Азнакаево
  • Рус Тат
  • Печкин да кызыгырлык

    Азнакай шәһәрендәге йортларда почта тармаларын алыштыралар.

    Ленин урамындагы 35 нче йорт подъездлары да яңа тартмалар куйгач, көязләнеп киттеләр, билләһи, мәгълүм мультфильм почтальоны Печкин да кызыгырлык.

    –Элеккеләре дә алай ярап тора кебек иде. Әмма кайбер тартмаларны яшьләр ватып, эчендәге газеталарына ут төртеп ямьсезләде шул. Хәзер менә бу урын гел яктырып, матурланып китте, – ди Миләүшә Бәдертдинова.

    Фатирлар хуҗаларына тартмаларның ачкычларын да тапшырганнар. Димәк, газета-журналлар инде югалмас, хуҗалары кулына эләгер, дигән гарантия бар.

    Почта тартмаларыннан аларны читләр алу очраклары турында элегрәк язган идек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: