиләрнең җаны хәзер дә янда йөридер кебек. Шагыйрь әйткәнчә: беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!
    Әсгать Сәгытдинов,
    журналист, Югары Стәрле авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: