Азнакаево
  • Рус Тат
  • Районыбыз сайты – республикада иң яхшыларның берсе

    Тәбрикләү мизгеле Узган шимбәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рәсми Татарстан» интернет-порталы составына кергән дәүләт власте һәм муниципаль идарә органнарының рәсми сайтлары конкурсында җиңүчеләрне котлады. 2011 ел йомгаклары буенча конкурсның 5 номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты»...

    Тәбрикләү мизгеле

    Реклама

    Узган шимбәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рәсми Татарстан» интернет-порталы составына кергән дәүләт власте һәм муниципаль идарә органнарының рәсми сайтлары конкурсында җиңүчеләрне котлады. 2011 ел йомгаклары буенча конкурсның 5 номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты» номинациясендә өченче урынны алган өчен район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга диплом һәм приз тапшырды.

    Район сайты 2008 елдан гамәлдә. Биредә республика һәм муниципаль властьлар, шәһәр идарәләре һәм хезмәтләренең эшен яктыртучы яңалыклар тасмасы көн саен яңартылып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: