Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ринат Гыйльманов: "Кара җирдән ак бәхет таптым"

    "Кеше турында аның ни эшләвеннән түгел, ә ничек эшләвеннән чыгып фикер йөртергә кирәк", - дигән бер акыл иясе. Журналистлык хезмәте буенча район авылларында гел бергә очрашып торган Ринат Гыйльманов белән сөйләшеп утырганда әлеге сүзләр юкка гына искә төшмәгәндер. Ә ул чыннан да гомере буе җир улы булып калып, бабалары, әтисе...

    "Кеше турында аның ни эшләвеннән түгел, ә ничек эшләвеннән чыгып фикер йөртергә кирәк", - дигән бер акыл иясе. Журналистлык хезмәте буенча район авылларында гел бергә очрашып торган Ринат Гыйльманов белән сөйләшеп утырганда әлеге сүзләр юкка гына искә төшмәгәндер.
    Ә ул чыннан да гомере буе җир улы булып калып, бабалары, әтисе юлын лаеклы дәвам итә. Бактың исә, зәңгәр күкләрне иңләп очучы булу хыялы Ринатны туган авылы Кәкре Елга урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Омск югары авиация училищесына алып килгән икән. Егет яхшы укый, димәк тиздән хыяллары тормышка ашачак! Ләкин туган җир сагындыра: Кәрам Заһидуллин абыйсында ярдәмче комбайнчы булып иген диңгезен иңләгән, Фәһим Зиннуров, Ихтирам Афзалов, Рудис Сәлахов кебек атка мөкиббән дуслары белән алмачуар чабышкыларны ямьле Мәллә буйларында утлатып, суларында йөздереп йөргән чаклары егетнең еш кына төшләренә дә керә. Җитмәсә, әтисе бригадир Галим абый да төпчеге Ринатны кечкенәдән тарантаслы атына утыртып, үзеннән бер тотам калдырмыйча, кырларда йөртә иде. Җирне ярату сыйфатлары аңа нәкъ әтисеннән күчеп калгандыр да. Шуннан очучы буласы курсант егет туган авылына кайта, армия сафларына алына. Ивановодагы авиация полкында 3 ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Ринат туган авылына кайтып, машинага утыра, һәр эшне төгәл башкаручы егетне партия сафларына алалар. Авылга исә киләчәккә ныклы карашлы, төпле, инициативалы җитәкче кадрлар кирәк. Егетне партия райкомында күреп алалар һәм 1969 елда Чебоксар югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ике елдан дипломлы оештыручыны Куәтле Елга һәм Якты Юл бригадаларын берләштергән комплекслы бригада җитәкчесе итеп сайлыйлар. Җитәкчелек хезмәтендә беренче остазы, гомере буе туган җирендә рәис булып эшләүче Гарифҗан агай Галимов белән бөтен эшне бергә җигелеп тарталар. Бераздан Ринат Гыйльмановны партия өлкә комитеты каршындагы кадрлар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында да укый. 1976 елда КПСС райкомының беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов инициативалы оештыручы Ринат Гыйльмановка "Ленин юлы" (хәзерге Балтач) колхозында партком секретаре булырга тәкъдим итә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Балтач һәм Туйкә авылларында җитештерү, социаль-мәдәни, көнкүреш биналары калка. Мастерскойлар, ферма биналары, үзәк котельный, суүткәргеч линияләр, 25 заманча торак йорт - үзләре генә дә ни тора! Терлекчелек продукциясе җитештерү, иген уңышы күтәрелеп, ярышта алдынгылыкка чыккан хуҗалыкка Кызыл Байрак тапшырыла.
    1982 елда Ринат Гыйльмановны "Тырыш" колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 13 төзелеш бригадасы дүрт ел эчендә моңарчы күрелмәгән күләмдә биналар сала, авыллар танымаслык булып үзгәрә. Терлекләрнең баш саны бермә-бер арта.
    Ринат Гыйльмановны алда тагын да зур биеклекләр көтә. 1986 елны партия конференциясендә аны райкомның икенче секретаре итеп сайлыйлар. Дүрт елдан соң районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп билеләнә. Әнә шулай итеп язмыш аны җир белән бәйли. 13 ел эшләү дәверендә Ринат Гыйльмановның төп кыйбласы да җиргә бирелү булып кала. 2003 елдан хакимият башлыгының икътисад буенча урынбасары итеп билгеләнгәннән соң да ул лаеклы ялга киткәнче районны алга чыгаруга бай хезмәт тәҗрибәсен бирә. Аның тырыш хезмәте "Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем, ТР Президентының Рәхмәт хатлары, Россия, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларының Мактау грамоталары белән билгеләнә.
    Гомер агышын гаилә учагы җылысы билгели. Тормыш, эш мәшәкатьләре белән өенә арып кайтканда, хатыны Наҗия аның иң якын киңәшчесе була. Тату гаиләдә Эльвира һәм Лилия үсә. Бүген Ринат Гыйльманов кызлары өчен яраткан әти булса, оныклары өчен сөекле бабай. Җиденче дистәсен ваклауга карамастан, бәхетен ата-баба туфрагында тапкан Җир улы һаман да район тормышы белән янып-көеп яши, мин очратканда да басулардан әйләнеп кайтып килеше иде. Чын мәгънәсендә хезмәтенең күркәм нәтиҗәсен күрергә омтылып эшләгән, бәхетен эшендә тапкан зат ул.
    Әсгать СӘГЫТДИНОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: