Азнакаево
  • Рус Тат
  • Пенсионерны эштән чыгарсалар...

    Күп кенә эш бирүчеләр, белмәүдәнме, әллә инде башка сәбәпләр табып, хезмәткәр пенсия яшенә җиткән икән, бу аны эштән чыгарырга сәбәп дип саныйлар. Әмма пенсия яшенә җитү - ул әле лаеклы ялга чыгу дигән сүз түгел. Ягъни, әгәр эшләүче ир-ат 60 яшенә, хатын-кыз 55 яшенә җитсә (без гомуми кагыйдәләр турында әйтәбез),...

    Күп кенә эш бирүчеләр, белмәүдәнме, әллә инде башка сәбәпләр табып, хезмәткәр пенсия яшенә җиткән икән, бу аны эштән чыгарырга сәбәп дип саныйлар.
    Әмма пенсия яшенә җитү - ул әле лаеклы ялга чыгу дигән сүз түгел. Ягъни, әгәр эшләүче ир-ат 60 яшенә, хатын-кыз 55 яшенә җитсә (без гомуми кагыйдәләр турында әйтәбез), алар пенсиягә чыгу сәбәпле үз теләкләре белән эштән китә ала (РФ Хезмәт кодексының 80 маддәсе). Шул ук вакытта:
    Әгәр хезмәткәр пенсиягә чыгу сәбәпле эштән китә икән, эш бирүче аннан үзенең эштән китүе турында ике атна алдан хәбәр итәргә тиешлеген таләп итәргә тиеш түгел. Әгәр инде хезмәткәр гаризасында бу хакта әйтми икән, ул чагында аның эштән китүе пенсиягә чыгу белән бәйле түгел дип кабул ителә һәм ул китүе турында ике атна алдан белдерергә тиеш.
    Пенсия яшенә җитеп тә эшләвен дәвам иткән хезмәткәр картлык буенча пенсиясен тиешенчә алырга хокуклы.
    Вакытлы килешү? Бары тик хезмәткәрнең ризалыгы белән генә.
    Бүгенге көндә киң җәелгән практика (шәхси фирмаларда гына түгел, ә кайбер дәүләт предприятиеләрендә дә): пенсия яшенә җиткән хезмәткәрләр белән вакытлы хезмәт килешүләре төзү.
    Әмма шуны белеп торырга кирәк, хезмәт килешүен вакытлы килешүгә "күчерү" законлы гамәл түгел.
    РФ Хезмәт кодексының 59 маддәсендә пенсия яшенә җитү сәбәпле вакытлы килешү төзүгә бернинди нигез каралмаган. Пенсия яшендәгеләр белән мондый килешүләрне бары тик аларны эшкә алганда гына һәм үзләренең ризалыгы белән генә төзергә мөмкин.
    Әгәр инде сроксыз хезмәт килешүе төзелгән икән, аны туктатуга һәм вакытлы хезмәт килешүе төзүгә бернинди нигез юк
    Башка эшкә күчү - хезмәткәрнең үз иркендә.
    Бөтен эш бирүчене дә пенсионерларны өнәмәүчеләр дип әйтеп булмый. Кайбер предприятиеләрдә пенсиягә җитүчеләргә яки бу яшькә җитеп килүчеләргә башка эшкә күчәргә тәкъдим ясыйлар. Әйтик, яшь белгечләр белән тәҗрибә уртаклашуга, тренинглар, семинарлар алып барырга һ.б.
    Әмма монда беренчедән: андый адымга бары тик хезмәткәрнең ризалыгы булганда гына барырга мөмкин.
    Әгәр ул риза икән, хезмәт мөнәсәбәтләрен яңадан рәсмиләштерүнең ике варианты бар:
    *даими эшкә күчерү;
    *эштән азат итеп, яңа хезмәт килешүе төзү.
    Башка даими эшкә күчерүне рәсмиләштерү өчен түбәндәгеләрне үтәү кирәк:
    *хезмәткәр белән өстәмә хезмәт килешүе төзелеп, анда яңа хезмәт функциясе, шулай ук үзгәртелгән шартлар күрсәтелә;
    *күчерү турында фәрман языла;
    *хезмәткәрнең хезмәт кенәгәсенә башка даими эшкә күчерү турында язу өстәлә;
    *хезмәткәрнең шәхси карточкасындагы 3нче биттә башка эшкә күчерү турында языла һәм хезмәткәрнең моның белән танышуы турында имзасы куела.
    Исәрмә. Пенсионерны эштән азат итү - бик катлаулы һәм четерекле. Һәртөрле бәхәс, хокук бозуларны булдырмас өчен, монда бөтен нечкәлекләрне белеп торырга, исәпкә алырга кирәк. Пенсия яшендәгеләрне һәм бу яшькә җитеп килүчеләрне эштән чыгару үзенчәлекләре турындагы бу язма хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләргә дә файдалы булыр, дип өметләнәбез.
    Эш бирүче мәшгульлек үзәгенең пенсионер эштән чыгарылганнан соң өч ай дәвамында уртача айлык хезмәт хакының саклануы турындагы карары белән килешмәсә, хезмәт мөнәсәбәтләреннән чыккан бу бәхәсне гомумюрисдикция судында карата ала (үзвакытында РФ ВАС 18844/06-С59 санлы эш буенча 19.02.08 кабул ителгән А12- 11725/07 карары белән шуңа күрсәткән иде).
    Яисә икенче вариант: хезмәткәр пенсиягә чыгу сәбәпле үз теләге белән эштән китү турында гариза яза һәм аннан соң аның белән яңа хезмәт килешүе төзелә.
    Әгәр оешмада пенсиягә китүчеләргә аерым түләүләр, әйтик, коллектив килешүе белән каралган матди түләүләр билгеләнгән булса, хезмәткәр өчен аннан соң эшкә алу шарты белән эштән чыгу тагын да отышлырак.
    Сүз уңаеннан, ике атна турында
    Шуны ассызыкларга кирәк, пенсиягә чыгу сәбәпле эштән китү (мәгълүм ки, ике атна турында кагыйдәне сакламыйча) мөмкинлеге бары тик бер генә тапкыр бирелә.
    Әгәр хезмәткәр пенсиягә чыгу сәбәпле эштән азат итүгә хокуктан бер тапкыр файдаланган икән, шул ук сәбәпле икенче тапкыр эштән азат ителә алмый. Монда аның башка оешмада эшләгән-әшләмәгән булуы мөһим түгел: әгәр хезмәт кенәгәсендә пенсиягә чыгу сәбәпле эштән китүе турында язу бар икән инде, ул чагында хезмәткәр үз теләге белән эштән китү турында эш бирүчегә ике атна алдан (әгәр башка сәбәбе юк икән) белдерергә тиеш.
    Сәбәпне күрсәтергәме?
    Әгәр пенсионер лаеклы ялга чыгу сәбәпле үз теләге белән эштән китә икән, ул чагында хезмәт кенәгәсендә эштән китүенең сәбәбе һичшиксез күрсәтелергә тиеш.
    Эш шунда ки, бу кайбер ташламалар һәм өстенлекләр белән бәйле (һәм РФ Хезмәт кодексында билгеләнгән (югарыда әйтелде) чикләүләр белән дә) шуңа күрә хезмәт кенәгәсендә эштән китү сәбәбе һичшиксез язылырга тиеш.
    Штатны яки хезмәткәрләр санын кыскарту: пенсионерлар өчен үзенчәлекләр бармы?
    Җавап: юк. Әлеге нигез буенча аларны эштән чыгару гомуми таләпләр нигезендә башкарыла. Башка хезмәткәрләргә кебек үк, аларга да шул ук түләүләр тиеш:
    *эшләгән чор өчен хезмәт хакы;
    *файдаланылмаган отпуск өчен компенсация.
    Әгәр пенсионер бу эштә өстәмә эшләүче булса, файдаланылмаган отпуск өчен компенсация өстәмә эштәге хезмәтеннән чыгып исәпләнә.
    Әгәр пенсионер белән хезмәт килешүе хезмәткәрләр санын яки штатларны кыскарту белән бәйле рәвештә өзелә икән, ул чагында күчерелгән түләүләрдән тыш түбәндәгеләр дә түләнергә тиеш:
    *уртача хезмәт хакы күләмендә пособие (РФ Хезмәт кодексының 178 маддәсе, 1 өлеше);
    *эшкә урнашкан чорга уртача хезмәт хакы, ул эштән чыгарылган көннән башлап ике айдан да күп булмаган чор эчендә түләнә (пособиене исәпләп) (РФ Хезмәт кодексының 178 маддәсе, 1 өлеше). Аерым очракларда уртача хезмәт хакы эштән киткәннең өченче ае дәвамында саклана (РФ Хезмәт кодексының 178 маддәсе, 2 өлеше). Моның өчен мәшгульлек үзәге органының карары булу кирәк.
    Эштән киткән пенсионерның өченче ай өчен уртача хезмәт хакы саклану мәсьәләсе.
    Бер яктан, РФ Хезмәт кодексының 178 маддәсе, 2 өлешендә пенсионерлар өчен аерым ташламалар, үзенчәлекләр каралмаган. Икенче яктан, бу түләү - мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы һәм эш эзләүче эшкә сәләтле эшсез гражданнарны яклау чарасы да ("Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында" 1991 елның 19 апрелендә кабул ителгән 1032-1 Законының 3 маддәсе, 1 пункты). Законның турыдан-туры күрсәтмәсе нигезендә (аның 3 маддәсе, 3 пункты) картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләнгән гражданнар эшсез дип таныла алмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: