Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр

Тормышның ямен һәм тәмен тоеп яши Әхмәтшиннар.

Банки Сукаеш авылында хөрмәткә ия гаилә ул. Рәкыя Фәнис кызы Азнакай 1 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Ире Венер Мөнәздәт улы шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Мал-туар асрап, бакчада җиләк-җимешен үстереп, тырышлык белән мул тормыш итәләр. Рәкыя тумышы белән Сарлыдан. Аңа Ык буеның моңлы сандугачлар тавышы бирелгән, бер генә концерттан да калдырмыйлар үзен. Венер исә җор телле, кирәк булса җырлап та, биеп тә җибәрә, бик хәрәкәтчән, актив кеше.

– Авыл җирендә вакыт таррак инде ялга, шулай да балалар, оныклар белән бергәләп урман-су буйларына чыгарга тырышабыз, – ди Венер Мөнәздәт улы.

Бу гаиләдә газета-журналлар, китаплар укырга да яраталар.

– “Маяк” газетасын әти-әниләр алдырды, хәзер үзебез ел саен язылабыз. Район хәбәрләрен генә түгел, республика, ил яңалыкларын да белеп торабыз, кызыклы кешеләр, гыйбрәтле хәлләр турында яратып укыйбыз. Аш-су рецептларын, файдалы киңәшләрне җыеп барам, – ди Рәкыя Фәнис кызы.

Кызлары Венера әнисе юлыннан китеп, шәһәребезнең 4 нче лицеенда инглиз теле укыта. Тормыш иптәше Марсель Фәрхетдинов – полициядә өлкән участковый. Ул да Зур Сукаеш егете. Тиздән өченчесенә әти-әни булырга җыеналар.

– Бәхет – гаиләдә. Энем белән мин әти-әниебезнең йөрәк җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп үстек, хәзер дә безнең, оныклары өчен өзелеп торалар. Үзебезнең балаларның да шулай бәхетле булуларын телим, – ди Венера Фәрхетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев