Азнакаево
  • Рус Тат
  • Помидор чәчәр вакыт җитте

    Помидорның уңыш бирүе, беренче чиратта, рассадага бәйле. Орлыкны чәчү өчен әзерләнгән тартмаларның озынлыгы - 50 см, ә киңлеге 20-30 см булса уңайлы. Тартмаларга тутырыла торган балчык яисә урман туфрагы бергә-бер нисбәтендә черемә белән катнаштырыла. Әгәр авыр туфрак булса, аңа бераз елга комы өстәргә мөмкин. Моның өчен туфракны көздән үк әзерләп...

    Помидорның уңыш бирүе, беренче чиратта, рассадага бәйле.

    Орлыкны чәчү өчен әзерләнгән тартмаларның озынлыгы - 50 см, ә киңлеге 20-30 см булса уңайлы. Тартмаларга тутырыла торган балчык яисә урман туфрагы бергә-бер нисбәтендә черемә белән катнаштырыла. Әгәр авыр туфрак булса, аңа бераз елга комы өстәргә мөмкин. Моның өчен туфракны көздән үк әзерләп куям.

    Орлыкны чәчү вакытына килгәндә, соң өлгерешле сортларны - мартның өченче бишкөнлегендә, иртә өлгерә торган сортларны - 18-20 мартларда, ә парникларга 1-5 апрельдә чәчәм. Яхшы итеп дымландырылган туфракка 0,6 см чамасы тирәнлектә, бер-берсеннән 3 см ара калдырып буразналар сызам. Шул буразналарга инде яхшы итеп җилләтелгән эре орлыкларны әз генә баса төшеп утыртам. Утырту өчен алдан тулы канлы һәм эре орлыкларны гына сайлап алам. Билгеле, помидор орлыкларын, тартмаларга чәчкәнче, 20 минут 1процентлы марганцовка эремәсендә зарарсызландырам. Орлыкны шулай чәчкәч, туфракның өстенә юка гына итеп ком сибәм. Шуннан соң тартмаларның өстен пленка белән каплап, өйнең иң җылы урынына (температура 22-24°С) куям һәм туфракны дымлы хәлдә тотам. Шытымнар күренгәч, өстенә капланган пленканы алып, тартмаларны иң якты, кояшлы тәрәзә янына күчерәм. Кояш карый торган тәрәзәләр булмаса, тартмаларны кояшлы парникларга куярга да мөмкин.

    Билгеле, помидор орлыгын тартмаларга алдан шыттырып та утыртырга була. Бу очракта беренче булып тишелеп чыкканнарын иң алдан утыртырга, озын булып сузылганын көтмәскә кирәк. Начар һәм иң соңлап тишелгәннәрен утыртмаска да мөмкин, аларның үсеш энергиясе түбән була. Утырту өчен 3-4 көн эчендә тишелгәннәре әйбәт санала.

    Реклама

    Билгеле, рассаданы күчереп утырту (пикировка) белән дә соңарырга ярамый. Аларны 10-12 көнлек вакытта (1-2 чын яфрак җибәргәч) башка тартмаларга, үскәндәгегә караганда бераз тирәнрәк итеп утыртам. Бу исә аңа өстәмә тамырлар җибәрергә мөмкинлек бирә. Күчереп утырткан үсентеләр ныгып һәм үсеп киткәч, аларны сыер тизәге төнәтмәсе белән тукландыру мөһим. Моның өчен 1 өлеш сыер тизәгенә 8-10 өлеш су алына. Шулай әзерләнгән төнәтмәнең һәр литрына 4 г суперфосфат өстәлә. Ә аны ничек үлчәргә соң? Моны шырпы кабы ярдәмендә эшләргә мөмкин. Әйтик, бер шырпы кабына 20 г суперфосфат керә. Димәк, 1 шырпы кабы суперфосфатны 5 л төнәтмәгә өстәргә кирәк дигән сүз. Барысы 10 л төнәтмәгә 2 шырпы кабы суперфосфат кирәк була.

    Апрель ахырына таба зуррак савытларга, тартмаларга кабат күчереп утыртам, һәр үсемлек өчен туклану мәйданы 8 кв. см булырга тиеш. Моның өчен башта оячык ясала, ул яхшылап дымландырыла. Үсемлекләрне шунда урнаштырып, тамыр муентыгы тирәсеннән туфрак белән бераз кысып куярга кирәк. Әгәр дә парник булса, үсентеләр шушы ук рәвешле күчереп утыртыла. Парник булмаса, үсентеләрне зуррак савыт һәм тартмаларга күчереп утыртасың да, аларны кояш нурлары әйбәт төшә торган урынга яисә ябык верандаларга куясың. Әмма анда куйганчы, күчереп утыртканнан соң яхшы итеп су сибәргә һәм 2 тәүлек күләгәле урында тотарга кирәк. Шуннан соң гына кояшка чыгарасың.

    Әгәр дә өй шартларында помидор үсентеләренә яктылык җитәрлек булмаса, рассада өстенә (20-25 см өстәрәк итеп) 40 ваттлы көн яктысы бирә торган лампалар эләргә мөмкин. Лампаларга каршы яктан яктылык кайтара торган көзге яисә фольга урнаштырырга була.

    Үсентеләр ныгып киткәч, икенче тапкыр тукландырыла. Бу юлы инде 1 л сыер тизәге төнәтмәсенә 6 г суперфосфат өстим. Тәрәзәләрне ачып калдырырга да ярый. Болай эшләгәндә, алар әйбәт чыныгалар. Әгәр инде рассаданы кояшлы парникларда үстерсәгез, аның рамнарын ачып куярга һәм һава шартлары бик уңайсыз булганда гына ябарга мөмкин. Бу чара аларны чыныктыра, нәтиҗәдә рассаданы ачык грунтка иртәрәк тә күчереп утыртырга мөмкинлек бирә.

    Фарсель Зыятдинов, бакчачы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: