Азнакаево
  • Рус Тат
  • Россия Гидрометеорология үзәге аномаль салкыннар турында кисәтте

    Эссе һава торышын билгели торган антициклонның көнбатышка китүе аркасында, көннәр суытачак.

    Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгенә аномаль салкыннар киләчәк, температура фоны хәзергесе белән чагыштырганда ун градуска кимиячәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.

    Метеоролог моны җәйге кояш торгынлыгы вакытында бик эссе һава торышын билгели торган антициклонның гадәттәгечә көнчыгышка түгел, ә көнбатышка күчүе белән бәйле дип аңлатты.

    Хәзер антициклон Каспий диңгезеннән Мәскәү аркылы Скандинавиягә күчә. Шуңа күрә, ул күчкәч, шимбә, 20 июньдә салкын һава киләчәк.

    Моннан тыш, аномаль салкын һава торышы нормадан алты градуска түбән булачак, Урал һәм Себернең кайбер төбәкләрендә урнашачак. Монда сүз Томск, Омск, Төмән һәм чиләбе өлкәләре турында сүз бара, диде Вильфанд, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: