Азнакаево
  • Рус Тат
  • Проблеманы битарафлык тудыра

    Районның туберкулезга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясенең сәламәтлек саклау, Роспотребнадзор, ветеринария хезмәте, мәгариф бүлеге, хокук саклау органнары һәм халык белән эшләүче башка учреждениеләр җитәкчеләре, белгечләре катнашында июль аенда үткән утырышында конкрет очраклар тикшерелеп, кичекмәстән күрелергә тиешле чаралар хакында сүз барган иде. Кабул ителгән карарлар үтәләме, районда бүгенге хәл торышы ничек?...

    Районның туберкулезга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясенең сәламәтлек саклау, Роспотребнадзор, ветеринария хезмәте, мәгариф бүлеге, хокук саклау органнары һәм халык белән эшләүче башка учреждениеләр җитәкчеләре, белгечләре катнашында июль аенда үткән утырышында конкрет очраклар тикшерелеп, кичекмәстән күрелергә тиешле чаралар хакында сүз барган иде. Кабул ителгән карарлар үтәләме, районда бүгенге хәл торышы ничек? Әнә шул хакта кызыксынып, район фтизиатры Лилия Газизовага мөрәҗәгать иттек.

    - 2012 һәм 2013 елларда районда үпкә туберкулезы авыруы белән хәл торышы бик югары дәрәҗәдә түгел, тотрыклы - 100 мең кешегә исәпләгәндә 31,4 һәм 28,3 тирәләрендә (Татарстан буенча бу күрсәткеч - 47,7 һәм 46,9) торса да, соңгы 3 елда авыруның азыну тенденциясе күзәтелә. Әйтик, 2012 һәм 2013 елларда 9 айда бу күрсәткеч 10 һәм 25 процент булса, 2014 елның шушы чорында 30 процент тәшкил итә.

    Мәгълүм булганча, туберкулезны башлангыч чорында ук билгеләү алымнарының берсе булып флюорография тора. Әлеге авыруның җәелүен кисәтү максатында кабул ителгән федераль закон һәм хөкүмәт карары нигезендә халыкка 2 ел саен, ә кайбер контингентка (мәктәпкәчә учреждениеләр һәм мәктәпләрдә, сәүдә, гомумтуклану, транспорт өлкәләре хезмәткәрләренә) ел саен медицина тикшерү мәҗбүри итеп куела. Шуңа да карамастан, флюорографияне районда берничә еллар үтмәүчеләр бар. Нигездә алар беркайда эшләмәүчеләр, кайбер пенсионерлар, эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр, башка төбәкләрдән күчеп килүчеләр, качаклар. 2014 ел башына мондыйлар саны 4000гә якын иде.

    Быел медицина тикшерүен үтәргә тиеш булган 34420 кешенең 1 ноябрьгә 29445е генә аны үткән, бу еллык планның 86 процентын тәшкил итә. Туберкулез һәм үпкә рагы нигездә нәкъ менә шушы контингентта, ягъни флюорографияне даими үтмәүчеләр арасында ачыклана да инде.

    Соңгы вакытта медицина тикшерүе, бигрәк тә флюорография үтмәгән кешеләрне эшкә алу очракларының артуын да әйтергә кирәк. Гомумтуклану предприятиеләренең берсендә аш-су остасында үпкә туберкулезы ачыклану очрагы моның бер мисалы булып тора. Шундый ук очраклар районыбыз авылларының берсендә ферма эшчәннәрендә теркәлде. Авыруны йоктыручы бар авылдан икенчесенә күчеп йөри. Аның белән аралашкан һәркемгә куркыныч янаса да, поликлиникага килеп тикшерү үтмиләр, аның белән бергә эшләүләрен дәвам итәләр.

    Төрмәдән кайтып теплица хуҗалыгына урнашкан кешенең дә медицина тикшерүен үтү-үтмәве белән кызыксынып тормыйлар. Туберкулез диагнозы куелган, эшкә яраксызлыгы турында язу була торып, алалар.

    Ел саен флюорография үтәргә тиешле мәгариф, туклану, сәүдә өлкәсе хезмәткәрләренең дә моңа салкын каравын әйтергә кирәк. Еллык план нибары 70 проценка гына үтәлгән. Мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренең 69,7; 15 яшьтән өлкән укучыларның 64,8; туклану, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренң 63,9 проценты медицина тикшерүе үткән.

    2014 елда теркәлгән туберкулез очракларының нибары 1се генә флюорография узганда билгеле булган, калганнары медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә ачыкланган. Бу фактлар халыкның үз сәламәтлегенә битарафлыгы хакында сөйли.

    Флюорография тикшерүе вакытында яман шеш авыруларының да ачыклануы хакында белеп торырга кирәк. Әйтик, быелның 10 аенда гына да 11 үпкә рагы очрагы ачыкланды.

    Районның туберкулезга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясе утырышларында бу хакта еш ассызыкланса да, бигрәк тә шәхси предприятиеләргә эшкә алганда медицина тикшерүе һәм флюорография үткәнлеккә контроль юк, белешмә-документлар соралмый. Мисал өчен, «ФиксПрайс» кибете каравылчысы флюорографияне ике елдан артык үтмәгән. "Союз-Агро", шәхси транспорт оешмалары, такси хезмәтләрендә дә тиешле контрольнең булмавын әйтергә кирәк.

    Туберкулез авырулыларны табиб тикшерүенә китертүдә полиция хезмәткәрләре ярдәменә дә мохтаҗбыз.

    Әңгәдәмәш Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: