Азнакаево
  • Рус Тат
  • Рифкать Миңнеханов: “Кеше гомере – бәһасез”

    ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов республика районнарында еш була. Чәршәмбе көнне ул Азнакайда булып, гражданнарны кабул итте. Таңсылу САНИЕВА Башкала кунагы Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рафаил Шәрәфиев катнашында утырышта чыгыш ясады....

    ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов республика районнарында еш була. Чәршәмбе көнне ул Азнакайда булып, гражданнарны кабул итте.
    Таңсылу САНИЕВА

    Башкала кунагы Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рафаил Шәрәфиев катнашында утырышта чыгыш ясады. Биредә ЮХИДИ хезмәткәрләренең, участок уполномоченныйларының, балигъ булмаган балалар белән эшләүчеләрнең агымдагы елның ун айлык эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Юл хәрәкәте инспекциясе тарафыннан башкарылганнарга нәтиҗә ясап, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү өчен профилактика эшләрен тагын да көчәйтергә өндәде республиканың баш автоинспекторы. Кайбер юнәлешләр буенча кисәтү-тәкьдимнәр ясады. Шул ук вакытта ул бүлек коллективының куелган бурычларны башкарып чыгарга сәләтле булуын, моның өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.
    Рифкать Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларына бәйле республика статистик мәгълүматларын ирештерде. «Юлдагы хәвефсезлек - гомуми проблема. Моны һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Республикада, шул исәптән Азнакайда да транспорт чараларының саны елдан-ел арта. Бу юл хәрәкәтендә катнашучылардан нык игътибарлылык таләп итә. Кызганыч, моңа әлегә ирешеп булмый. Узган 10 айда республикада 4 меңнән артык авария теркәлгән, алар 600гә якын кешенең үлеме белән тәмамланган. Кызганыч, җәяүлеләрнең дә җаваплылыгы җитми. Алар гаебе белән Азнакайда 9 һәлакәт килеп чыккан, кагыйдәләрне санламау 2 җәяүленең үлеменә, ә 8 кешенең имгәнүенә китергән. Юл фаҗигаләре санын киметү - бүгенге көнгә куелган төп бурыч.
    Исерек килеш аварияләр китереп чыгарып, кешеләрне үлемгә дучар итүче машина йөртүчеләргә җәзаны кырысландыру турында да җитди сүз бара. Һичшиксез, мондый җавапсызлыкны гафу итәргә ярамый. Җәза чараларын кырысландыру белән бергә профилактика эшен дә көчәйтү зарур. Юллардагы күпчелек фаҗигаләрнең нигезендә барысының да законнарны санга сукмау, кагыйдәләрне төгәл үтәмәү тора. Әгәр барлык автотранспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр шушы гади генә таләпләргә буйсынсалар, бер-берләрен ихтирам итсәләр, аварияләр ул кадәр үк булмас та иде.
    Исерек хәлдә, юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырырга тәвәкәлләгән гражданнар белән эшне активлаштыруга зур игътибар бирелә. Кагыйдәләрне бозучыларны ачыклауда участок уполномоченныйлары да ярдәмгә килә. Юл йөрүгә хокук таныклыклары алынган гражданнарның исем-фамилияләре матбугат битләрендә бирелсә, тагын да үтемлерәк булыр иде. Чөнки документ булмау - күпләр өчен машина белән идарә итү өчен киртә түгел», - дип белдерде Рифкать Нургали улы үзенең чыгышында.
    Бүгенге көндә ЮХИДИнең шәхси составы биш кешедән гыйбарәт. Үткән ун ай эчендә алар тарафыннан 8035 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Моннан тыш, ЮХИДИ идарәсе башлыгы укып булмый торган теркәү номерлары белән хәрәкәт итүче машиналарга игътибарны аеруча көчәйтергә киңәш итте.
    Юллардагы аварияләрдән миллиардларча сум зыян килә. Ә инде кеше гомере - бәһасез. Эш нәтиҗәсен сез тагын да яхшырырга тиеш, дип ассызыклады очрашуга йомгак ясап Рифкать Мңнеханов.
    Киңәшмәдән соң ул район халкын кабул итеп, аларның үтенеч-сорауларына җавап бирде. Очрашуда күпләр шәхси соравын гына түгел, ә гомумхалык ихтыяҗларын җиткерде. Шулай да райондашларыбызның күпчелеген бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре борчый.
    Мәсәлән, Яңа Мәнәвездән Фазыйл абый Ильясов авылдашлары исеменнән мөрәҗәгать белән килгән. «Тынычлык урамында буенча светофорлар да, видеокамералар да, ясалма каршылыклар да юк. Җәяүлеләр өчен махсус чыгу урыннары кирәк. Урамнан карты да, балалар да йөри, ә моннан үтүче машиналарның тизлеге бик югары», - ди ул. Аның соравын район башлыгы Марсель Шәйдуллин да, Рифкать Миңнеханов та контрольга алырга вәгъдә итте. Азнакай үзәк район сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев кабул итү вакытында:
    -Бүгенге көндә шоферларга юл йөрү культурасы җитми. Урамнарга видеокамералар күбрәк куелса, хәлләр күпкә яхшырыр иде, - дип фикерен җиткерде.
    -Юл кагыйдәләрен саклау кирәк. Тәртип урнаштырылсын. Руль артына утырган һәркем җаваплылык тоярга тиеш. Шушы очракта гына вәзгыять үзгәрәчәк, дип ассызыклады Рифкать Нургали улы. Югарыда телгә алынган сораулар кабул итү бүлмәсендә җиткерелгәннәрнең берничәсе генә. Аларның барысына да нигезле, тулы җаваплар бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: