Азнакаево
  • Рус Тат
  • Рәис Кашапов: “Иртән эшеңә атлыгып торсаң, кичен өеңдә көтсәләр – яшәү бәхете шул инде..”

    Шушы төбәктә туып, шушында гомер иткән, аның үсешенә үз хезмәтен керткән кешеләр генә аны чын мәгънәсендә ярата, аның белән чиксез гоурлана белә торгандыр. Татспецтранспорт идарә итү компаниясенең Азнакай УТТ җитәкчесенең җитештерү буенча беренче урынбасары, баш инженер Рәис Кашапов белән әңгәмәбез вакытында шуны уйлап утырдым. Азнакайның 2нче мәктәбен тәмамлагач, әтисе эшләгән...

    Шушы төбәктә туып, шушында гомер иткән, аның үсешенә үз хезмәтен керткән кешеләр генә аны чын мәгънәсендә ярата, аның белән чиксез гоурлана белә торгандыр. Татспецтранспорт идарә итү компаниясенең Азнакай УТТ җитәкчесенең җитештерү буенча беренче урынбасары, баш инженер Рәис Кашапов белән әңгәмәбез вакытында шуны уйлап утырдым.

    Азнакайның 2нче мәктәбен тәмамлагач, әтисе эшләгән УТТда беренче хезмәт чыныгуы ала да аннан хәрби хезмәткә китә ул. Ир-егетлек бурычын үтәп кайткач та һөнәрле булу хыялын тормышка ашыруга керешә. Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлап, техник-механик дипломы ала. Азнакайның тампонажлык конторасында яшь белгечне бик яхшы кабул итәләр. Биредә цемент агрегаты машинисты булып эшли башлаган егетнең тырыш, җаваплы булуын тиз күреп алалар. Бераздан ул техника куркынычсызлыгы буенча инженер итеп билгеләнә. Аннары тагын да җаваплырак вазифага - скважиналарны беркетү буенча инженер итеп куялар. Өлкән инженер булгач инде эш-мәшәкатьләр тагын да күбәя.

    Илнең сәнәгатендә зур үзгәрешләр барган 1990 елда аны УТТ җитәкчесе Альберт Маликов үзләренә чакырып ала. Биредә 10 ел эксплуатация бүлеге начальнигы булып эшли Рәис Кәбир улы. Аннары баш инженер, 2 ел чамасы җитәкчелек камытын үзенә дә тартырга туры килә. Ә инде Актүбәдәге оешма белән кушылгач, җәмгыять җитәкчесе Александр Попов аңа производствода эшне оештыруны йөкли.

    - Тракторчы-машинист булып эшләгән әти, аптекада кассир булган әни безгә - 3 балаларына кешенең бары тик хезмәт белән, тырышлык куеп кына рәхәт яши алуын кечкенәдән үк сеңдереп үстерделәр, - дип сөйли ул. - Энем Мөнәвир дә УТТда шофер булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Мәдинәбез - шәфкать туташы.

    Әйе, олыны-олы, кечене-кече итә белү, тирә-юньдәгеләргә игътибарлылык, кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып тору - бу сыйфатлар әнә шулай кечкенәдән гаилә тәрбиясе булып сеңгән.

    -Техниканың сыйфатлы эшләве, аварияләрсез, имин йөрүе - болар барсы да Рәис Кәбировичның тынгысызлыгы нәтиҗәләре. Ул коллективтагы һәркем белән уртак тел таба, кеше күңеленә юлны белә, - ди хезмәттәше турында профком рәисе Рамил Хәйдаров. - Ярдәм-гозер белән мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә кире какканы юк. Яшьләребез аннан үрнәк ала, тәҗрибә туплый.

    Төгәллекне яраткан баш инженер күзенә пычрак машина күренергә тиеш түгел, кайтканда-киткәндә аларның һәркайсы "мойка" аша үтә. Шоферлардан техниканы биш бармагыдай белүне, аны саклап йөртүне таләп итә. Ул шундый таләпчәнлек күрсәткәнгә дә планнар үтәлеп, куйган максатларга ирешелеп килә.

    Эш урынында хөрмәт ителгән кеше, гаиләсендә дә шундый була.

    -Рәис безнең барыбызның да терәк-таянычы, - ди җәмәгате Розалия ханым. - Тормыш итәр өчен ышанычлы ир, игътибарлы, башкалар хәленә керә, аңлый белә. Әти-әниләре аларны туган җанлыклы итеп үстергән. Төп йортта калган энесе Мөнәвирнең гаиләсе белән бергәләп нигезне яңарттык, бар нәрсәне уртак итеп, бик рәхәт яшибез, Аллага шөкер.

    Әйе, Рәис Кашапов әйткәнчә, иртән эшкә барасың килеп торса, кичен сине җылы аш, ягымлы караш белән көтеп алсалар, нигә дип әле үзеңне бәхетле итеп тоймаска?! Ә инде туган-үскән җиреңдә, аның үсешендә үз хезмәтеңне кертеп, елдан-ел матурлана, төзекләнә баруына сөенеп яшәү икеләтә бәхет...

    Рәсемдә: Баш инженер Рәис Кашапов (сулда) эксплуатация бүлеге җитәкчесе Рәфис Шакиров белән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: