Азнакаево
  • Рус Тат
  • "Пробизнесбанк" Азнакай укучыларын яңа уку елы белән котлады

    Озын җәйге каникулдан соң сагынышып, кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тотып, укучылар киң мәктәп ишек алдына тантаналы линейкага җыелдылар. Аларны, ата-аналарны һәм укытучыларны мәктәп директоры Азат Хәмидуллин Белем көне белән тәбрикләде. Ул кыскача мәктәпнең тарихы, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Фәннәр буенча олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, спорт ярышларында призлы урыннары шактый 8 нче...

    Озын җәйге каникулдан соң сагынышып, кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тотып, укучылар киң мәктәп ишек алдына тантаналы линейкага җыелдылар. Аларны, ата-аналарны һәм укытучыларны мәктәп директоры Азат Хәмидуллин Белем көне белән тәбрикләде. Ул кыскача мәктәпнең тарихы, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Фәннәр буенча олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, спорт ярышларында призлы урыннары шактый 8 нче урта мәктәпнең.


    Мәктәп бусагасын быел 60 бала беренче тапкыр атлап керде. Биредә аларга хуҗа булып, белем нигезләрен үзләштерәсе, физик һәм рухи яктан ныгыйсы. Беренче көннән үк алар яхшы укырга, үзләрен тәртипле тотарга вәгъдә бирделәр. Өлкән сыйныф укучылары, педагоглар, ата-аналар, чакырылган рәсми кунаклар да яшь буынга үз котлау-теләкләрен җиткерделәр, мәктәп елларының иң онытылмас, олы дөньяга юл ачу чоры икәнен билгеләп үттеләр. Укучылар исә укытучыларына тирән белем бирүләре, йөрәк җылысын бүләк итүләре өчен рәхмәтләрен әйттеләр. Менә уку, иҗат, мавыктыргыч эшләр белән тулы көннәр башлануын белдереп, беренче кыңгырау чыңлады.


    "Пробизнесбанк" тарафыннан оештырылган бәйрәм акциясе дә Белем көненә тагын да бер күңеллелек өстәде. Банк директоры Анна Александровна укытучыларны, укучыларны истәлекле көн - 1 сентябрь белән тәбрикләде һәм гыйбрәтле мәсәл сөйләде: берчакны корабта сәүдәгәр белән галим бергә туры килгән. Беренчесе үзе белән күп кенә товар алып барган, икенчесенең бернәрсәсе дә булмаган. Кинәт диңгездә давыл купкан һәм кораб суга баткан, ә геройлар чак исән калган.

    Галинең сагышка чумганын күреп, сәүдәгәр әйткән: "Сиңа нәрсәгә борчылырга? Мин бөтен байлыгымны югалттым, ә син - сакладың!" - дигән. Укучыларны да Анна Александровна яңа уку елында төп байлык - белемгә омтылырга, дәресләрдә бары тик яхшы билгеләр генә алырга, укытучыларны тыңларга, тәртипле, актив булырга чакырды.

    Укытучыларга исә авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар юллады. Һәр беренче сыйныф укучысы "Пробизнесбанк"тан төрле төстәге шарлар белән истәлекле бүләкләр алды. Шулай ук ата-аналар һәм педагоглар Пробизнесбанк офисында һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 18 сәгать 30 минутта бушлай уздырыла торган финанс белеме семинарына чакырылды.


    Бүгенге заманда һәркемнән финанс ягыннан азмы-күпме белемле булу сорала. Соңгы вакытта балалар, яшүсмерләр, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләргә финанс белеме бирү белән дәүләт җитди шөгыльләнә башлады. Махсус мәктәпләр төзелә, финанс белеме көннәре үткәрелә. Ул 10-11 сыныйф укучылары өчен 8 нче мәктәптә дә узды. Бу - заман чакыруы.

    Бүгенге яшь буын базар икътисады шартларында үз керемнәрен планлаштыруга, саклауга һәм арттыруга мохтаҗ. Укучыларга "Пробизнесбанк" ААҖ вәкилләре белән очрашу бик ошады, чөнки алар кредитлар, кертемнәр шартлары, комиссияләрсез һәм чиратсыз коммуналь түләүләр тәртибе белән таныштылар. Яшьләр өчен тагын шунысы да бик мөһим - барлык бу операцияләрне өйдән чыкмыйча интернет (онлайн) аша башкарырга мөмкин. Бу бик гади һәм уңайлы.

    "ПРОБИЗНЕСБАНК" һәрчак ярдәм итә

    Ул - үз клиентлары мәнфәгатен яклау сагында торучы социаль юнәлештәге банк. Кредит теркәгәндә рәсмиләштерелмәгән керемнәр дә исәпкә алына, бу исә зур суммалар бирергә ярдәм итә. Моннан тыш, кредит кулланучының башка банкларда кредиты булганда да бирелә. Тагын бер өстенлеге - кредитны 80 яшькә кадәр алырга мөмкин.


    Пробизнесбанк шәһәр халкына югары процент ставкалы файдалы кертемнәр тәкъдим итә: аларны тулыландырырга һәм процентларын чикләүләрсез алырга мөмкин; кертемнәр автомат пролонгацияләнә, процентлар капитализацияләнә.


    Биредә шулай ук комиссиясез һәм чиратсыз коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләргә мөмкин.


    Телефоннан хезмәт күрсәтү үзәге эшли - бик уңайлы, Россия масштабындагы хезмәт, аның ярдәмендә банк офисындагы операцияләрне дә башкарырга була.

    Офисы ОАО АКБ «Пробизнесбанк» открыты для клиентов г. Азнакаево и Республики Татарстан по адресам:


    Казань Татарстана, 20 (843) 221-75-55
    Набережные Челны Пр-т Мира, 33Б (8552) 30-47-00
    Азнакаево (с 8-19ч.) Ленина, 12 (85592) 745-00
    Альметьевск Ленина, 46 (8553) 45-90-60
    Бугульма Газинура Гафиатуллина, 25б (85594) 6-38-08
    Буинск (с 8-19 ч.) Карла Маркса, 74/67 (84374) 3-53-35
    Елабуга пр-т Нефтяников, 21 (85557) 4-66-66
    Заинск пр-т Победы, 1/2а (85558) 7-38-98
    Лениногорск (с 8-19 ч) Ленинградская, 47 (85595) 58-500
    Нижнекамск пр-т Строителей, 5а (8555) 399-333
    Нурлат Маркса, 19 (84345) 2-64-74
    Чистополь Ленина, 2а (84342) 9-59-00


    Режим работы офисов: 8-19, без выходных, перерывов и очередей.


    Центр телефонного обслуживания (85592) 745-00 (круглосуточно, бесплатно)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги:
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: