Азнакаево
  • Рус Тат
  • Предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре игътибарына!

    2012 елда республикабызда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алуга VIII конкурс үткәрелә. Әлеге премия ел саен, эшләүчеләр санына, нинди тармакныкы булуына һәм милек төренә бәйсез рәвештә, продукцияләренең һәм хезмәтләренең сыйфаты өлкәсендә, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, шулай ук сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле алымнарын кертүдә сизелерлек уңышларга ирешкән оешмаларга...

    2012 елда республикабызда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алуга VIII конкурс үткәрелә.

    Әлеге премия ел саен, эшләүчеләр санына, нинди тармакныкы булуына һәм милек төренә бәйсез рәвештә, продукцияләренең һәм хезмәтләренең сыйфаты өлкәсендә, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, шулай ук сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле алымнарын кертүдә сизелерлек уңышларга ирешкән оешмаларга бирелә.

    Конкурсның үткәрү тәртибе һәм шартлары, катнашуга заявка формасы түбәндәге сайтта урнашкан: www.pcq.ru.

    Конкурста катнашуга заявкалар сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен бирү буенча Совет секретариатында 2012 елның 15 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Вишневский ур.,26, 413 нче бүлмә. Элемтә телефоннары: 8(843) 238-99-25, 236-44-73, e-mail: pcq2008@yandex.ru.

    Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: