Азнакаево
  • Рус Тат
  • Республикада кич белән 20 градуска кадәр суык булуы көтелә

    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының киңәшләре (Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 3-4 гыйнварларында һава температурасы кич белән ул 18-20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә. Һава торышының кинәт суытуы белән бәйләп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә: - әһәмияте зур булмаган очракта шәхси...

    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының киңәшләре

    (Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 3-4 гыйнварларында һава температурасы кич белән ул 18-20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә.

    Һава торышының кинәт суытуы белән бәйләп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә:

    - әһәмияте зур булмаган очракта шәхси автотранспортка утырып юлга чыкмаска;

    - сәяхәттә юл кырында ялгыз машина очраса, туктап, ватылуның сәбәбен ачыкларга; зыян күрүче булса, ярдәм күрсәтергә; тиешле органнарга хәбәр итәргә;

    - балаларны урамга өлкәннәрдән башка чыгармаска;

    - кеше нык туңган очракта иң нәтиҗәле ысул - ул кешене җылы душка кертү, җылы кием бирү, кайнар эчемлекләр эчертү;

    - кеше туңган очракта, аны 1-2 сәгать яхшылап җылытырга. Зыян күрүченең хәле яхшырмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә;

    - спиртлы эчемлекләрне эчу катгый тыела. Бу кешенең зиһене чуалуга һәм аның организмының туңуына гына китерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: