Азнакаево
  • Рус Тат
  • Рамис Гәрәйшин: “Ватанны саклау һәрбер ир-атның изге бурычы”

    Табигать кочагына сеңеп утырган искиткеч матур Урсай Ключ авылында Сәгъдүнә һәм Рәсим Гәрәйшиннар гаиләсендә дүртенче бала булып түм-түгәрәк, матур бер малай дөньяга килә. Әти-әнисе аңа Рамис дип исем куша. Кече авыллар бетерелү сәбәпле, Гәрәйшиннар гаиләсе Әгерҗе авылына күчеп килә. Нәни Рамиска әле ул вакытта нибары 4 яшь була. Әгерҗе башлангыч,...

    Табигать кочагына сеңеп утырган искиткеч матур Урсай Ключ авылында Сәгъдүнә һәм Рәсим Гәрәйшиннар гаиләсендә дүртенче бала булып түм-түгәрәк, матур бер малай дөньяга килә. Әти-әнисе аңа Рамис дип исем куша. Кече авыллар бетерелү сәбәпле, Гәрәйшиннар гаиләсе Әгерҗе авылына күчеп килә. Нәни Рамиска әле ул вакытта нибары 4 яшь була. Әгерҗе башлангыч, Азнакайдагы беренче мәктәпне тәмамлаганнан соң, киң бәдәнле, кыю егетне армия сафларына алалар. Вакыты белән 60ар градуска җиткән кырыс табигатьле Амур өлкәсе Кытай чигенә туры килә ул.


    Авыл һавасын сулап, хезмәттә чыныгып үскән физик хәзерлекле егетне армиядә дә тиз күреп алалар, Биробиджан шәһәренә сержантлар әзерләү мәктәбенә укырга җибәрәләр. 2 ел да өч ай хезмәт иткәннән соң, 1-2 дәрәҗә чик сакчысы отличнигы, сержант туган якларына кайтып төшә. Абыйлары Нәсим һәм Расих кебек үк очучы булырга, зәңгәр күкләрне иңләргә тели ул. Әмма төпчек малай буларак, туган нигезне саклау, әти-әнисенә, туганнарына терәк булу теләге көчлерәк булып чыга. Яр-Чаллы шәһәре политехника институтына укырга керә.

    Аны тәмамлаганнан соң, яшь инженер-механик Азнакайга скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсенә эшкә килә. Аның бөтен хезмәт юлы оештыру, җитәкчелек итү белән бәйле. Шактый еллар дәвамында производствога хезмәт күрсәтү базасы начальнигы урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә ул "Татнефть - РемСервисТранспорт" җәмгыятендә колонна начальнигы. Аның эш сәгате иртәнге 5тән үк башлана. Ял көнеме, берәр бәйрәм булып табын артында утырабызмы, караңгы төнме, телефоны шалтырамый калмый. Я машина ватылып калган, я тагын нинди дә булса проблема килеп туган. 200 ләп хезмәткәрне үз эченә алган коллектив бит ул. Техника куркынычсызлыгы, хезмәткәрләрнең иминлеге, хезмәт дисциплинасы ... өчен дә җавап бирергә, хезмәтне оештырырга кирәк. Менә шундый җаваплы хезмәт көнозын һәм гомер буена дәвам итә. Көчле рухлы, тырыш, кешеләргә ярдәмчел, игътибарлы булуы белән дә ихтирам, абруй казанды Рамис Рәсимович.


    Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга, малай үстерергә тиеш, диләр. Рамис тормыш иптәше Марсилә белән күпләргә үрнәк гаилә корды. Яңа Юл бистәсендә иркен, матур йорт салып керделәр. Үзләре кебек үк тырыш, игелекле, кыю өч ул тәрбияләп үстерделәр. Армия сафларында хезмәт итеп, аның кырыслыгын үз җилкәсендә тойган гаилә башлыгы улларын яшьтән үк тормышның шул сынавына хәзерләп үстерә. Малайларның өчесе дә кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә. Өлкән уллары Радик һәм уртанчысы Алмаз - разрядлы боксчылар. Бу гаиләдә армиядә хезмәт итмәү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. "Ватанны саклау һәрбер ир-атның изге бурычы ул", - ди Рамис үзе бу турыда. Радик Казан энергетика институтын тәмамлаганнан соң, Саратов шәһәрендә армиядә хезмәт итеп кайта. Хезмәт юлын әтисе кебек үк транспорт белән бәйли. "Трансконтур" ҖЧҖндә эшли. Әлмәт нефть техникумын тәмамлаганнан соң, Алмаз да илебез иминлеген сакларга китә. Бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә спецназ ГРУ гаскәрләре сафында хезмәт итә.

    Десантчы бабасы Рәсимнең хикәятләрен тыңлап үскәнгәме, балачактан ук парашюттан сикерергә хыяллана ул һәм теләгенә ирешә дә. Тәпи йөри башлауга ук кулына хоккей кәшәкәсе тоткан Исламнарына Гәрәйшиннар аеруча зур өмет баглыйлар. 11 яшьлек хоккейчы, команда капитанының бүгенге көндә 7 кубогы, бик күп Мактау грамоталары, медальләре бар. Ислам Гәрәйшин 1912 елда Татарстан беренчелегенә ярышта "Иң яхшы сакчы" исемен алды. Районыбызның "Бөркетләр" хоккей командасы Азнакай данын яклап Россия, Татарстан беренчелеге һәм башка ярышларда катнашып, призлы урыннарны алып киләләр. Алда тагын да зур ярышлар, җиңүләр көтә. Ә уңышлар җиңел бирелми, балалар бакчасыннан ук бер көн дә калмыйча, тренировкаларга, төрле шәһәрләргә ярышларга йөрткән әти-әнисенең кайгыртучанлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсе дә бу.


    Ир кеше өчен җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр.
    - Безнең Рамис турында әйтелгән сүзләр инде бу, - ди тормыш иптәше Марсилә. - Белмәгән бер эше дә юк аның, шулай булмаса бу кадәр төзелешне башкарып та чыга алмас идек. Ул - электрик та, эретеп ябыштыручы да, төзүче... дә. Ә инде транспорт турында әйтеп тә тормыйм. Биш бармагы кебек белә. Кайгыртучан ата, гаиләбезнең ныклы терәге ул. Без аны бик яратабыз.
    Далаларның мәгърур лачыны кебек энебез һәм абый буларак, беренче булып ярдәмгә килүче, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канаты астына алучы, олы бер гаиләнең башлыгы кебек юл күрсәтүче дә бит әле ул. Боларын барлык туганнар исеменнән мин - өлкән апасы әйтәм. Кайчан кермә, ачык йөз белән каршы алалар, мунчалары ягылган, бәлешләре пешкән булыр.


    Рамис Гәрәйшин кебек асыл ирләр өчен 50 яшь әле ул тауларны буйсындырыр чак кына. Алда зур юллар, яуланасы биек үрләр, уңышлар көтә аны.


    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА - ГӘРӘЙШИНА,

    автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: