Азнакаево
  • Рус Тат
  • Республика Президенты Азнакайга дүрт машина бүләк итте

    ​​​​​​​Бүген Казанда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды.

    Тантаналы чарада Азнакайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге делегация катнашты.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Әлеге бүләккә районыбызның Мәсгут, Чалпы һәм Мәлбагыш авыл җирлекләре дә лаек булды. Рөстәм Миңнеханов районыбызга шулай ук мәктәп автобусы да бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: