Азнакаево
  • Рус Тат
  • Россия Табигать фәннәре академиясе төбәк бүлегенең еллык җыелышы Азнакайда узды

    Россия Табигать фәннәре академиясе Идел-Кама төбәк бүлегенең чираттагы еллык җыелышы "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-ял базасында узды. Фән һәм җитештерү бәйләнешләренең бары файда гына китергәнен исбатлап торасы юктыр. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә нефть чыгаруны дистә еллар буе бер югарылыкта тотуда фәннең өлеше зур дип, ышанып әйтергә була. Галимнәрнең быелгы очрашуы бүлек...

    Россия Табигать фәннәре академиясе Идел-Кама төбәк бүлегенең чираттагы еллык җыелышы "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-ял базасында узды.


    Фән һәм җитештерү бәйләнешләренең бары файда гына китергәнен исбатлап торасы юктыр. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә нефть чыгаруны дистә еллар буе бер югарылыкта тотуда фәннең өлеше зур дип, ышанып әйтергә була.


    Галимнәрнең быелгы очрашуы бүлек оешуның 20 еллыгы һәм Сочи Олимпиядасы кебек онытылмас даталар белән нефтьчеләр күңеленә озакка кереп калыр. Үзенең күчмә утырышларын уникенче ел инде әлеге оешма Азнакай җирлегендә уздыра. Быелгысында "Татнефть" компаниясе җитәкчесенең җитештерү буенча беренче урынбасары, техник фәннәр докторы Наил Ибраһимов, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты Рәзиф Галимов, Идел-Кама регионына кергән шәһәрләрдән килгән биш дистәгә якын фән белгече - галимнәр катнашты.


    Киңәшмәне бүлек рәисе, фән белән җитештерү бердәмлеген алга сөрүче, Татарстан Президентының казылма байлыклар буенча киңәшчесе, академик, геология-минерология фәннәре докторы Ринат Мөслимов ачты. Гадәттәгечә, җыелышны ул нефть табу өлкәсендәге дөнья вәзгыяте, күмер водороды чималын җитештерүдә Россиянең тоткан урыны белән таныштырудан, аңа үз бәясен бирүдән башлады.


    - Соңгы вакытта дөнья илләренең нефтькә альтернатив булган яңа төр казылма байлыклар белән кызыксына һәм аңа өстенлек бирә башлавы, Россиянең геология өлкәсендә АКШ, Канада, Сәгуд Гарәбстаны кебек илләрдән нык артта калуын искәртә, - дип башлады академик үзенең чыгышын. Бу хәлнең ни сәбәптән килеп чыгуына да үз фикерен ачык җиткерде - Вакыт чакыруына без нинди җавап кайтарабыз соң?

    Югарыда әйтелгән илләр, гаять зур углеводород чыганаклары була торып та, традицион булмаган ягулык эзләү өстендә бик зур эш алып баралар, яңа технологияләргә таяналар. Бүгенге көндә алар дөнья базарына артык йогынты ясамасалар да, якын киләчәктә бу өлкәдә фәнни-техник революция булган очракта, тәэсирләре нык арта башлаячак. Нефтькә бәя бүген бик кыйммәт тора. Шуңа да карамастан, нефть сатып алу, зур запасын булдыру өчен бүгенге көндә алар яңадан-яңа терминаллар, нефть үткәргечләр төзиләр.


    Фәнни-техник үзгәртеп корулар барган вакытта нефть бәясенең югары булуы файдага эшли. Бу парадокс, әмма дөресе шул. Экспертлар әйтүенә караганда, 2030 - 2040 елларга 1 баррель нефтьнең хакы 50 дән алып 200 доллар тирәсендә тирбәләчәк. Россиядә, кызганычка каршы, бу өлкәдә үзгәрешләр сизелми, ул хәтта булган мөмкинлекләрдән дә файдалана алмады. Ә монда фән зур таяныч булыр иде. Ни кызганыч, илдә хәзер зур фән дә бетүгә таба бара...


    Авыр табыла торган нефть, битум чыганаклары саны күбәйгәннән-күбәя. Ләкин аларны эшкәртү бик зур чыгымнар сорый. "Татнефть" җәмгыяте җитәкчесенең җитештерү буенча беренче урынбасары Наил Ибраһимов китергән мисалны искә алу да җитәдер.


    - Авыр нефть һәм табигый битумны чыганаклардан планлаштырылган күләмдә өскә күтәрү өчен Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрен җылытырлык егәрлектәге ике котельный төзелде. Чөнки әлеге чималларны җир астыннан суыртып алу өчен иң элек анда тиешле югарылыктагы температура булдырырга кирәк. Ә ул артык зур чыгымнар сорый. Шулай да бу өлкәдә шактый эш башкарылды, - диде ул чыгышында.


    Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы 33 чыганакта 305 миллион тонна авыр нефть булуы сейсмик юл белән исәпләнгән инде. Бүгенге көндә аларны эшкәртүгә хәзерлек максатларында 57 горизонталь скважина борауланган.


    Быелгы җыелышта да, башка еллардагы кебек үк, традицияләрдән әлләни читкә тайпылыш булмады. РАЕН президиумы һәм аның нефть-газ секциясе исеменнән очрашуда катнашучыларны референт Татьяна Громова котлады. Коллегаларына ул ел саен Мәскәү сәламнәрен алып килә, Идел-Кама бүлегенең эшендә катнашырга вакыт таба. Азнакайлыларның кунакларны бик җылы, туганнарча кабул итүен яшерми һәм хуҗаларга рәхмәтле булуын белдерә. Быел ул "Татнефть" компаниясенә РАЕН президиумының Мактау грамотасын тапшырды.

    Әлеге бүләк ААҖнең фән өлкәсендәге һәм җитештерүне фәнгә бәйләп алып баруда ирешелгән уңышлар уңаеннан бирелде. Төбәк бүлегенең нефть һәм газ секциясе истәлек бүләгенә, ә аның җитәкчесе Ринат Мөслимов фән өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм югары квалификацияле белгечләр тәрбияләгәне өчен "Уңыш йолдызы" ("Звезда успеха") Мактау билгесенә лаек булды.


    Олуг җыелышта катнашучыларга Наил Ибраһимов "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәгановның котлавын җиткерде һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында табигый битум һәм авыр нефть ятмаларын эшкәртү темасына доклад ясады, сорауларга җавап бирде.


    Алда әйткәнебезчә, Идел-Кама региональ төбәк бүлекчәсе нефть һәм газ чыгару өлкәсендә эшләүче галимнәрне берләштерә. Җыелышта алар белән рәттән энергетиклар, химия һәм геология, география, геофизика, юриспруденция һәм башка өлкәдәге фән корифейлары да бар иде. Бүлекчә еллан-ел шулай төрлеләнә һәм зурая бара. Мәскәү галиме А.Баренбаумның "Нефть-газ барлыкка килүнең биосфера концепциясе һәм аның дәвамчылыгы" темасы буенча доклады аеруча кызыклы булды.

    Ул безнең мәктәп партасыннан ук белеп үскән "материя юктан бар, бардан юк булмый" тәгълиматына, ягъни бу очракта нефтьнең янганнан соң һавага күтәрелүе, аннан яңгыр сулары белән җир эченә үтүе, анда тупланган газ, башка матдәләр белән кушылып, кабаттан тулылануына фәнгә нигезләп, тагын бер тапкыр ышандырды. Чыгыш ясаучы китергән дәлилләргә караганда, нефть калдыкларыннан аерылып чыккан газлар (кимендә җитмеш ел эчендә) күмер водороды коеларын кабаттан тулыландырырга сәләтле казылма байлык булып чыга.


    Көн дәвамында күп кенә фәнни һәм техник эчтәлектәге докладлар тыңланды. Шул исәптән үзебезнең якташ - "Азнакайнефть" идарәсенең элеккеге баш геологы, техник фәннәр докторы Вәсил Хөсәенов та катламнарны тикшерүгә багышланган тирән эчтәлекле чыгыш ясады.


    РАЕН уставы нигезендә, һәр биш ел саен бүлек мөдире һәм бюро әгъзалары яңадан сайлана. Мөдир вазифасы кабаттан Ринат Мөслимовка йөкләнде. "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов бюро составына керде. Россия Табигать фәннәре академиясенең Идел-Урал бүлегенә яңа әгъзалар кабул ителде.


    Нәфис ӘХМӘТ, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: