Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт Анна Кикина Азнакай муниципаль районына визит ясады
Очрашу шәһәр балалар иҗаты үзәгендә башланып китте. Катнашучылар: мәгариф бүлеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ветераннар советы, мәктәп укучылары.
Космонавтка сораулар да шактый күп әзерләнгән: беренче очыштан соң кичерешләр нинди? Космоста суны ничек эчәләр? Ничек космонавт булырга? Һәм башкалар, һәм башкалар… Анна Юрий кызының мавыктыргыч, кызыклы фактлар белән расланган чыгышын залда утырган һәркем йотылып тыңлады.
Алга таба районыбыз кунагына Туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырылды. Биредә Кикина радиоэлемтә түгәрәгенә йөрүче балалар белән аралашты.
«Мин балачактан ук дөньяны төрле юллар белән танып белергә ярата идем: иҗатта да, спортта да актив булдым. Сынаулар безне көчлерәк булырга өйрәтә , яңа юллар ача. Кыю булыгыз, максатларга омтылып яшәгез» - диде герой – космонавт.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Анна Кикина Азнакайга нәкъ менә радиоэлемтә түгәрәгенә йөрүче балалар чакыруы буенча килгән. 2023нче елның 11нче февралендә, космонавтлар белән чираттагы сеанс вакытында, балалар һәм түгәрәк җитәкчесе Ринат Вәлиев аларны кунакка дәшә. Һәм менә: очучы-космонавт Анна Кикина Азнакайда.
Бу көннең иң истәлекле вакыйгасы, әлбәттә, Космос белән радиоэлемтә урнаштыру булгандыр. Аралашу мизгелләрендә алган тәэсирләр дә һәркемнең күңелендә озак сакланыр.
Көчле иманлы, ныклы рухлы илебез геройлары белән мондый очрашулар балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә зур этәргеч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев