Азнакаево
  • Рус Тат
  • Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул, яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер...

    Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул, Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер... Вил Усманов башкаруында эфирдан яңгыраучы җыр! Безнең җитәкчебез, районның ветераннар советы рәисе М.И. Кәримов турында бит бу! Аның энергиясенә, инициативасына, оештыру сәләтенә хәйран калырлык. Үзе дә тик тормый, безне дә эшсез тотмый. Әле бер эш уйлап таба, әле икенчесен. Каян шулкадәр идея киләдер....

    Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул,

    Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер...

    Вил Усманов башкаруында эфирдан яңгыраучы җыр!

    Безнең җитәкчебез, районның ветераннар советы рәисе М.И. Кәримов турында бит бу! Аның энергиясенә, инициативасына, оештыру сәләтенә хәйран калырлык. Үзе дә тик тормый, безне дә эшсез тотмый. Әле бер эш уйлап таба, әле икенчесен. Каян шулкадәр идея киләдер.

    Билгеле булганча, кешенең холкын-фигылен кайда, нинди шартларда үсүе хәл итә. Миргасим Ильяс улы Мөслим авылында 1943 елның июнендә ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Әнисе, чибәрлеге белән дан тоткан Салиха апа, итәк тулы балаларын, ирен, хуҗалыгын кайгыртып-карап яши. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Ильяс абый исә 15 еллап колхоз рәисе, соңрак ферма мөдире булып эшли. Терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешүе өчен илнең иң зур бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнә. Гаиләдәге дүрт малай да кыю, нык булып үсәләр, әтиләре кебек көрәш белән шөгыльләнәләр, гер күтәрәләр. Сабан туйларында батыр калалар. Мишәр Мөслимендә (бездә ул авылны шулай дип йөртәләр) Кәримовлардан тыш әле көрәшче Гомәровлар бар дип йөри идем. Алары да шушы нәсел кешеләре - Ильяс абзыйның оныклары булып чыкты. Ә бер оныгы - Фәнүс - үз авырлыгында Татарстан чемпионы булган хәтта.

    Мишәр халкы бердәм, тату, тырыш бит ул. Гомер-гомергә күп итеп мал тоталар, каз-үрдәк асрыйлар. Миргасим дә мал карап, кыр эшләрендә катнашып, көрәшләрдә ныгып үсә. Германиядә 3 ел танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Ике ел студентларның төзелеш отряды командиры буларак, Казахстанда эшли.

    Гомерлек тормыш юлдашы Саниясе белән дә ул институтта танцыда таныша. Кояш кебек якты йөзле Мамадыш районы кызы икътисад факультетында белем ала. Сания, озак еллар җылылык челтәре предприятиясендә икътисад бүлеге начальнигы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Гаиләдә ике бала үстерделәр. Кызлары Алсу хәзер икенче бәбәе белән декрет ялында. Ә уллары Айрат Азнакайның бер предприятиесендә инженер булып эшли. Әби-бабайны куандырып, 5 онык үсеп килә. Әби дигәннән, Саниянең әнисе, 25 ел Азнакайда кияү белән кызы тәрбиясендә яшәп, 92 яшендә вафат булды. Күрше-тирә белән дә туганнар кебек яшиләр: юмарт, киң күңелле, ярдәмчел бу гаиләнең капкасы һәркем өчен ачык.

    Агроном буларак, хезмәт юлын М.И. Кәримов Мәлбагышта башлап җибәрә. Авыл хуҗалыгы министрлыгында һәм партиянең район комитетында эшли, сигез ел дәвамында районның баш агрономы була. Зәй һәм Азнакай районнарында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләү чорында Саратовта югары партия мәктәбен тәмамлый. Шактый вакыт хакимият башлыгы урынбасары һәм контроль комитеты рәисе булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Аның хезмәте күп санлы Мактау кәгазьләре, "Чирәм җирләрне үзләштерү өчен" медале, "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме белән бәяләнә. Карабодай игүдә казанышлар өчен 1986 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

    Гомер буе командирлык сыйфатын тоеп яшәүче мәһабәт гәүдәле, көр тавышлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле М.Кәримов 2005 елдан бирле район һәм шәһәр ветераннар советын җитәкли. Чын лидер ул. Аның инициативасы белән ел да көзнең матур бер көнендә "Әбиләр чуагы" бәйрәме оештырыла. "Ворошилов укчысы" бәйгесе, шашка, шахмат, бильярд ярышлары, өлкәннәр өчен Сабан туе традициягә керде. Төрле экскурсияләр, очрашулар, "Суперәби", "Супербабай" конкурслары күңелләрдә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

    Мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар оештыру, балигъ булмаган балалар белән эшләү, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә Мәңгелек ут янында һәйкәлләр куйдыру, район ветераннар советының 40 еллыгы уңаеннан һәр авылда, һәр хезмәт коллективында, тарихын, күренекле кешеләрен барлап, бай эчтәлекле альбомнар төзү, күрше авылларның бу альбомнарны бәйрәм шартларында бер-берсенә эстафета итеп тапшыруы... Күпме көч, вакыт, уйланулар, оештыру эше ята болар артында!

    Миргасим Ильясович кабинетта команда биреп кенә утырмый, үзе дә җигелеп тарта. Унлап комиссиядә ул. 70 яшен билгеләп үткән бу көннәрдә дә иртәнге 4тән торып, хәрби комиссариатка, армиягә китүче егетләрне озатырга бара, аларга аталарча киңәшләрен бирә. Аксакал игенчеләр белән басу-кырларның торышын карап кайта. Сугыш ветераннарын зурлап соңгы юлга озата. Картларның хәлләрен, сәламәтлеген белешеп тора. Җәмәгать тәрбиячесе буларак, эчке эшләр бүлегендә исәптә торучы бер яшүсмерне тәрбияләүгә вакытын кызганмый. Хуҗалыклардагы, оешмалардагы ветераннар советы рәисләренең ролен һәм дәрәҗәсен күтәрергә омтыла. "Аларның урыны җыелышларда президиумда булырга тиеш. Халык аларны белсен, борчу-мәшәкатьләре белән аларга мөрәҗәгать итә алсын", - ди.

    Ә район ветераннар советы урнашкан бинада иртәнге якта халык та өзелми, телефон да тынмый. Өлкән яшьтәгеләр кайсы ярдәм сорап, кайсы киңәш сорап килә, кайсы эчен бушатырга керә. Кәримов барсына да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

    Без, башлангыч оешмаларның рәисләре, үзебезнең "офиска" сишәмбе көннәрендә җыелабыз. Еш кына район һәм шәһәр җитәкчеләре, төрле тармакларда эшләүче җаваплы хезмәткәрләр белән очрашабыз, аларга гозерләребезне, тәкъдимнәребезне җиткерәбез. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның ветераннар янына килергә һәрвакыт җай табуы, сүзендә торучан, эшлекле кеше булуы аеруча сөендерә.

    Җәмәгать оешмасында эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Рәисебез җитәкчелегендә күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә катнашабыз, стендлар, тематик альбомнар төзибез, яңалыклар белән танышабыз, өмәләр ясыйбыз, бакчада эшлибез, гөлләр, яшелчәләр үстерәбез. Көз көне шушы бакча нигъмәтләрен Актүбәгә, картлар йортына күчтәнәч итеп илтәбез. Ветераннар өчен шәһәребездә "Хатирә" һәм "Калинушка" ансамбльләре, ике шахмат клубы эшләп тора. Ай саен стена газетасы чыга. Заманча итеп компьютерда эшләнгән сигез битле газетаның һәр санында фоторепортажлар, сурәтләр, файдалы киңәшләр, котлаулар, үзебез иҗат иткән шигырьләр урын ала.

    Азнакай районы ветераннар советының инициативалы эшләвен Казанда да сизеп-күреп торалар. Юкса, оешмабызның 40 еллыгына багышланган бәйрәмгә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килер идеме? Миргасим Кәримовка Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылыр идеме? 2010 елда пенсионерларның һәм ветераннарның Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия съездында Татарстаннан өч делегат катнашты. Шуларның берсе безнең М.Кәримов иде. Эшенә, тырышлыгына зур бәя бу. Чын мәгънәсендә яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер!

    Нәсимә КАМАЛИЕВА, район ветераннар советы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: